16+

Хатын-кыз сәламәтлеге: гинекологка кайчан барырга, нинди тикшеренүләр үтәргә?

Хатын-кызлар көндәлек мәшәкатьләр аркасында еш кына үз сәламәтлеген икенче планга куя. Гинекологка баруны еллар буе кичектерүчеләр күп.

Хатын-кыз сәламәтлеге: гинекологка кайчан барырга, нинди тикшеренүләр үтәргә?

Хатын-кызлар көндәлек мәшәкатьләр аркасында еш кына үз сәламәтлеген икенче планга куя. Гинекологка баруны еллар буе кичектерүчеләр күп.

Ә бит үзеңә вакыт бүлеп, елга бер тапкыр белгечкә күренү кайчак гомерне саклап калырга мөмкин. Хатын-кызларда иң еш очрый торган авырулар, яман шеш алды халәтләре, ВПЧга каршы вакцинация һәм заманча дәвалау ысуллары турында тәҗрибәле гинеколог-хирург, онколог-гинеколог Гүзәл Фәхретдинова белән әңгәмә кордык. Гинеколог. Фото с архива

Гүзәл Фәхретдинованың медицинадагы гомуми стажы — 19 ел. Республика клиник онкология диспансерында 17 ел хирург-онкогинеколог булып эшләп, зур мәктәп узган. Бүген шәхси клиникада хезмәт куя — хатын-кызларда яман булмаган шешләрне һәм яман шеш алды авыруларын дәвалый, операцияләр ясый.

— Гүзәл, бүгенге көндә хатын-кызларда нинди репродуктив системасы авырулары иң еш очрый? Соңгы елларда пациентларның яше үзгәрдеме, авырулар «яшәрде» дип әйтеп буламы?

— Әгәр гомуми гинекологик авырулар статистикасын алсак, монда ялкынсыну процесслары беренче урында тора (бактериаль вагиноз, кандидоз вульвовагиниты). Икенче урында — эндокрин тайпылышлар (аналык бизләренең склерополикистозы, аналык бизләре дисфункциясе, климактерик тайпылышлар). Шулай ук яман булмаган шешләр дә киң таралган: аналык миомасы, аналык бизләре шешләре, эндометриоз. Бу авырулар, нигездә, билгеле бер яшькә хас, шуңа күрә алар «яшәрде» дип әйтә алмыйбыз.

Әмма гинекологик яман шеш статистикасын алсак (монда беренче урында — аналык муентыгы яман шеше, аннары — аналык һәм аналык бизләре яман шеше), менә бу төркемдә без чынлап та авыруның «яшәрүен» күрәбез.

— Бернинди зары булмаган очракта хатын-кызга профилактик рәвештә гинекологка никадәр еш күренергә кирәк?

— Әгәр хатын-кызны бөтенләй берни дә борчымый икән, ел саен 1 тапкыр профилактик тикшеренү үтү җитәрлек.

— 40 яшьтән соң сәламәтлекне саклау һәм мөмкин булган авыруларны вакытында ачыклау өчен нинди тикшеренүләрне мәҗбүри дип саныйсыз?

— Еллык чек-ап түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш:

  • Кече таз органнары, карын куышлыгы органнары һәм калкансыман биз УЗИе — елына 1 тапкыр.
  • Күкрәк бизләре УЗИе (елына 1 тапкыр) һәм 40 яшьтән соң моңа мәҗбүри рәвештә маммография өстәлә.
  • Аналык муентыгыннан һәм цервикаль каналдан онкоцитологиягә мазок — елына 1 тапкыр.

— Нинди билгеләр хатын-кыз өчен гинекологка мөрәҗәгать итү синалы булырга тиеш?

— Репродуктив системадагы проблемарны түбәндәге билгеләр ачык күрсәтә:

Менструаль циклның бозылуы: менструация алдыннан яки аннан соң канлы бүлендекләр булу, артык күләмле яки озак бара торган менструацияләр.

Менструация ешлыгы үзгәрү: нормада хатын-кызның елына 12-13 менструаль циклы була. Ел дәвамында 3 циклдан артык менструация булмау, шулай ук циклның артык озаюы яки кыскаруы норма дип саналмый.

Специфик бүлендекләр: җенси акттан соң канлы бүлендекләр булу яки менопаузада теләсә нинди (хәтта аз гына) сулы-канлы бүлендекләр пәйда булу.

Авыртулар: хатын-кызлар еш кына авыртуларга түзеп йөри. Ләкин эчнең аскы өлешендәге яки билгә бирә торган авыртулар (көчле, уртача, даими яки җенси акттан соң) беркайчан да норма варианты түгел. Гинеколог. Фото с архива

— Күп еллык практикагызда хатын-кыз сәламәтлеге белән бәйле күпләгән мифлар белән очрашканыгыз бардыр. Иң еш ишетә торган ялгыш фикерләр нинди?

— Теләсә кайсы ялгыш фикер куркыныч, чөнки ул чынбарлыкны бозып күрсәтә һәм ялгыш карарлар кабул итүгә сәбәпче була. Мифларның берничәсен санап үтим:

  • «Берни дә авыртмый икән, тикшерелергә кирәкми».
  • «Менопаузада гинекологка бару һәм кече таз УЗИе ясатуны бөтенләй онытырга мөмкин».
  • «ВПЧга каршы прививка баласызлыкка китерә».
  • «Җенси тормыш булмау гинекологик проблемалардан тулысынча саклый».

— Хәзерге вакытта гинекологик һәм онкологик процессларны башлангыч этапларда ачыкларга мөмкинлек бирә торган нинди заманча диагностика ысуллары бар?

— Беренчедән, бу — заманча УЗИ аппаратлары. Хәзер инде ясалма интеллект кулланыла торган УЗИ аппаратлары да бар.

  • Икенчедән — видеокольпоскопия. Ул аналык муентыгын күпкә зурайтып карарга һәм кечкенә үзгәрешләрне дә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Шулай ук монда офис гистероскопиясе дә керә — наркозсыз гына, очында видеокамера булган сыгылмалы трубка ярдәмендә аналык куышлыгын эчтән карарга мөмкинлек бирүче ысул.

Һәм, әлбәттә, ВПЧга теслар — аналык муентыгы яман шешенең төп сәбәбе булган вирусны вакытында табу өчен бик мөһим.

— Күп хатын-кызлар «яман шеш алды халәте» (предраковое состояние) диагнозын ишетү белән куркуга кала. Бу диагноз, чынлыкта, нәрсә дигәнне аңлата? Ул никадәр куркыныч һәм аны яман шешкә әйләнүен булдырмый калып буламы?

— Бу сүздә «яман шеш» тамыры булу теләсә кайсы кешедә үлем турында уйлар тудыра. Нәкъ шуның өчен бу диагноз кешедә паника уята, «бу барыбер яман шешкә әверелер инде» дигән фикер барлыкка килә. Чынлыкта, яман шеш алды халәте кешенең һичшиксез онкология белән авыраячагын аңлатмый. Әлеге халәтләрнең барысы да яман шешкә әверелми, ләкин бу — яман шеш барлыкка килү өчен «туфрак». Шулай да бу этапта кешене тулысынча дәвалап, яман шеш үсешеннән саклап калырга мөмкин.

— Яман булмаган шешләр онкологик чиргә еш әвереләме? Нинди халәтләр аеруча игътибарлы булуны һәм дәвалауны таләп итә?

— Яман булмаган гинекологик чирләр яман шешкә сирәк әверелә, трансформация куркынычы конкрет патологиягә бәйле:

Миома һәм аналык бизләре шешләре: миоманың саркомага яки яман шешкә әверелү куркынычы бар, тик бу — бик аз процент. Могҗиза көтмичә, даими динамик күзәтү кирәк.

Эндометриоз: репродуктив яшьтәге хатын-кызларның 10-15 процентында очрый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу пациентларда аналык бизләре эпителиаль яман шешенең билгеле бер төрләре үсү куркынычы бераз югарырак. 

Эндометрий гиперплазиясе: гади формасы яман шешкә бик сирәк әверелә, тик атипик гиперплазия 10 ел дәвамында 8-30 процент очракта аналык яман шешенә күчә.

Аналык муентыгы дисплазиясе: бу — ВПЧ аркасында килеп чыгучы иң ачык яман шеш алды халәте. Вакытында дәваламаганда, ул яман шешкә әверелергә мөмкин.

— Кеше папилломасы вирусына (ВПЧ) каршы вакцинация никадәр мөһим? Ул чынлап та аналык муентыгы яман шеше куркынычын киметәме?

— Аналык муентыгы яман шеше дөньяда хатын-кызлар арасында таралган онкологик авырулар арасында 4нче урынны били һәм үлем очраклары буенча да 4нче урында тора. ВПЧдан махсус дәва юк.

Вакцинация инфекциядән 100 процентка сакламый, тик ул зарарлану куркынычын шактый киметә. Россиядә ике препарат теркәлгән:

Церварикс — 16 һәм 18 штаммнардан саклый (бу штаммнар аналык муентыгы яман шеше очракларының 70 проценты белән бәйле).

Гардасил 4 — дүрт төрле типтан саклый: 6, 11, 16 һәм 18.

Мисал итеп Австралияне китерә алам: ул 2007 елда ВПЧга каршы дәүләт вакцинация программасын керткән беренче ил булды. Вакцинация һәм скрининг ярдәмендә Австралия 2030 елга аналык муентыгы яман шешен тулысынча җиңгән дөньядагы беренче ил булырга планлаштыра.

— Бүгенге көндә гинекологиядә нинди заманча аз җәрәхәтле операцияләр кулланыла? Аларның традицион хирургиядән өстенлеге нәрсәдә?

—Аз җәрәхәтле технологияләр — кечкенә кисешләр яки табигый тишекләр аша үткәрелә торган ысуллар. Был процедураларга лапароскопия, гистероскопия, гистерорезекция керә. Традицион ачык операцияләрдән аермалы буларак, бу ысуллар өзлегүләр куркынычын киметә һәм реабилитация вакытын шактый кыскарта.

— Сез табиб булып эшләү дәверендә, соңгы 20 ел эчендә, гинекология һәм онкогинекологиядә нинди алга китешләр булды?

— Иң әһәмиятлеләре:

Органны саклаучы операцияләр: яман шешнең башлангыч формаларында органны, аның функцияләрен һәм хатын-кызның психологик халәтен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Аз җәрәхәтле операцияләр: пациентлар авыртуны азрак хис итә, тизрәк тормышка кайта һәм стационарда вакыты кыскара.

Сторожевой лимфа төенен билгеләү һәм алып ташлау: фәкать метастазлар китәргә мөмкин булган лимфа төеннәрен генә алып ташларга мөмкинлек бирә.

Таргетлы һәм иммунотерапия: дарулар ярдәмендә нәкъ менә яман шеш күзәнәкләрен юк итү һәм кешенең үз иммунитетын яман шеш күзәнәкләрен танырга һәм юк итәргә өйрәтү.Гинеколог. Фото с архива

— Табиб эше югары профессионализм таләп итүдән тыш, зур эмоциональ йөкләнеш тә булып тора. Җитди операцияләр алдыннан тынычлыкны сакларга нәрсә ярдәм итә?

— Тынычлыкны сакларга ярдәм итә торган төп нәрсә — артымда торган операцияләр тәҗрибәсе. Ул курку дәрәҗәсен киметә һәм салкын канлылыкны сакларга мөмкинлек бирә, стандарт ситуацияләрдә күп гамәлләр инде автоматизмга җиткерелгән. Әмма бу, әлбәттә, дулкынлануны һәм җаваплылыкны юкка чыгармый.

Тулаем тынычлык бер хирургта да булмыйдыр, чөнки теләсә кайсы операция вакытында көтелмәгән хәлләр килеп чыгырга мөмкин, һәр организмның реакциясе төрле. Кеше тормышының бәясен аңлау эшкә салкын яки битараф карарга юл куймый. 

— Пациентлар белән аралашу, катлаулы диагнозлар һәм зур җаваплылык эмоциональ януга китерергә мөмкин. Һөнәргә булган мәхәббәтне һәм эчке ресурсны ничек саклый аласыз?

— Минем һөнәрем — бу инде эш кенә түгел, тормышымның бер өлеше, аннан тыш тормышым тулы һәм бәхетле булмаячак. Операция заллары, янымдагы кешеләр үзгәрергә мөмкин, тик минем кыйммәтләрем һәм миссиям — үзгәрешсез.

Табиб-онколог, гинеколог булу бик авыр. Зур тәҗрибәмә, меңләгән операциягә карамастан, мин һаман да шикләнергә, пациентны сәгатьләр буе анализларга, һәр пациентның юлын беренче очрашудан алып, тулысынча тергезелгәнче үзем аша үткәрергә мөмкинмен. Мин үземне «ашарга», тагын да яхшырак эшләп булмадымы икән дип уйланырга мөмкинмен.

Башка табиблардагы кебек, миндә дә өзлегүләр булырга мөмкин, тик мин һәрвакыт һәр пациентка үземнең күңел җылылыгымны һәм җанымымның бер өлешен бирергә тырышам. Мине аңлаган, кабул иткән һәм һәрвакыт яклаган гаиләмә бик рәхмәтлемен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading