16+

«Үзе үтәр» дип көтмәгез: Татарстан табиблары инсультның беренче билгеләрен атады

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән диспансер күзәтүдә якынча 50 мең кеше тора.

«Үзе үтәр» дип көтмәгез: Татарстан табиблары инсультның беренче билгеләрен атады

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән диспансер күзәтүдә якынча 50 мең кеше тора.

Әмма бу сан табибка мөрәҗәгать итеп, диагнозы куелган кешеләрне генә үз эченә ала. Ә исәптә тормаганнары күпме… 29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә. Бу дата 2011 елдан рәсми рәвештә календарьгә кертелгән. Аның төп максаты — йөрәк-кан тамырлары авыруларын вакытында ачыклау һәм кисәтү, кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше турында искә төшерү.

Кан басымы, холестерин, шикәр…

Йөрәк кан-тамырлары чирләре арасында иң киң таралганы — гипертония, ягъни кан басымының югары булуы. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табиб урынбасары Зөлфия Ким сүзләренчә, ул халыкның яртысыннан артыгында очрый.

Иң борчыганы — кеше үзенең кан басымы югары икәнен белмәскә дә мөмкин, шуңа күрә гипертонияне «тавыш-тынсыз үтерүче» дип тә атыйлар. Тонометр күрсәткечләре 140/90нан югарырак булган очракта, кеше үзен яхшы хис итсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип кисәтә белгечләр. Ачык билгеләр булмаса да, югары кан басымы органнарга зыян сала. Иртәме-соңмы бу инвалидлыкка яки вакытсыз үлемгә китерергә мөмкин. 

Югары кан басымыннан тыш, холестерин һәм шикәр дәрәҗәсенең югары булуы да кан тамырларын зарарлый торган сәбәпләр арасында. Сәламәт кешедә холестеринның иң югары ноктасы — 5,2 миллимоль, ә глюкоза нормасының югары чиге 5,5 миллимоль тәшкил итәргә тиеш. Боларның барысын да контрольдә тоту өчен диспансеризация мөмкинлекләреннән файдаланырга киңәш ителә.

Ким. фото автора

Йөрәккә нәрсә кирәк?

Йөрәк-кан тамырлары сәламәтлегендә кешенең тормыш рәвеше зур роль уйный. Зөлфия Ким сүзләренчә, җитәрлек дәрәҗәдә йоклау, дөрес туклану, тоз күләмен чикләү, тән авырлыгын контрольдә тоту, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тарту инфаркт-инсультлар куркынычын бермә-бер киметә.

— Көненә 400 граммга кадәр яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану файдалы. Ә татлы газлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тарту киңәш ителә. Физик активлык та бик мөһим. Әмма сүз көн дәвамында җыелган 10 мең адым турында бармый. Хәрәкәт өчен махсус вакыт бүлеп кую кирәк. Тәмәке тартуның теләсә кайсы төреннән баш тарту да йөрәк өчен зур файда китерә. Бу гадәти тәмәкегә генә түгел, электрон тәмәкегә, вейпларга да кагыла, — дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы.

Йөрәк һәм баш мие — аерылгысыз

Йөрәк белән баш мие бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә йөрәк сәламәтлеге турында сөйләгәндә инсультны да читтә калдырып булмый.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш ангионеврологы Марат Сәйхунов сүзләренчә, артериаль гипертония инсультның төп куркыныч факторларының берсе. Инсультларның якынча биштән бер өлеше йөрәк авырулары белән бәйле.

Йөрәк куышлыгында оешкан кан барлыкка килеп һәм өзелеп, ул баш мие тамырларына барып җитәргә һәм аларның берсен томарга мөмкин. Шул вакытта баш миенә кан килү бозыла. Һәр минут саен 2 миллион нерв күзәнәге үлә, бер сәгать эчендә 120 миллион нерв күзәнәге зыян күрә. Шуңа күрә инсульт очрагында иң мөһиме — вакытны югалтмау, дип аңлатты Марат Сәйхунов.

Прессуха. Фото автора

Кул яки аякның бер якта кинәт хәлсезләнүе, сөйләм бозылу, битнең бер ягы кыйшаю, сизгерлек үзгәрү, баш әйләнү кебек билгеләр күзәтелсә, «үзе үтеп китәр» дип көтәргә ярамый.

— Күпләр: «Йоклап торыйм, иртәгә дә җиңеләймәсә, ашыгыч ярдәм чакыртырмын», — дип уйлый. Әмма инсульт вакытында һәр минут мөһим. Кеше табибка никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсә, ярдәм күрсәтү мөмкинлеге шулкадәр зуррак, — ди белгеч.

Инсультны дәвалауның кайбер нәтиҗәле ысуллары чикләнгән вакыт эчендә генә кулланыла. Әйтик, оешкан канны эретә торган препаратны беренче билгеләр башланганнан соң 4,5 сәгать эчендә генә кулланырга мөмкин. Оешкан канны механик юл белән дә алырга мөмкин, Моны беренче 6 сәгать эчендә эшләргә кирәк.

Инсульттан соң тормыш бетми

Инсульт кичергән кешенең тернәкләнүе дә дәвалауның мөһим өлеше булып тора. Татарстанда медицина реабилитациясе өч этапта оештырылган. Беренче этап инсульт яки инфаркттан соң ук, пациент әле реанимациядә вакытта башлана. Белгечләр төркеме төрле өзлегүләрне кисәтергә һәм организмны торгызуга әзерләргә ярдәм итә.

Икенче этапта пациент белән активрак эшлиләр. Монда физик күнегүләр, физиотерапия, логопед, медицина психологы, эргореабилитация белгечләре катнаша. Максат — кешенең хәрәкәтен генә түгел, үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген дә кайтару.

Өченче этап амбулатор шартларда, көндезге стационарларда һәм поликлиникаларда дәвам итә. 2025 елда Татарстанда 16 меңнән артык кеше медицина реабилитациясе узган.

Прессуха. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading