16+

Алмаз Мирзаянов: “Эстрадада 80 % чамасы җырчыларның музыкантлары бары сәхнә тутыру өчен генә басып тора”

Миңа “Татар җыры” да, “Болгар радиосы” дипломнары да кирәк түгел, ди артист, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов.

Алмаз Мирзаянов: “Эстрадада 80 % чамасы җырчыларның музыкантлары бары сәхнә тутыру өчен генә басып тора”

Миңа “Татар җыры” да, “Болгар радиосы” дипломнары да кирәк түгел, ди артист, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов.

-Әгәр дә мин дә “Алтын барс” премиясенә лаек булам икән инде, татар җырының нинди дәрәҗәдә төшкәнен аңларга була инде, - ди ул. 

  Ник үзегезне шулай кимсетәсез? Сездән начаррак чыгыш ясаучылар да андый премияләргә ия була бит, дим мин гаҗәпләнеп. 

  -Андый бүләкләрне чын җырчылар алырга тиеш. Җырчы дигән сүзне минем белән янәшә куярга ярамый. Бар җырчылар, бар артистлар. Җырчы ул — дөрес итеп җырлаучы. Җырлауның үз кагыйдәләре бар. Ике юлны җырлаганнан соң “әй” дип кычкырганнарны мин җырчылар рәтенә кертмәс идем, - ди Алмаз Мирзаянов.

  Үз програмаасын төзеп, гастрольләр белән чыгыш ясарга аны тамашачысы үзе этәрә. Җыр да яздырасы түгел идем, әмма кайбер нәрсәләрне сүз белән генә аңлатып, әйтеп бетереп булмый, ди ул. Казанда хәтта концерт куймаска да ниятләгән була, әмма нәтиҗәдә, өстәмә концерт та куярга туры килә үзенә. 

  -Мин беркайчан да чакырулар таратканым юк. Билетлар да өләшеп йөрмим. Кеше үзе теләп килергә тиеш. Чакыру билетларын сорап килгән артистларга һәм якыннарыма гына бирәм. Сораучылар бик күп булды. Моның беренче елы, беренче концерты дип, артистлар үзләре түләп барса да була инде. Иң мөһиме кызыксыналар, шуңа сүз дә әйтеп булмый, - дип саный Алмаз Мирзаянов. 

Артист татар эстрадасының кайбер серләрен дә ачты. 

  -Хәзерге эстрадада 80 процент чамасы җырчыларның музыкантлары бары сәхнә тутыру өчен генә басып тора. Аларның гитаралары да, башка музыкаль инструментлары  кабынмаган да булырга мөмкин, хәтта. Хәзер синтезаторда уйнаучы юк. Ниндидер бизәлеш эшләргә була. Әмма турыдан-туры уйнап булмый. Гитара да шулай ук. Илсөя Бәдретдиновада Сергей Тихонов бик көчле гитарачы. Аннан Рифат Зариповта уйныйлар һәм “Бәйрәм” ансамблендәге Марсель Шәмсетдинов уйный. Бәлки, мин генә белеп бетермимдер. Тик аларны уйнату бик кыйммәт һәм зур чыгымнар сорый. Алар уйнасын өчен билет бәяләрен арттырырга кирәк. Ә бәяне 50 сумга гына арттырсаң да, сүзе чыга, - ди Алмаз. 

Фото: социаль челтәрдән

                                                                                                                                                                         Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading