16+

Альбина Апанаева: "Җиңәргә дип бардым!"

Җырчы Альбина Апанаева “Миссис Россия International 2022” бәйгесендә катнашып җиңү белән кайтты. Ул “Гранд Миссис Россия International 2022” исеменә лаек булды һәм “Сәләт” номинациясендә җиңү яулады.

Альбина Апанаева: "Җиңәргә дип бардым!"

Җырчы Альбина Апанаева “Миссис Россия International 2022” бәйгесендә катнашып җиңү белән кайтты. Ул “Гранд Миссис Россия International 2022” исеменә лаек булды һәм “Сәләт” номинациясендә җиңү яулады.

“Моңа кадәр “Мисс Татарстан 2022” бәйгесендә “Иҗат” номинациясендә җиңү яулаган идем. Шуннан соң мине Ростов на Дону шәһәренә чакырдылар. Башта барыргамы, юкмы дип тә уйлаган идем. Нәтиҗәдә Татарстан данын яклап кайтырга кирәк дигән фикергә килдем. Безне шәһәр үзәгендәге затлы кунакханәгә урнаштырдылар. Танышу кичендә “Чын дустым”, финалда “Бөркет” җырларын башкардым. Миннән кала Северодвинск шәһәреннән тагын бер җырчы кыз бар иде”, - ди Альбина.

Аның әйтүенчә, бәйгедәге көндәшләрнең барысы да көчле һәм җиңүгә лаеклы булган. “Ләкин мин җиңәргә дип бардым һәм җиңүемә ышандым! Хәзер инде мине Грузиядә узачак бәйгегә Россия данын якларга чакыралар. Менә анысы турында уйлыйсы бар. Бәлки барырмын да”, - ди җырчы.

“Миссис Россия International 2022” конкурсының 10 еллык тарихы бар. Ул Ростов шәһәрендә үткәрелә. Финал өлеше исә 10-15 октябрь көннәрендә булган. Анда 8 шәһәрдән 11 гүзәл зат катнашкан. Алар гаилә кыйммәтләре, игелекле гамәлләр, кызыксынулар, һөнәргә мәхәббәт турында сөйләгән, бар булган осталыкларын күрсәткән. 

Финалның бер көне милли рухта узган, ягъни катнашучы кызлар милли киемнәр, үз халыкларының милли ашларын тәкъдим иткән. Әйтик, Яшел Үзән кызы Ольга Елизарова бишбармак, Казан кызы Эльмира Грабалина чәк-чәк, Лениногорск кызы Альмина Гафарова пылау пешергән. 

Альбина Апанаева исә әбисе рецепты буенча манты белән кош теле пешергән. “Бәйгенең бу өлешендә милли мохит тудырырга теләдем. Шунда яшәүче татарларга аерым рәхмәтемне җиткерергә телим, чөнки бу ризыкларны ничә көн алдан үзең белән алып килү мөмкин түгел. Алар булышты, шунда пешердек. Ун төрле үләннән хуш исле чәй, аның янына җиләк кайнатмасы белән бал да әзерләдем. Жюри әгъзалары милли ризыкларны авыз иткәндә, халкыбызның “Ай, былбылым” җырын башкардым”, - ди Альбина.

“Миссис Россия International 2022” бәйгесендә җиңгән Альбина Апанаевага кул белән ясалган таҗ, ювелир эшләнмәләр, косметика һәм күп санлы сертификатлар бүләк иткәннәр. Альбинаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр телибез!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading