Бүген бик шәхси, хәтта бераз интим теманы күтәрергә булдык: популяр артистларыбыз кочаклашырга һәм үбешергә яратамы?
Бу гамәлләрне кемнәр белән башкаралар? Сорауларга җавап таптык, барысы да әлеге язмада.
“Үбешергә дә, кочаклашырга да бик яратам, әмма бу эшләрне башкарырга әлегә сөйгән ярым юк”, – дип елмая Аиша. Аңа карамастан, җырчы үзенең иң якын кешеләренең берсен – кызын көннәр буе үбә-кочаклый, бар назына күмә. “Кочаклашу-үбешү яхшы тактиль энергетика өсти, шуңа күрә күбрәк яратышып, кочаклашып торыйк”, – ди ул.
“Кочаклашырга һәм үбешергә кем яратмый икән ул?”, – дип елмая һәрвакыт кочаклашып исәнләшергә яратучы Алмаз Зәкиев. “Кочаклап исәнләшкәч, кешенең йөзенә җылылык кергән кебек тоела. Көненә ничә тапкыр икәнен әйтә алмыйм, әмма яраткан кешеләрем белән бик еш кочаклашып торам. Шуңа күрә кочаклашып, үбешеп, яратышып яшәгез”, – ди җырчы.
Әнвәр абый Нургалиев безгә хит композициясендә “Кочаклама яратмыйча” дип өнди, ә бүген ул темабызга карата фикере белән дә бүлешә. “Үбешергә бик яратмыйм, ә менә кочаклашырга яратам! Көненә хет 10-15, хәтта күберәк тә әле җимешемне, кызымны кочаклап торам. Улым белән исә бераз сирәгрәк кочаклашам”, – дип ассызыклый җырчы.
“Без 1980-1990 елгы балалар артык назлы мохиттә үсмәдек. Әти-әниләребез эшләде дә, эшләде. Безне алар бик яратты, әмма гаиләбездә һәрвакыт кочаклашып-үбешеп тору дигән нәрсә булмады”,– дип сүз тотты Миләүшә Сафина. Үз балаларына карата исә җырчы назын жәлләми. “Кочаклашу-үбешү ягыннан бераз кыргыерак булсам да, мөмкинлек чыккан саен кочаклап-үбеп торам балаларымны. Җылылыгымны бирергә бик яратам, аннары икеләтә кайта бит ул”,– дип елмая җырчы.
Нияз Хаматшин исә кочаклашырга да, үбешергә дә яратмый булып чыкты! “Мине бик тә кочакларга теләгән кешене, әлбәттә, кочакларга туры килә инде ул. Артык ялагайлану ачуымны чыгара. Ә болай бары тик хатынымны, кызларымны һәм әнкәемне кочаклыйм. Шулай ук дус-туганнар, абзыйлар белән очрашкач, кул биреп, кочаклап алырга мөмкинмен”,– дип бүлешә җырчы.
Лилия Хәйруллина көненә миллион тапкыр балалары белән кочаклашып-үбешеп торырга ярата. “Бу темага кагылышлы бер хатирә искә төште”,– ди ул. “Америкада булганда Таймс-скверда дөньякүләм кочаклашу көне үткәрәләр иде. Табличкалар белән кешеләр тора һәм аларны һәр теләгән килеп кочаклый ала. Бу үзләрен ялгыз хис иткән шәхесләргә аеруча кирәктер”,– дип бүлешә җырчы. Шулай ук кочаклашу кешеләргә яхшы энергия өсти, психологлар да моны раслаган икәнен ассызыклый Лилия.
“Мин бик тактиль кеше, кочаклашырга яратам”,– дип бүлеште Сиринә Зәйнетдинова. “Гаиләм белән, гомумән, сеңелләрем белән бик тә-бик тә кочаклашырга яратабыз. Кызымны, иремне пәп итмичә эшкә җибәрмим. Әнием белән дә очрашкан саен бер-беребезне пәп итеп бетерәбез, менә шундый без”, -дип җылы җавап кайтарды җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар