Егетләр Аурика исемле Америка кызы белән “Ял итәбез” дигән җыр яздырган. Инде клиплары да дөнья күрде. Бу "тәҗрибә"не халык кабул итә алырмы?
Скопировать ссылку
Егетләр Аурика исемле Америка кызы белән “Ял итәбез” дигән җыр яздырган. Инде клиплары да дөнья күрде. Бу "тәҗрибә"не халык кабул итә алырмы?
“Аурика Палий бүгенге көндә Уфада яши. Ул татар һәм рус җырларын инглиз теленә тәрҗемә итеп җырлый. Без аны Инстаграмда күреп алып таныштык. Моңа кадәр булмаган, күренмәгән шаккаттыргыч яңалык әзерлисе килде. Минемчә, татар эстрадасында инглизчә-татарча җырның булганы юк иде әле. Бу тәҗрибә кызыклы килеп чыкты. Мондый җырлар алга таба да булачак. Бу әле башы гына”, - диде Алмаз Юнысов.
Бу тәҗрибәне татар җәмәгатьчелеге ничек кабул итәр соң? Әйтик, клипта бер егетнең ваннада шампан шәрабе коенуы каршылыклы фикерләр уятыр кебек. Бу сорауны Алманың үзенә дә юлладым.
Комментарийлар