16+

Бу проектка республикабызның 4 районы гына кермәгән

Республикада 10 ел эчендә 1 меңгә якын әнине аек тормышка кайтару өчен “Аеклык ноктасы” проекты аша үткәргәннәр.

Бу проектка республикабызның 4 районы гына кермәгән

Республикада 10 ел эчендә 1 меңгә якын әнине аек тормышка кайтару өчен “Аеклык ноктасы” проекты аша үткәргәннәр.

Әти-әниләре исән була торып ятим калу... Кызганычка, хәмер аркасында гаилә җепләренең өзелүе сирәк күренеш түгел. 

Алкогольнең зыяны турында күпме генә сөйләсәк тә, әлеге бәйлелектән мөстәкыйль рәвештә арыну бик кыен. “Шайтан суы”на табынучылар арасында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да булуы бигрәк тә күңелне әрнетә. Чөнки алар үз тормышын гына түгел, балаларының киләчәген дә җимерә. 

Социаль ятимлек белән һәр төбәктә үзенчә көрәшәләр. Кайдадыр бу эшкә зур игътибар биреп, зур нәтиҗәлеккә ирешелә. Кайдадыр эш сүлпәнрәк бара. Татарстан бу юнәлештә үзенең уңышлы тәҗрибәсе белән мактана ала. Менә инде дистә ел республикабызда ил күләмендә уникаль – «Аеклык ноктасы» дип исемләнгән проект тормышка ашырыла.  

Барысы да 2015 елда башлана. Бу проектта катнашкан 45 хатын-кызның яртысын хәмер коткысыннан азат итүгә ирешәләр ул чакта. Наркологлар моны озак вакытлы ремиссия дип атый. Чөнки, барыбыз да белә: алкоголизм – хроник чир, ул тулысынча дәваланмый. Шулай да 20дән артык хатын-кызның аек тормышка кайтуы, берничә дистә баланың гаиләдә калуына ирешү зур уңыш дип кабул ителә. 

Елдан-ел проект үзенең мөһим миссиясен тагын да сыйфатлырак үти башлый. Катнашучылар саны арта бара, ремиссиягә ирешүчеләр проценты да өскә үрмәли. Бүген проектта 200дән артык катнашучы исәпләнә, 80 процентын бәйлелектән азат итә алдык, дип сөенә проектны гамәлгә ашыручылар. Балалар йортына эләгү куркынычы булган йөзләгән бала ятимнәр йортына эләкми, гаилә җылысын тоеп үсә, димәк. 

- Проект ярдәмендә 2015–2024 елларда 870 кеше дәваланды. 682 дәвалануның тулы курсын уңышлы үтте һәм программаны тәмамлады. Бу проектта катнашучы гаиләләрдәге 1 359 балага «ятим» статусын алмаска һәм үз гаиләләрендә калырга мөмкинлек бирде, -дип сөйләде  ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Проект кысаларында һәр катнашучы индивидуаль төзелгән чараларның тулы бер циклын үтә:

– Медицина ярдәме: нарколог консультациясе, кирәк булганда исереклек халәтеннән чыгару һәм медикаментоз терапия үткәрелә
– Психологик ярдәм: катнашучылар белән индивидуаль рәвештә психологлар эшли, эмоциональ халәтне тотрыкландыру, мотивация булдыру юнәлешендә эш алып барыла
– Гаилә белән эшләү: кисәтү органнары белгечләре гаиләләргә диагностика, консультацияләр һәм патронаж үткәрәләр, өйдә сәламәт атмосфераны торгызырга ярдәм итәләр, ата-ананы эшкә, баланы белем бирү учреждениесенә урнаштыру, бурычларны реструктуризацияләү буенча ярдәм күрсәтелә.

Юлия Абдреева сүзләренчә, быел «Аеклык ноктасы» проектына 225 кеше алынган, араларында 14 пар да бар. Катнашучыларның 59ы – күпбалалылар, 120се – балаларын берүзе тәрбияләүчеләр. Барлыгы алар карамагында 377 балигъ булмаган бала исәпләнә.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина билгеләп үткәнчә, катнашучыларның күпчелеге Казанда һәм Чаллыда яшәүчеләр тәшкил итә. Калган районнардан 2-3 гаилә алына. Нигездә, бу башлангыч хатын-кызларга юнәлдерелгән. Проект өчен материаллар әзерләнгәндә, квоталар билгеләнгәндә, һәр җирлектә исәптә торучы гаиләләр санына карап эш итәләр. Быел бу проектка республикабызның 4 районы гына кермәгән.

- Нигездә, проектка ведомствоара исәпкә куелган гаиләләр алына. Алар инде социаль куркыныч хәлдә дип билгеләнгән. Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе вәкилләре эчкечелеккә бирелгән гаилә әгъзаларын мотивацияләү буенча эш башлый. Әни кешенең теләкләре түгел, баланың мәнфәгатьләре беренче урынга куеп эш ителә, - дип сөйләде Илсөяр Гарифуллина. 

Әмма берәүне дә проектка көчләп кертмиләр. Алкоголь бәйлелегеннән дәвалану өчен “пациент”ның ризалыгы кирәк һәм медицина буенча каршылыклар булмау шарт. Дәвалану, тернәкләндерү алты ай дәвам итә. Аннары да бу кешеләр билгеле бер вакыт белгечләр күзәтүендә тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading