“TMTV” премиясен алганнан соң, татар эстрадасының Айлин исемле яңа йолдызы тагын да яктырак яна башлады. Эш шунда, Айлинның тантанага киеп килгән үзенчәлекле киеме халык арасында зур шау-шу куптарды. Шул рәвешле, халык үзе дә сизмәстән, Айлинның рейтингын күтәрде.
- Айлин, премия алуың белән котлыйбыз! Бу образ кемнең идеясе иде?
- Күлмәкне стилист Валери Иванишвили тәкъдим итте. Продюсерым бу образдан шикләнде, “шау-шу булачак” диде. Һәм ул хаклы булып чыкты. Ләкин без моңа әзер идек.
- Күлмәкне каян алдың? Бәясе ничә сум?
- Күлмәк - “Диор”дан, оригинал. Тукымасы - Италиядә, ә челтәре Франциядә эшләнгән. Аның бәясе – 70 мең сум.
- Тискәре фикерләрдән кәефең төштеме?
- Чын күңелдән әйтәм, мин кәефемне төшермим, киресенчә, миңа кызык. Кешегә фикер алышу өчен сәбәп биреп торырга кирәк. Киләсе юлы бик әхлаклы булачакмын, анысында да сөйләячәкләр, беләм. Бу бит шоу-бизнес. Мин барысына да әзер. Актриса булгач, теләсә нинди рольне уйный алам.
- Әти-әниең, ирең ни диде?
- Барысы да канәгать! Әти-әнием дә, ирем дә заманча фикер йөртә.
- “Кеше ни әйтер?” дип курыкмадыңмы?
- Мин күңелем һәм тәнем кушканча яшим. “Кеше ни әйтер икән?” дигән уй белән яшәмәвем белән бәхетле мин. Бик күп “лайклар” җыелды, язылучыларым да артты. Ә хейтерлар үзләре дә сизмәстән, миңа менә дигән реклама ясады. Рәхмәт!
Эльвира ШАКИРОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Сэхнэгэ кеше алдына чыккан жырчы, шул ук кеше фикеренэ бераз игътибар итэргэ тиештер ул, минемчэ. Тамашачына хормэт белэн карау кирэк.
0
0
0
0
Алай булгач ничек тудын шулай чык инде. Бергенэдэ этикет ЮК...
0
0