100 яшькә кадәр яшәү — күпләрнең хыялы. Әмма гомер елларының исәбе генә мөһимме соң?
Кеше үз-үзен карый, мөстәкыйль яши һәм актив тормыш алып бара алган очракта гына озак яшәүнең мәгънәсе бар. Гериатрлар (өлкән яшьтәге кешеләр сәламәтлеге белән шөгыльләнүче табиблар) бүген нәкъ менә шушы мәсьәләгә игътибар итә.
Кешеләр озаграк яши башлаган саен, медицина алдында яңа бурычлар да барлыкка килә, ди белгечләр. 40 яшьлек һәм 90 яшьлек кешене бер үк рәвештә дәвалау һич дөрес түгел. Шуңа күрә соңгы елларда өлкән яшьтәге кешеләр өчен диагностика һәм дәвалау ысулларын махсуслаштыру юнәлешендә эш бара.
Бүген Казанда ачылган «Дәвамлы һәм актив тормышка атлау юлында» дип исемләнгән Бөтенроссия конгрессында белгечләр сыйфатлы озын гомер итү өчен шартлар тудыру турында фикерләште.

Гомер юлы — спринт дистанциясе түгел
Конгрессны ачып, Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, сәламәт һәм актив озын гомер медицина белән генә чикләнми. Моның өчен кешенең яшәү рәвеше, активлыгы һәм үз сәламәтлегенә мөнәсәбәте дә зур әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева да озын гомерлелеккә берничә көн тырышлык кую белән генә ирешеп булмавын ассызыклады. Аның фикеренчә, сәламәтлек турында кайгырту кешенең даими яшәү рәвешенә әверелергә тиеш.
— Сәламәт һәм озын гомер юлы — спринт дистанциясе түгел. Кеше үз тормышын һәм яшәү рәвешен озак вакытка формалаштыра, — диде ул.
Ләйлә Фазлыева шулай ук сәламәт озын гомер өчен төрле өлкәләр белгечләренең бергә эшләве кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә медицина гына түгел, ә җәмгыять, гаилә һәм дәүләтнең дә роле зур.
Россия геронтологлар һәм гериатрлар ассоциациясе президенты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры Ольга Ткачева сүзләренчә, кеше гомеренең соңгы еллары еш кына төрле авырулар, хәрәкәт итү кыенлыгы, хәтер начарлануы, мөстәкыйльлекнең кимүе һәм ялгызлык белән бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә хәзер медицинада авыруны дәвалауга гына түгел, картлык процессын мөмкин кадәр акрынайтуга да игътибар арта.

Картлыкка нәрсә йогынты ясый?
Галимнәр картлыкның сәбәпләрен күптән өйрәнә. Берәүләр, картлык — организмда программаланган табигый процесс дип саный. Икенче фикер буенча, организм еллар узган саен төрле "хаталар«ны туплый. Әгәр дә ул хаталарны төзәтергә өйрәнсәк, картаюны кисектерү мөмкин, ди алар. Ольга Ткачева сүзләренчә, хаклык — урталыкта.
Без кешегә күпче гомер бирелүе, күпчелектә, генетикага бәйле дип санарга күнеккән. Әмма галимнәр фикеренчә, моның өлеше чагыштырмача зур түгел, нибары 20-25 процент дәрәҗәсендә. Калган өлеш күп очракта кешенең яшәү рәвешенә һәм үз сәламәтлегенә нинди мөнәсәбәттә булуына бәйле.
Шуңа күрә авыруларны кисәтү аеруча мөһим. Диспансеризация бүген чирләрне мөмкин кадәр иртә ачыкларга мөмкинлек бирә. Әмма киләчәктә моның белән генә чикләнеп калмыйча, авыру барлыкка килгәнче үк аңа китерергә мөмкин булган факторларга йогынты ясау максат итеп куела.

Картлыкны акрынайтып буламы?
Ольга Ткачева сүзләренчә, бүген геронтологиядә картаю процессларын өйрәнү өлкәсендә күп тикшеренүләр алып барыла. Галимнәр картлык механизмнарын, баш миенең үзгәрүен, мускулларның көче кимүен өйрәнә.
Кешенең биологик яшен ачыклау да бүген бик актуаль. Моның өчен төрле калькуляторлар һәм күрсәткечләр кулланыла. Ләкин белгечләр бер генә күрсәткечкә таяну дөрес түгел дип саный. Чөнки организмдагы төрле органнар һәм системалар бер үк тизлектә картаймый. Шуңа күрә хәзер галимнәр организмның төрле системаларын бергә бәяли торган комплекслы «биологик сәгать» булдыру өстендә эшли.
Геронтологиядә киләчәк өчен башка перспективалы юнәлешләр дә бар, дип сөйләде Ольга Ткачева. Галимнәр яшь белән бәйле авыруларны дәвалауның яңа ысулларын, картлык процессларына йогынты ясый алырдай технологияләрне өйрәнә. Әмма бу тикшеренүләрнең күбесе әле фәнни эшләр һәм клиник сынаулар этабында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар