Казан театрлары гел күз уңында булгач та, Республикабызның башка шәһәрләрендәге артистларга игътибар җитеп бетми төсле.
Скопировать ссылку
Казан театрлары гел күз уңында булгач та, Республикабызның башка шәһәрләрендәге артистларга игътибар җитеп бетми төсле.
Менә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының яшь актёры Илмир Кашапов турында да күпләребезе әле белмидер. Бу санда аның белән танышыйк.
Илмир: Мин Мөслим районының Метрәй авылыннан. 1997 елда туганмын. Балалар бакчасыннан ук төрле бәйгеләргә йөрдем. Җырлый идем, шигырьләр дә сөйләдем. Мәктәпкә укырга кергәч театр түгәрәгенә йөри башладым. Аннан соң конферансье булып та чыгыш ясый идем. Мәктәптә укытучыбыз Синара Ягъфаровна театр түгәрәге ачты һәм мин шунда шөгыльләнә башладым. Укытучым миңа иң башта ук: “Сиңа башка юнәлештә һөнәр эзләргә кирәк тә түгел инде. Театр – синеке” дия иде.
– Димәк, шул укытучы әйткәнгә генә театр юлын сайладыгыз?
И: Юк-юк, беренче чиратта үземнең тартылу булды. Мин, гомумән, башта “Мунча ташы”на эләгергә теләдем. Шул ук вакытта телевизордан Камал театры, Тинчурин театры спектакльләренең видеоязмаларын гел яратып карадым. Ялгыш кына күреп алсам да, туктап калып ахыргача карап бетерә идем. Аннары инде мин 2013 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем һәм махсус урта белем алып чыктым. 3 ел 10 ай укыганнан соң 2017 елда мәрхүм Роберт абый Шәймәрданов (1992-2022 елларда, бакыйлыкка күчкәнче Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын җитәкли – авт.) безнең татар төркемен театрга чакырды. Шулай итеп, төркемнән, дөрес хәтерләсәм, бишебез Минзәләгә театрга эшкә кердек. Имтиханнарны тапшыргач та, өйгә дә кайтып тормыйча, туры Минзәләгә киттек. Роберт абый барысы белән дә таныштырып, күрсәтеп чыкты. Заявлениеләр яздык, аннары гына өйләргә таралыштык. Ялдан соң инде дүртебез генә килдек, хәзер гомумән театрда төркемебездән Халикова Алия һәм мин генә калдык.
– Күптән түгел Минзәлә театры директоры Фаяз әфәнде Хизбуллин яшьләрне Минзәләдә калдырыр өчен уйлап табылган ысулларның берсе – аларны хәтта фатирлар белән тәэмин итү турында да сөйләгән иде. Сез дә шуңа кызыгып калдыгызмы?
И: Дөресен генә әйткәндә, беренче вакытта миңа бик авыр булды. Минзәләдә дусларым, гомумән, беркемем дә юк иде. Каядыр 2-3 ай үземә урын таба алмыйча йөрдем. Роберт абый фатир белән тәэмин итте, җиһазлар, уңайлыклар тудырды. Кыскасы, яшәү өчен шартлар менә дигән иде. 2019 елда мин өйләндем, Чаллыда ипотекага фатир алдык та, шунда күчендек һәм мин театрдан китеп, 2 ел заводта эшләдем.
– Бу сезнең өчен җиңел адым булмаган инде...
И: Әйе... Гаиләне тәэмин итү өчен шушы адымга барырга туры килде. Әле шуңа өстәп, минем бала чактан ук Чаллыда яшәп карыйсым килә иде, шул теләгем дә чынга ашты. Шулай 2 ел суыткыч җыю заводында эшләдем. Линиядә суыткыч җыябыз, мин арыган хезмәттәшләремнең кәефем күтәрәм дип, төрле кызыклар эшләп, кыланып йөрим. Шунда егетләр “Талант! Син монда нишлисең? Синең урының театрда” дип әйтәләр иде. Аннары пандемия башланды. Барыбыз да авылларга кайттык. Менә шулай авылда чакта башымдагы уйлар тынгы бирмәде. Кабат театрга кайту турында уйлана башладым. Уртага салып киңәшләшкәннән соң, мин театрга кайттым, җитәкчелек каршы килмәде. Ике ел театрсыз яшәгән чакта төшләремә керә башлаган иде инде. Рольләр уйныйм, сәхнәдә йөрим, үзем репетициягә соңга калам икән имеш...
– Минзәлә театры репертуарында җирле авторларның фамилияләре дә, чит илнекеләр дә бар. Сезгә кайсылары якынрак?
И: Үзебезнекеләргә, татар авторларына күбрәк тартылам. Рухи яктан якын алар миңа. Телгә дә бәйле инде ул. Дөресен генә әйткәндә, әле хәзер дә минем русча сөйләшүем искитәрлек түгел. Гел татар мохитендә булгангамы икән инде ул?.. Мәктәптә бөтен фәннәр дә татар телендә иде. Алабугада укый башлагач та русчага җайлашу миңа бик авыр булды.
Комментарийлар