Җырчы, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаяновны “үз авылыңдагы Сабан туена кайтасы урында акчага алданып, чит җирдә Сабан туенда җырлап йөрисең”, дип тәнкыйтьләгәннәр. Алмаз да җавапсыз калмаган.
Инстаграмда Алмаз Мирзаяновка мондый тәнкыйть килгән: “Танылган артистлар, гадәттә, туган авылларына кайтып Сабан туе үткәрә, ә сез Бүләргә кайтасы урында акчага алданып чит җирдә Сабан туенда җырлап йөрисез”.
Алмаз да җавапсыз калмаган. “Зуррак сәхнәгә беренче адымнарымны ясаган вакыттан ук авылда бәйрәмнәр оештырдым! Беренче елны клуб каршындагы мәйданчыкта, аннары артистлар җыелышып Сабан туе мәйданында Камаз арбасын сәхнә итеп зуур концерт куйдык! Хәтта юри утны аерулары да, юктан сугыш чыгарулары да тагын бәйрәм оештырасы килү теләген бетермәде!
30 яшьлегемә меңләгән тамашачыга, 3 автобус популяр артистлар кайтып тамаша күрсәттеләр! Бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем! Кыек сүзләр дә булды, ишетмәскә тырыштым! Ел саен уздырып була торган мероприятие түгел ул! Бигрәк тә җирлекнең җитәкчелеге һәм хәллерәк кешеләр “Әйдә, Алмаз, эшлик әле” дип тормаганда! Мин аларны хәзер бик яхшы аңлыйм. Күпме генә яхшы булсын дип тырышсаң да, барыбер бер буклы сыер бөтенесен боза икән ул.
Киләсе елга 35 яшьлекне тагын да шәбрәк итеп уздырырга дигән уйларым бер мизгелдә юкка чыкты! Быел, Аллаһ боерса, әйткән нәзеремне үтәп, әниемнең туган авылында авылдашлар, туганнар җыены ясап алсам, шул җитәр. Рәхмәт сезгә, Ялалова Раилә! @ialalovarailia Зурладыгыз! Миңа бөтен кеше алдында нахак яла яккансыз икән, җавапны да бөтенесе дә күрсен!? Тик аңа карата начар сүз язмавыгызны үтенәм, якташ бит все таки!” - дип язган Алмаз Мирзаянов.
Комментарийлар