Кыш көне кеше организмы эчке температураны тотрыклы саклау өчен югары йөкләнеш белән эшли.
Тотрыклы салкыннар килү белән, тиз һәм куркынычсыз җылыну мәсьәләсе бигрәк тә актуаль. Күпләр интуитив рәвештә кайнар эчемлекләргә үрелә, ләкин салкын һавада барлык эчемлекләр дә бертигез файдалы түгел. Терморегуляциягә, чыннан да, ярдәм итә һәм сәламәтлеккә зыян китерми торганнары турында Казан федераль университетының Университет клиникасы гастроэнтерологы Айрат Зыятдинов сөйли.
Кыш көне кеше организмы эчке температураны тотрыклы саклау өчен югары йөкләнеш белән эшли. Бу процесста, җылы киемнән тыш, дөрес туклану да, дөрес эчемлекләр куллану да мөһим роль уйный.
- Салкын һавада тәнне җылыту өчен җылы һәм кайнар эчемлекләрне сайлау дөрес. Алар икеләтә функция үти – тәннең кулай температурасын саклый һәм организмны кирәкле туклыклы матдәләр һәм микроэлементлар белән тәэмин итә, салкын тию чорында бу аеруча мөһим, – ди Айрат Зыятдинов.
Белгеч эчемлекләрнең берничә төп категориясен билгели. Түбән температура шартларында беренче урында кайнар чәйләр тора.
- Яшел чәйдә кыйммәтле антиоксидантлар бар, алар организмга тулаем уңай йогынты ясый, аның саклау функцияләренә ярдәм итә. Җылыту нәтиҗәсен көчәйтү һәм иммунитетны өстәмә ныгыту өчен лимон, бал, имбирь яки канәфер һәм дарчин кебек тәмләткечләр өстәргә мөмкин. Мондый эчемлек комплекслы чара буларак эшли – җылыта, тонизацияли һәм витаминлы ярдәм күрсәтә, – дип аңлата белгеч.
Чәйдән соң каһвә бара. Ул үзенең кан әйләнешен стимуллаштыру сәләте белән билгеле, бу шулай ук кыска вакытка җылынырга ярдәм итә
- Каһвә, күп чәйләрдән аермалы буларак, ачык диуретик тәэсиргә ия һәм йөрәк-кан тамырлары системасына көчле йогынты ясый. Аны салкында куллануны, төп җылыну ысулы итмичә, чаманы белеп кулланырга кирәк. Көненә бер-ике чынаяктан арттырмагыз, – дип кисәтә гастроэнтеролог.
Аерым категория итеп какао һәм кайнар шоколадны аерып чыгарырга мөмкин. Алар серотонин ише «шатлык гормоннары» эшләп чыгаруга ярдәм итә, бу кышкы төшенкелек белән көрәшергә ярдәм итә һәм кәефне күтәрә. Табиб кайнар шулпаларга аерым игътибар бирә.
- Шулпалар көчле җылыту көченә ия һәм бер үк вакытта җиңел үзләштерелә торган туклыклы матдәләр: коллаген, микроэлементлар, аминокислоталар чыганагы булып тора. Алар организм өчен мөһим энергия чыганаклары булып хезмәт итәләр, туклылык хисе бирәләр һәм көч өстиләр, – ди А.Зыятдинов.
Җылы сөт турында да онытмаска кирәк. Бу эчемлек йомшак җылыту үзлегенә ия, нерв системасын тынычландыра һәм йокыны яхшыртырга ярдәм итә ала, бу кыш көне организмны тулысынча торгызу өчен бик мөһим. Белгечнең иң мөһим киңәшләренең берсе – салкында җылыну өчен алкогольле эчемлекләр кулланмау.
- Алкоголь периферик кан тамырларының тиз киңәюенә китерә. Рецепторлар температураның күтәрелүен билгели, кеше җылынып киткән кебек була. Әмма чынлыкта организм җылынмый, ул үз җылысын әйләнә-тирә мохиткә актив бирә башлый, - дип кисәтә гастроэнтеролог.
Аннары тагын бер тискәре фактор – сусызлану өстәлә.
- Алкоголь сидек кудыру нәтиҗәсенә ия, бу салкын шартларда хәлне катлауландыра гына. Сыеклыкны югалту канны куерта, терморегуляцияне һәм гомуми халәтне начарайта, – дип аңлата табиб.
Иң мәкерлесе исә – спиртлы эчемлекләрнең үзәк нерв системасына йогынтысы. Алкоголь сизгерлекне киметә, шул исәптән салкынга да сизгерлек, түбән температураны адекват кабул итү югала. Мондый халәттә өшүе бик җиңел. Шуны исегездә тотыгыз!
КФУ матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар