“Мин бик дулкынландым. Безнең шундый матур балалар бар икән. Милләтебез зәгыйфь түгел, Тукай байрагын кулларга тотып, киләчәккә алып бара торган буыннар бар бездә. Менә бу – 5 еллык бәйгенең төп нәтиҗәсе”, - дип сөенүен җиткерде “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов
Концерт турында “ШАЯН ТВ” телеканалының башкарма директоры-баш мөхәрриренең беренче урынбасары Роза Әдиятуллина да үз фикерләре белән бүлеште:
“Әлеге концерт махсус бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга 140 ел тулуга багышланган. Шунысы кызык: бу концертта “Татар сүзе” бәйгесендә 5 ел дәвамында җиңү яулаган иң-иңнәр катнаша һәм алар үз осталыкларын Галиәсгар Камал театрының мәһабәт бинасында күрсәтә. Габдулла Тукай шигырьләренә нигезләнгән үзенчәлекле, театральләшкән тамаша әзерләдек. Бу шундый үзенчәлекле проект, моны хәтта эксперимент дип атасак та була. “Апуш”лар, “ШАЯН ТВ” телеканалы, бәйгенең төрле еллардагы җиңүчеләре әле кайчан тагын шулай җыелыр иде икән? Эшләү бик кызыклы булды, чөнки Татарстаныбыз балалары, яшүсмерләре бик оста, сәләтле”, - диде ул.
Катнашучылар: Татарстанның халык артистлары Фәнис Җиһанша һәм Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артистлары Илнур Закиров һәм Артем Пискунов, «ШАЯН ТВ» алып баручылары, «Апуш» татар балалар театр студиясе, «Сәйлән» фестивале һәм халыкара бәйгеләр җиңүчеләре Рөстәм Хөсәенов һәм Амелия Феофанова, И.В. Әүхәдиев ис. Казан шәһәре музыка көллиятенең Татар вокаль ансамбле (җитәкчесе Илүзә Вәлиуллова),“Татар сүзе” бәйгесендә төрле елларда җиңү яулаган катнашучылар.
Концерт “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә эшләнде.
Комментарийлар