Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булды.
Шул уңайдан бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлеге мөдире вазыйфасында булган шагыйрә, драматург Резедә Гобәевага сорауларыбызны юлладык.
- "Казанга Тукай кайткан"ны чыгарган вакытта спектакль һәм аның иҗат төркеме Тукай премиясе лауреаты булыр дип күз алдына китергән идеңме?
- Бер генә эшкә алынганда да теге-яки бу премияләрне уйлап тотынганыбыз юк. Премия алам дип тотынган эш ул барып та чыкмас иде. Без бары тик күңелебез кушканга, Тукайга һәм туган халкыбызга мәхәббәт белән башкарып чыктык әлеге спектакльне. Безнең өчен аның уңышлы нәтиҗәсе һич кенә дә премия алу түгел, ә “кабат Тукайны алып укыйсыбыз килде” – дип, кәнәгатьлек хисе белән кайтып киткән тамашачыбызны күрү.
- Бөекләр турында сәхнә әсәре әзерләү авыр хезмәт, билгеле. Тукаебыз турында спектакль әзерләгәндә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?
- Әлбәттә бу бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә торган җаваплы эш. Без аның җаваплы икәнен аңлап тотындык, тик куркып түгел. Тукай безне үзенең үрнәгендә курыкмаска, кыю булырга өйрәтә. Андый кыю шәхес турында сөйләргә алынганда кыюсызлык килешми. Иң зур кыенлык спектакльнең формасын табуда булгандыр. Аның якынча нәрсә турында булачагын без баштан ук аңлый идек, ә менә ничек бәян итәргә дигән сорауга бик озак баш ваттык. Соң чиктә ерып чыктык кебек.
- Спектакль Тукай премиясенә дәгъва кылгач, аңа карата төрле, каршылыклы фикерләр ишеттек. Берара интернет челтәре шушы темага гөрләде. Бу хәл сезнең өчен үзенә күрә дәрес булдымы? Күпчелек мактау сүзләрен ишеткәннән соң, кискен, хәтта тискәре фикер ишетү нинди йогынты ясады?
- Сез соравыгызда бик дөрес билгеләдегез: “спектакль Тукай премиясенә дәгъвә кылгач кына каршылыклы фикерләр уятты...” Шуңа күрә мондый тәнкыйтьнең асылында ни ятканы да төгәл аңлашыла. Адекват тәнкыйтькә без уңай карыйбыз, гел мактап тору гына да шикләндерергә тиеш иҗат кешесен. Ә нинди соң ул адекват тәнкыйть дияргә мөмкиннәр. Профессиональ тәнкыйтьче әсәрне анализлаганда иҗатчының шәхесенә кагылырга, аны яки нәселен каргарга тиеш түгел дип саныйм. Бу инде тәнкыйть түгел. Мин мондый язмаларның ничек дип аталганын белмим. Ә чынлыкта без командабыз белән үзебезгә карата бик тәнкыйди мөнәсәбәттә, шуңа күрә, аек акыл белән язылган, әйтелгән фикерләргә бик ачыкбыз.
- Айдар Җаббаров һәм Резедә Гобәева тандемы хәзер аерылгысыз булып тоела: спектакльләр генә чыгарып калмыйча, сез хәзер бер коллективта да эшлисез. Алга таба тугры тамашачыгызны нәрсә белән сөендерәчәксез?
- Без һәр сәхнә әсәребезне Айдар белән автордашлар буларак тудырабыз. Шуңа да тандем барлыкка килгәндер. Алга таба да тамашачыларыбызны бары тик якты, җылы, мәгънәле спектакльләр белән сөендерербез дигән өметтә калабыз.
Таңсылу Мостафина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар