16+

«Тантана» быел Әтнәдә: премиянең төп серләре ачылды

Татарстанның «Тантана» театр премиясе быел 15 нче тапкыр үткәрелә.

Татарстанның «Тантана» театр премиясе быел 15 нче тапкыр үткәрелә.

Шул вакыт эчендә ул башта Камал театры бинасында гына узса, соңгы берничә елда республиканың төрле шәһәрләрендәге театрларында да уздырыла башлады. Быел чират Әтнә театрында. Премиягә багышланган матбугат очрашуында катнашырга тиешле спикерлар исемлеге: Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова, Камал театрының баш режиссёры, Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин, «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова. Матбугат очрашуында әлеге исемлектән соңгы икесе генә бар иде. Ә Мәдәният министрлыгыннан Светлана Гыйләҗиева булды.

Пресс-конференциядә яңгыраган төп яңалыклар:

- «Тантана» быел 15 нче тапкыр үткәрелә; 

- Әтнә театрына дәүләт театры статусы бирелүгә 15 ел; 

- Габдулла Тукай тууга 140 ел, ә Әтнә театры аның исемен йөртә, шуңа әлеге чара быел шунда уза (инициатива Әтнә театрыннан булган); 

- Республиканың 23 театрыннан 70 гариза җибәрелгән; 

- Чараның сценарий авторы Альберт Шакиров; 

- Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy Music band җаваплы була. Руслан Закиров һәм Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясаячак; 

- Әтнә театрының залы зур түгел, шуңа тамашачылар чарага эләгә алмый – билетлар сатылмаган.

Таңсылу Мостафина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading