16+

Әбри Хәбриев: «Кем туасын, сабыйның туган көнендә генә беләчәкбез”, – дидек»

“Без хәзер бишәү!”, - дигән яңалык җиткерде Әбри Хәбриев.

Әбри Хәбриев: «Кем туасын, сабыйның туган көнендә генә беләчәкбез”, – дидек»

“Без хәзер бишәү!”, - дигән яңалык җиткерде Әбри Хәбриев.

3 гыйнвар көнне кичке сәгать 7дә артистның өченче баласы дөньяга килде. Бу шатлыклы хәбәрне Әбри (чын исеме - Данияр Галимулла улы Хәбриев) социаль челтәрдәге язылучыларына җиткерде.

– Данияр, өченче тапкыр әти булгансыз, котлыйбыз! Сау-сәламәт, бәхетле сабый булып үссен. Нинди хисләр күңелегездә?
– Баланы тотып карамагач, хисләрне аңлатып булмый әле. 10 ел сабый тоткан юк бит. Улыма 11 яшь тула. Аралары күбрәк булды инде. Беренче бала тугач та шулай бит. Сабый дөньяга килгән вакытта, әле бернәрсә аңламыйсың. Кулыңа баланы алгач, сүз белән аңлатып булмый торган хисләр туа. Авазлар әйтә башлагач, тәпи киткәч үзгә хисләр барлыкка килә. Шулай күңелгә кадерле мизгелләр өстәлә инде. Мин бик шатмын. Өченче тапкыр әти булу үзе бер сөенеч.

– Балалар шатландымы?
– Балалар бик сөенде. Дамирга: “Син абый булдың”, - дип әйткәч, кочаклап алды. Шундый нечкә күңелле ул безнең. Иң мөһиме, дус-тату, тигезлектә үссеннәр.

– Тормыш иптәшегез бала тудыру йортында идеме?
– Иртәнге якларда тормыш иптәшемнең эче авырта башлады. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык. Гөлчәчәкне бала тудыру йортына алып киттеләр. Кичке сәгать 7 тулып 5 минутта кызыбыз дөньяга килде. Үз көче белән тапты, Аллаһка шөкер.

– Нинди исем сайладыгыз?
– Исемнәр берничә. Әлегә очы-кырыена чыга алмадык. Соңгы тукталып калган исем – Хәлимә. Минем яраткан җырым бар, Салават абый Фәтхетдинов репертуарыннан:

“Ай, Хәлимә, Хәлимә,
Килсәң иде яныма.
Сөюемне беләсең бит,
Күз салмыйсың хәлемә” (җырлый)

– Ни өчен кем туасын белергә теләмәдегез?
– Хәзер “гендер пати” дигән мәҗлес үткәрү бик популяр. Бөтен дөньяга шоу ясап, шау-шу куптарып. “Ясап караргамы әллә”, - дип тә уйландык. Туганнарның, кунакларның исемлеген барлый башлагач кеше саны 100дән артып китте. Тагын бер мәҗлес, тагын шау-шу. Берсен чакырсаң, икенчесен дә чакырмый калып булмый. Шуңа күрә беркемне дә чакырмадык. “Кем туасын, сабыйның туган көнендә генә беләчәкбез”, – дидек. Элек әби-бабайлар заманындагы кебек. Бөтен УЗИларда да баланың җенесен әйтмәскә куштык. Дөресен генә әйткәндә, безгә кем туасы мөһим тугел иде. Улым да, кызым да бар. Иң мөһиме, балаларыбыз исән-сау, бәхетле булып үссен. Үзенә күрә баланың җенесен туган көнендә генә белү дә “мөгез” чыгару инде. 9 ай буе сабырлыкны уч төбенә җыеп йөрергә, көтәргә кирәк. Бу вакыт ничектер җиңел генә үтеп китте. Конвертны ачып карау теләге дә булмады. Аллаһ Тәгалә сабырлык бирде.

– Тормыш иптәшегезнең хәле ничек?
– Барысы да тәртиптә, Аллаһка Шөкер! Икесенең дә хәле яхшы, күз тимәсен. Кирәк-яракларны җыеп, хастаханәгә юл тотам әле. Аннан банкетка эшләргә барасы бар.

Редакциябез Әбри Хәбриевне бу шатлыклы вакыйга белән котлый. Кызыгыз бәхетле, сау-сәламәт булып үссен. Сабыегызны тигезлектә үстерергә язсын.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading