16+

Кыш ишек шакыганчы ук: грипп сезонына әзерлек башлана

Татарстанда кискен вируслы респитатор инфекцияләр, грипп һәм яңа коронавирус инфекциясенең чираттагы эпидемиологик сезонына әзерлек чоры башлана.

Кыш ишек шакыганчы ук: грипп сезонына әзерлек башлана

Татарстанда кискен вируслы респитатор инфекцияләр, грипп һәм яңа коронавирус инфекциясенең чираттагы эпидемиологик сезонына әзерлек чоры башлана.

Кышка чананы җәен әзерлиләр дигәндәй, бу очракта да авыручылар саны артканны көтеп торыш юк.  

Үткән сезон нәтиҗәләре буенча республикада халыкның 9,7%ы ОРВИ һәм грипп белән авырган. Бу күпьеллык уртача күрсәткечтән бераз түбәнрәк. Үткән сезон авыруларының күпчелек өлеше A(H3N2) гриппына (12%) һәм B гриппына (якынча 2,5%) туры килгән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, бүгенге көндә республикада эпидемиологик вазгыять елның бу чоры өчен гадәти булып кала. Атна саен 4,5 меңгә якын вируслы респиратор инфекция очрагы теркәлә. Авыруларны, нигездә, грипп булмаган этиологияле вируслар кузгата – грипп очраклары әлегә теркәлмәгән. Әмма инде сентябрьдән медицина хезмәткәрләренә йөкләнеш артуы көтелә. Шуңа күрә актив рәвештә вакцинациягә әзерлек бара.

Быел нинди штаммнар көтелә һәм вакциналар ничек сайлана?
Гриппка каршы вакциналарның составы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре һәм эпидемиологик анализ нигезендә формалаша. Белгечләр Көньяк ярымшарда циркуляциядә булган штаммнарны күзәтәләр, чөнки нәкъ менә шул вирус модификацияләре көз һәм кыш айларында Төньяк ярымшарга килә.

Яңа сезонга вакцинация ясау өчен иң актуаль штаммнарны үз эченә алган өч валентлы һәм дүрт валентлы вакциналар кулланылачак:

Өч валентлы вакцина 3 актуаль штаммны үз эченә ала: A гриппының 2 штаммы һәм B гриппының 1 штаммы.
Дүрт валентлы вакцина 4 актуаль штаммдан тора: A гриппының 2 штаммы һәм B гриппының 2 штаммы.

Вакцинация планнары

Быел, гадәттәгечә, Татарстанда барлыгы 2 миллионга якын кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла. Яңартылган вакциналар партиясе кайтарылуы август ахырында – сентябрь башында көтелә.

Федераль бюджет хисабына түләүсез вакцинация куркыныч категорияләргә кергән кешеләргә ясала. Бу - балалар һәм студентлар, медицина һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе эшчеләре, йөкле хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булган гражданнар.

Вакцинациядән соң иммунитет 1 ай дәвамында формалашканга күрә, эшне авырулар кискен артканчы башлана.
Калган гражданнар өчен вакцинация эш бирүче хисабына оештырылырга тиеш. Коллективта массакүләм авыру очракларын булдырмау өчен җитәкчеләргә үз хезмәткәрләренең кимендә 70%ына прививка ясатылырга тиеш, дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading