Социаль челтәрләрдә соңгы вакытта экспресс ябыгу темасы популяр. Кышын үз-үзен кулга ала алмаганнар, ялга барырга вакытлары җитәрәк, тиз арада формага килү ысулларын эзли башлый...
Бер-ике атна эчендә 5 яки хәтта 10 килограммнан арындыру вәгъдә итүчеләр бар. Мондый тәкъдимнәр бик тә кызыктыргыч, билгеле. Әмма бу рәвешле ирешелгән нәтиҗәнең бәясе дә югары булырга мөмкин. Чөнки ябыгам дип, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
Кискен ябыгу нәрсәсе белән куркыныч?
Майны гына түгел, мускулларны да югалту. Калорияләр бик аз булганда, организм башка энергия чыганакларын эзли башлый. Гликоген запаслары беткәч, мускул тукымасы актив тотыла. Бу хәлсезлек, сүлпәнлек, арыганлыкка китерә. Озак вакытлы перспективада мускул массасының кимүе матдәләр алмашы тизлеген киметә. Моның нәтиҗәсендә, ябыкканнан соң авырлыкны тагын да күбрәк җыюың ихтимал.
Организмның эше өчен кирәкле матдәләргә кытлык. Аз калорияле диеталар витаминнарга һәм минералларга тәүлеклек ихтыяҗны капламый. Алар җитмәгәндә тырнак сынуы, чәч коелу, тире белән проблемалар, теш һәм сөякләрнең торышы начараю, хроник авырулар кискенләшү күзәтелә. Бигрәк тә экспресс-ябыгу вакытында төрле витаминннар һәм микроэлементоларга кытлык сәламәтлекне какшаттырга мөмкин. Әйтик, тимер җитмәү анемиягә китерә, кальций кытлыгы остеопороз куркынычын арттыра, калий һәм магнийга йөрәк ритмы өчен җаваплы, В төркеме витаминнары кирәкле күләмдә булмаса, нерв системасы һәм фикерләү сәләте зыян күрә.
Гормональ һәм метаболик өзеклекләр. Тиз ябыгу – организм өчен көчле стресс. Ул барлык юнәлешләр буенча «ягулык» чыгымын акрынайта. Аппетитны һәм туенуны көйләүче гормоннар «буталалар» – лептин (тук булу гормоны) дәрәҗәсе төшә, ә грелин (ачлык гормоны) арта. Бу даими ачлык хисе тудыра һәм диета тәмамланганнан соң артыгын ашау куркынычын арттыра.
Хатын-кызларда еш кына күрем циклы бозыла, ирләрдә тестостерон дәрәҗәсе төшә. Гомумән алганда, кәефкә, игътибарны туплауга, эшкә сәләтлелеккә йогынты ясый торган җенес һәм башка гормоннар дәрәҗәсе кими.
Калкансыман биз гормоннары – матурлык һәм яшьлек гормоннары эшләп чыгару бозыла. Кортизол (стресс гормоны) дәрәҗәсе арта, бу бигрәк тә корсак һәм бит тирәсендә май катламнары туплануны көчәйтергә мөмкин. «Йо-йо» эффекты бик куркыныч: катгый чикләүләр беткәч, метаболизм тиз генә кире кайтмый, аның каравы, аппетит һәм югалткан энергияне кире кайтару омтылышы берничә тапкырга арта. Нәтиҗәдә, тиз арада авырлык җыю, май тукымасының артуы күзәтелә.
Йөрәк белән проблемалар. Авырлыкны кискен югалту калий һәм натрий балансы бозылу белән бергә бара, бу аритмиягә һәм җитди катлаулануларга китерергә мөмкин.
Ашкайнату белән проблемалар. Организм ашкайнату тизлеген киметеп, энергияне саклый, бу исә эч катуга, корсак күбүгә, ашаганнан соң авырлык тоюга китерә.
Иммунитетның какшавы. Калорияләр һәм туклыклы матдәләр җитмәгәч, иммунитет түбәнгә тәгәри: кеше ешрак авырый, инфекцияләр авыррак кичерелә, озаграк уза.
Психологик нәтиҗәләр. Авырлыкны тиз югалту еш кына борчылу, депрессия, ярсучанлык, йокы бозылу һәм хәтта ашау тәртибе бозылу (булимия һәм анорексия) белән бергә бара.
Табиб дөресен белә
Диеталар турында бар дөресен КФУның «Фәнни вердикт» проекты кысаларында КФУның Университет клиникасы табибы, эндокринолог-диетолог Эльвира Әминева сөйләп бирә.
«Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны дустың белән бүлеш, кичке ашны дошманга бир». Тиз һәм артык көч куймыйча ябыгырга хыялланучылар шушы принципка таяна. Бу хакта диетолог менә нәрсә уйлый:
– Кичке ашны ашау зыянлы түгел, хәтта кирәк тә. Иң мөһиме – җиңел һәм туклыклы ризыклар сайлау. Иң яхшысы – йокларга 2-3 сәгать кала ашау, – ди Эльвира Әминева. – Ашау вакыты түгел, ә аның составы һәм көнгә калорияләрнең гомуми саны мөһим. Кичке ашка майлы ризык, тәм-томнар, камыр ризыклары, фастфуд ашарга һәм спиртлы эчемлекләр кулланырга кирәкми. Яшелчәләр яки эремчек, йомырка, балык, аш, кузаклылар, киноа, авокадо белән җиңел аксымлы кичке ашны өстенлекле итәргә кирәк.
Университет клиникасы табибы өстәп әйткәнчә, даими рәвештә бер үк вакытта туклану безнең биологик сәгатьләрне көйли. Шулай итеп, организм ризык керүгә алдан әзерләнә – ашкайнату ферментлары эшләп чыгарыла, ашказаны-эчәк трактының перистальтикасы көчәя. Әмма хәзерге тормыш ритмы бер төрле генә түгел, шуңа күрә туклану режимы да сыгылмалы булырга – төрле тормыш, эш, ял сценарийларына яраклашырга тиеш, дип билгели белгеч. Чикләүләр никадәр катгыйрак булса, өзеклекләр куркынычы шулкадәр югарырак.
Интерваль ач тору методы. Кирәкмәгән килограммнардан котылуның икенче ысулы – интервал белән туклану. Кичке 6дан соң ашамаудан аермалы буларак, бу очракта кеше ашый һәм ашамый торган вакытлары чиратлаштыра. Иң еш кулланылганы – 16 га 8 (тәүлек эчендә 8 сәгать ашарга ярый, 16 сәгать дәвамында исә азыкны кулланмаска киңәш ителә).
– Бу ысул кайбер кешеләргә аппетитны яхшырак контрольдә тотарга, көн структурасын гадиләштерергә, инсулинга каршы торучанлыкны киметергә ярдәм итә ала. Ләкин бу туклану режимына тискәре күрсәтмәләр бар: 1 яки 2 типтагы диабет, гипотиреоз һәм тиреотоксикоз кебек калкансыман биз авырулары, ашау тәртибе бозылу, үт ташы авыруы, ярсыган эчәк синдромы, гастрит, язвалар, – дип кисәтә Әминева. Аның сүзләренчә, интерваль ач торуга тискәре күрсәтмәләр булмаса да, баш авырту, ярсучанлык, арыганлык кебек начар нәтиҗәләр күзәтелергә мөмкин. Өстәвенә, рөхсәт ителгән «тәрәзә» вакытында артык ашап җибәрү куркынычы арта.
Иң диетик продуктлар – майсызландырылганнары. Ялгыш фикерне фаш итеп, диетолог майларның дошманнар түгел, ә рационның мөһим өлеше булуын билгели.
– Майлар организмга гормоннар синтезлау, нерв, тире тышчасын формалаштыру, A, D, E, K витаминнарын сеңдерү өчен кирәк, – ди табиб. Өстәвенә, майсызландырылган мпайсызландырылган ризыкларда еш кына продуктның тәмен яхшырту өчен шикәр һәм крахмал күбрәк була, – дип аңлата табиб.
Әминева уртача майлы табигый ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итә: майлылыгы 5 процент булган эремчек, 2-3 процентлы йогурт һ.б.
Артык килограммнардан котылырга махсус препаратлар ярдәм итәчәк. Составында семаглутид булган дарулар ярдәмендә ябыгу ысулы зур популярлык казанды. Алар диабетны, симерүне һәм аның катлаулануларын – углевод яки липид алмашы бозылуын, артериаль гипертензияне дәвалау өчен кулланыла. Бу дару препараты, шуңа күрә ул күрсәтмәләр буенча һәм каршылыклар булмаганда гына табиб тарафыннан билгеләнә, дип ассызыклый табиб. Аның сүзләренчә, мондый препаратларны куллану – стратегиянең бер өлеше генә, панацея түгел. Әгәр өстәмә рәвештә туклануны җайга салмасаң һәм физик йөкләнешләр белән шөгыльләнмәсәң, үз гадәтләреңне үзгәртмәсәң, препаратны эчми башлагач югалтылган авырлыкның өчтән икесе кире кайта кайта.
Комментарийлар