16+

Әнвәр Нургалиев: «Бу хәл шушы карар белән тәмамланыр дип ышанып калабыз...»

Башкортстанның Чишмә районы суды танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган авариядә гаепле кешегә хөкем карары чыгарган иде. Юл һәлакәтендә гаепле дип Вадим Латыйпов танылды.

Әнвәр Нургалиев: «Бу хәл шушы карар белән тәмамланыр дип ышанып калабыз...»

Башкортстанның Чишмә районы суды танылган җырчы Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган авариядә гаепле кешегә хөкем карары чыгарган иде. Юл һәлакәтендә гаепле дип Вадим Латыйпов танылды.

Ул хөкем белән килешмичә карар буенча шикаять белдерде. Бүген Башкортстанның Югары суды Чишмә район суды чыгарган карарны үзгәртмичә, гаепләнүчене 7 елга колониягә җибәрү карарын кабул итте.
- Юл һәлакәтендә гаепләнүче колониягә китәчәк. Ул үз гаебен танымады, гафу да үтенмәде. Бөтенебез мораль яктан ардык. Бу хәл шушы карар белән тәмамланыр дип ышанып калабыз, - дип белдерде Әнвәр Нургалиев социаль челтәрендә.
Исегезгә төшерәбез, 33 яшьлек Сәфәрова Чишмә авылында Революция урамындагы баганага бәрелеп, каза урынында алган яралардан һәлак булды. Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы, танылган блогер, өч бала әнисе Диана Сәфәрова руль артында булган. Җирле халык әйтүенчә, аның юлын «кистереп чыкканнар».
"Шәһри Казан"га биргән интервьюда Әнвәр гаепләнүченең гамәлләренә карата үз фикерен  әйткән иде
- Без гаепләнүчене төрмәгә утыртырга теләмибез. Безгә: “Балаларны карыйм, аларны калдырмыйм, ярдәм итәм”, - дигән сүз кирәк. Гаепләнүчедән әлегә андый сүзләр ишетмәдем. Белмим, ул кеше нәрсә уйлыйдыр. Бәлки, зиһене чуалгандыр. Судья дөрес хөкем чыгарыр дип өметләнәбез. Дәлилләр җыелган. Әлегә балаларны апам карый. Тик аның да яше бара. Мин дә балаларга көчемнән килгән кадәр ярдәм итеп торам. Бәлки, киләчәктә аларны тәрбияләүне үз кулларыма алырмын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

1

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading