16+

Альбина Әхмәтова: “Безгә язылганны безгә генә үтәсе”

“Юллар чатында ялгызың калсаң, яшь йөрәгемне сагышка салсаң, гафу ит диеп, яныма килмә, күз яшем белән алдармын, димә”... Бу җыр сүзләрен кайсыгыз хәтерли? 2000 еллар башында Альбина Әхмәтова башкара иде аны...

Альбина Әхмәтова: “Безгә язылганны безгә генә үтәсе”

“Юллар чатында ялгызың калсаң, яшь йөрәгемне сагышка салсаң, гафу ит диеп, яныма килмә, күз яшем белән алдармын, димә”... Бу җыр сүзләрен кайсыгыз хәтерли? 2000 еллар башында Альбина Әхмәтова башкара иде аны...

Шулай ук җырчы репертуарында “Көнләшү”, “Йөрәк” һәм башка популяр җырлары бар иде. Альбина үз исемен үзгәрткән, Татарстаннан чит төбәкләрдә яшәргә өлгергән. Аның хәзерге исеме – Сәйдәш. Мин бу хакта белми идем, шуңа күрә әңгәмәдәшемә Альбина дип эндәштем. 

“Табак-савыт та юдым, официант булып та эшләдем”
-    “Бүген болытлар никтер йокламый, тама тамчылар, тама туктамый” әле. Шушы яңгырлы көндә яныма килгәнең өчен рәхмәт.
-    Карале, син дә хәтерлисең икән бу җырны. 20 ел элек язган идек без аны. Шушы җырның популярлашып китүе – минем өчен ниндидер бер грандиоз хәл кебек иде. Менә хәзер ул көннәрне искә төшереп утырам. Гастрольләр, концертлар, дискотекалар, җыр яздырулар... Бу көннәр еракта калган.

-    Хәзер кайда эшлисең, ни белән шөгыльләнәсең?
-    2022 елдан Казанда мин. Хәзер Кариев театрында администратор вазифасында эшлим.

-    2022 елга кадәр кайда булдың? Күптән киттеңме Казаннан?
-    2014 елда Санкт-Петербургка күчәргә булдым. Минем гел театр сәхнәсендә уйныйсым килә иде. Питердагы театраль институтларының берсенә укырга кердем. Татар эстрадасы белән бәйле хезмәтемне туктатырга уйлагач, ул вакыттагы продюсерым Радик Артемьев: “Син сәхнәсез яши алмаячаксыз”, - дигән иде. Ул хаклы булган. Җырлаудан туктагач, депрессиягә бирелдем. Шуңа күрә актерлык осталыгы белән бәйле уку йортына кердем.

-    Альбина, театрда хезмәт иттеңме соң?
-    Мин Альбина түгел, яме, Алинә. Паспорттагы исемем Сәйдәш хәзер. Исемемне үзгәртүемне күпләр белми. 2015 елда Питерда укыганда алмаштырдым. Мулла кушуы буенча мин Сәидә. Ә Сәидә “бәхетле” дигәнне аңлата. Песиемнең исеме дә Сәйдәш. Фамилиям дә башка. Мин Мансурова. Фамилиям бабамның исеменнән алынган.

-    Сәбәбе нидә? Үз-үзеңнән качу түгелме бу?
-    Миңа үземнең исемем ошамый иде. Аннан соң Питерга күчкәч, яңа тормышым башланды. Мин хәтта сәхнәгә дә үз исемем белән чыгарга теләмәгән идем. Әмма ул вакытта исемемне үзгәртергә кыюлыгым җитмәгәндер.

-    Соравыма кире әйләнеп кайтып, театрда актриса булып эшләдеңме?
-    Укуым тәмамлангач, ярык тагарак алдында калдым. Театрларның күбесенә барып карадым, тик мине беркая да алмадылар. Хәтта үз программамны да йә рөхсәт бирмәделәр, йә буш вакансияләрнең булмавын әйттеләр. Шулай ук йөземнең дә “татарча” булуын өнәп бетелмәгән очраклар булды. Миңа: “Татар булгач, рус театрында Маша белән Наташаны уйный алмассың”, - диделәр. Шуннан соң квестлар оештыра торган оешмага урнаштым. Казандагы Камал театрына да барып карадым, тик миңа ул вакытта утыз тугыз яшь иде инде. Ә алар яшьләрне җыялар иде. 

Кайда гына эшләмәдем инде мин... Табак-савыт та юдым, официант булып та эшләдем. Әмма бу юлларны үтәргә тиеш булганмын, мин бик рәхмәтле. Безгә язылганны безгә генә үтәсе. 

-    Чит илдә дә эшләп алгансың дип беләм. 
-    Мин чит илдә лайнерда официант булып эшләдем. Бу 2020 ел иде. Круиз ай ярым вакытка сузыла иде. Төрле ил әһелләре белән аралаштым. Чит илдә кояш, тирән диңгез! Минем гел чит илдә яшисем килә иде, шуңа күрә бу хыялым да яртылаш булса да тормышка ашты, дияргә була. 

-    Нинди илләр күрдең?
-    Италия, Франция һәм башкалар. Күпләр бу илләрне күрергә хыялланып яши. Аллаһка шундый мөмкинлекне миңа биргәне өчен рәхмәт. 

“Беренче мәхәббәтем иде...”
-    Ник киттең эстрададан?
-    Татарча “максимализм” дигән сүз тәрҗемә ителәме ул? Минем ул вакыттагы егетемә җырлаучы пар кирәкми иде. Кем икәнен әйтмим, ул инде өйләнгән, балалары да бар. Әмма ул – татар эстрадасының артистларының берсе. Безнең юлларның ул вакытта аерылуына мин хәзер шат кына, чөнки без аның белән бергә булсак, мин Татарстанда калыр идем. 

-    Җавапсыз мәхәббәт?
-    Әйе, шулай дип әйтсәк, дөрес булыр. Мәхәббәт ул булмый җавапсыз, дисәләр дә, минем тәҗрибәм башка төрле. Булганы булган инде. Аның белән мөнәсәбәтләр төзи алмагач, эстрадада балкуымның эйфориясе сүнә башлагач, мин Питерга күчтем.

-    Ул артистның исемен әйтмисеңме?
-    Юк, кирәкми. Үткәндә калды ич инде ул. Ялгыш күрешсәк, сөйләшеп тә ала алабыз. Беләсеңме, ул хәтеремдә беренче саф мәхәббәт образы буларак сакланган.

-    “Тик син минем мәхәббәтем, бердән-берем, сөйгән ярым” дигән җырың аңа багышланган идеме?
-    Юк, бу җырны яздырганда без таныш түгел идек әле. Хәтерләсәң, бу композиция вакытында бик популяр иде. Дискотекаларда гел шуны башкара идем.

-    Эстрададан китү бары тик синең карарың идеме?
-    Ничек боргалыйсың... Ул артист беркайчан да миңа: “Сәхнәдән кит, җырлама”, - димәде. Әмма мин аның белән ул вакытта дустанә мөнәсәбәттә калырга риза түгел идем. Шуңа күрә “Барс”лар белән килешүемне таркаттым да алга таба атларга карар кылдым. Шуны өстисем килә: минем никтер рус телендә җырлыйсым килә иде. 

-    Син үзеңне профессиональ җырчы дип саныйсыңмы?
-    Юк, әлбәттә. Мин беркайчан да профессиональ җырчы буларак чыгыш ясамадым. Белгәнчә җырладым. Чаллыдагы музыка мәктәбендә флейтада уйнарга өйрәндем. Аннан соң миңа кечкенәдән үк: “Синең моңың юк, син җырлый белмисең”, - диләр иде.

-    “Барс медиа”га ничек килеп эләктең?
-    Язмыш эше иде ул. Мин дус кызыма ияреп кенә бардым. Ул: “Барыйк, син дә үзеңне сынап карарсың”, - диде. Беләсеңме, кастингтан соң миңа үземне сынап карарга мөмкинлек бирделәр. Мин, бәхет кошы тоткан кебек очынып, Чаллыдан Казанга күчтем. 

-    Эстрада, шоу-бизнес өметләреңне акладымы?
-    Ул вакытта Иркә, Ландышлар популярлашып киткәннәр иде. Никтер мин үзем гастрольләр вакытында еш кына егетләр белән аралаша идем. Аннан соң... Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр инде, тик башка кызлар миңа көлеп кенә карыйлар иде кебек. Мин егерме яшьлек хыялый кыз идем. Гастрольләрдән кайткач, елый идем... Мин “Барс”лар белән дүрт ел эшләдем. Шушы тәҗрибәм өчен язмышыма рәхмәтле. 

-    Кире татар эстрадасына кайтырга теләгең юкмы?
-    2022 елда кабат җырлар яздырып караган идем мин. Әмма үз-үземнән канәгать түгел идем, ягъни үземне эстрадада күрми идем инде мин. Студиядә җырлар яздырганда авыр катлаулы эш башкарган кебек хис итә идем үземне. Беләсеңме, шушы вакытта мин тирән депрессиягә бирелдем. Һәм ярты ел дәвамында психика белән бәйле терапия үттем. Нәкъ менә җыр дөньясы минем өчен түгел.

“Әлегә мин бары тик үземә генә ышана алам”
-    Сәйдәш, син кияүдә түгел, балаларың да юк...

-    Шулай язылган, күрәсең. Мин беркайчан да кияүгә чыкмыйм, димәдем. Әлбәттә, янымда үземне көчсез хис итә алырлык терәк булса, мин тагы да бәхетле булыр идем. Баланы да, кирәк булганга гына, табып булмый бит. Бала тигезлектә тәрбияләнергә тиеш. Бәлки киләчәктә юлларымда миңа тиң яр очрар әле. Хәзергә балаларым урынына песиләрем бар. Мин волонтер, ягъни авыру песиләрне карыйм, аларны гаиләләргә урнаштырам. 

-    Синең иреңә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
-    Мин йорт хайваннарын яратам. Минем менә шушы ягымны кабул итә алырлык кеше кирәк. Шулай ук, минемчә, юмор хисле кеше миңа туры килер иде. Юмартлык, ихласлык сыйфатлары да минем өчен мөхим. Һәм, әлбәттә, мин үземне бераз булса да көчсез хис итәр идем. Әлегә бар дөньямны әнием ярдәме белән үзем тартам.

-    Син бик көчле күренәсең шул...
-    Нишлим соң, әлегә башка чарам юк. Әмма мин көчсез, назлы хатын-кыз була беләм. Янымда миннән дә көчлерәк ир-ат булганда, хәтта йөрү рәвешем дә, сөйләшүем дә үзгәрә. Шулай да әлегә мин бары тик үземә генә ышана алам.

-    Җырчы Ландыш “Кара күзләр” җырыңны яңартты. Ул синең белән элемтәгә кергән идеме?
-    Әлбәттә, ул бу җырны яздырыр алдыннан минем белән киңәшләште. Беләсеңме, ул җырлаган вариант миңа хәтта күбрәк ошады. Һәм мин шушы җырның кабат яңгыравына шат кына. 

-    Эстрадада кем белән тыгыз аралашасың?
-    Илдар Әхмәтов белән дуслар без. Ииих, аны кадерләп кенә бетермиләр. Андагы сәләт, ул бөтен жанрларда да җырлый ала. Мин бөтенесе белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Бүген үзем дә театр дөньясында кайнагач, еш кына кайберләре белән очрашабыз. Мин әле дә таныйлар икән. 

-    Киләчәктә үзең актриса буларак сәхнәдә уйнарга теләр идеңме?
-    Бу – минем хыялым. Әйе, әлегә мин администратор ролендә һәм үз эшемнән мин канәгать. Шулай да әле дә өметем бар. Бәлки театр сәхнәсендә Сәйдәш Мансурова исемле актриса да балкыр әле бер.

Алинә Айдарова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading