Алмаз һәм Айдар Юнысовлар - Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы егетләр. Алар композитордар да, баянчылар да, җырчылар да...
Күпләр аларны бик охшаш ди, хәтта аермый да. Ə менә егетләрнең якыннары өчен алар икесе ике төрле, бөтенләй дә бер-берсенә охшамаган кешеләр.
- Сәхнәдә киемнәрегез бертөсле, көнкүрештә ничек?
Алмаз:
- Унсигез яшькә кадәр бертөрле киенеп йөрдек. Ә соңыннан инде, иреккә чыгып, рәхәтләнеп, һәрберебез үз зәвыгына таянып киенә башлады. Зәвыкларыыз туры килми. Шуңа да кибеттә аерым-аерым йөрибез. Концерт костюмнарын эзләгәндә, әлбәттә, бергәләп чыгабыз. Кайчак икебезгә бер үк төсле кием эзләп, хәлдән таябыз, чөнки бер үк үлчәмдәге икебезнең дә күңеленә хуш килгән киемне табу бик авыр.
- Сәхнәдә сезне баянсыз күз алдына да китерү мөмкин түгел...
Айдар:
- Балачакан җыр-моңга гашыйк идек. Гаиләдә барысы да җырлый, картәти баянда уйнады. Әти ягыннан да, әни ягыннан да бөтен туганнарыбыз – гармунчылар.
- Ә җырлар иҗат итү сәләте кайчан ачылды?
Алмаз:
- 15-16 яшьләрдә. Уйламаган җирдән, күңелдә бер матур көй туды, аннары сүзләре язылды. “Кадерлик дуслыкны” дип аталган беренче җырыбыз иде ул.
Айдар:
- Миндә бу сәләт соңрак ачыды. Училищеда укыган вакытта, баянда уйнап утырганда, үзеннән-үзе бер көй туды. Авылда бәрәңге алганда кушымтасы барлыкка килде. Бакчадан кергәч, шуны Алмазга күрсәттем дә, ул шундук сүзләрен язды. Шулай “Яшик бу дөньяны яратып” җыры язылды һәм Салават Фәтхетдинов аны озак еллар башкарып йөрде.
- Игезәкләр булгач, кызыклы хәлләргә еш очрыйсыздыр?
Айдар:
- Бервакыт Алмаз авырып, дәваханәгә ятты. Шул вакытка ул катнашырга тиеш җитди музыкаль чара билгеләнгән. Тик аны дәваханәдән җибәрмиләр. Ә чара бик мөһим, катнашмый булмый. Нәтиҗәдә, Алмаз белән алыштык һәм чирле кыяфәт ясап, аның урынына палатага кереп яттым. Биш минут та үтмәде, палатага шәфкать туташы кереп, процедурныйга чакырды. Укол кадатмас өчен нинди генә хәйлә уйлап тапмасам да, Алмазга тиешле антибиотикның бер дозасын үземә алып чыгарга туры килде.
Комментарийлар