16+

Айгөл Нәбиуллина машина белән Кырымга барган: "Куркыныч юл дип борчылмагыз"

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “BEZ” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина гаиләсе машина белән Кырымга сәяхәт итте. Ялга баруы, бәяләр һәм башкалар турында Айгөл тәфсилләп сөйләде. 

Айгөл Нәбиуллина машина белән Кырымга барган: "Куркыныч юл дип борчылмагыз"

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “BEZ” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина гаиләсе машина белән Кырымга сәяхәт итте. Ялга баруы, бәяләр һәм башкалар турында Айгөл тәфсилләп сөйләде. 

“Беренче тапкыр гаилә белән ял итәргә ерак сәфәргә барырга ниятләдек. Кырымга самолетлар очмый, ә поезд белән баруга караганда, машина белән баруны, бар якларын үлчәгәч, кулайрак санадык.

2300 чакрым. Ялтаның Гаспра дип аталган урынында, эш урыныннан, сак астында булган, ябык отель. Нәкъ диңгез яры буенда.

Иртән 9.00дә өйдән кузгалдык. Рульдә ирем белән чиратлап бардык. Күбрәк ул рульдә булды. Машина зур түгел, шкода етти. Ике зур мендәр алдым. Алдагы пассажир урындыгын алга яткырып куйдык. Кызым белән артта, икебез ике яктан мендәргә баш салып, ятып, аякларны алдагы яткырган утыргычка сузып бардык. Бик җайлы булды. Күп итеп сулар, салфеткалар алдык юлга. Бераз ризык, чәй, кабымлыклар. Еш туктадык, чыгып йөреп алдык, кафега кереп ашадык.

Беренче көнне кичке 22.00дә инде юл өстендәге бер мотельгә кереп йокладык. 3000 тора бәясе. Икенче көнне йокы туйдырып 7.30да кузгалдык. Машина белән барганда, йокы туйган булу, ял иткән булу мөһим. Юлда күпкә җиңелрәк була.

Икенче көнне иртән таныш булмаган заправкада бензин салган идек, машина начар тарта башлады. Двигатель трубиналы, шуңа начар бензин бик тиз сизелә. Юлда СТО эзләргә туры килде. Ике сәгать ярым вакыт машинаны карату һәм свечаларын алыштыруга китте. Төнге 12ләр тирәсендә Кырым күперенә килеп җиттек. Бөкедә 1 сәгать 15 минут тирәсе, аннан тикшерү процедуралары - 1,5 тирәсе күперне яулауга китте. Төнлә инде туктап кунмадык. Иртәнге 5.30да Ялтага килеп җиттек.

Машина белән баруның иң уңай ягы – теләгән җиргә, теләгән вакытта барып, күреп, йөреп кайту мөмкинлеге. Әлбәттә, бәя һәм ирек ягыннан да кулай.
Күпме бензин китте дигәннән, ике якка юлга - 20 мең сум тирәсе. Ярымутрау эчендә йөрүләрне санамыйча, әлбәттә.

Кырым табигатенең матурлыгына шаккаттым! Ташлы тауларның биеклеге, бөеклеге, серпантиннар, һәр өлеше диярлек диңгез ярында булуы, биек баскычлар, 30-40 гектарлы парклар, урманнар, агачлар, чәчәкләргә төренгән булуы, кипарислар, розаларның искиткеч матурлыгы – аларны язып сүрәтләп кенә булмый. Барып күрү кирәк! Тарихи эзләре күп булуы да үзенчәлекле. 

Борынгы заманнардан Россия империясе императорлары, ханнар, графлар Кырымда дворец, усадьбалар тотканнар. Берничә гасыр элек төзелгән зур сарайлар сакланган. Бик күп җирләрдә булдык. Ялтаны аркылыга буйга йөреп чыктык, герой-шәһәр Севастопольдә булдык. Бахчисарай бик ошады. 

Ә инде диңгезгә килгәндә, искиткеч чиста! Бишенче каттагы безнең номер балконыннан үтә күренмәле булып күренә! Кайбер көннәрне медузалар күп булды, ә кайбер көннәрдә бөтенләй юк иде. Берничә тапкыр яр буенда ук дельфиннар йөзде. Акчарлаклар күпләп оча, кешеләргә ияләшеп беткәннәр, хәтта кулдан ашыйлар, балконга килеп куналар.

Отелебез искиткеч яхшы урында, диңгез ярында ук иде, һәр төн диңгез шавын тыңлап йокладык. Бәяләргә килгәндә, уртача. Бензин бәясе 8-10 сумга артыграк. Курорт шәһәр булганга, ризык бәясе дә бераз артыграк. Әмма кафеларда тукланып чыгу кыйммәт түгел. Сочи яклары белән чагыштырганда, күпкә арзанрак.

Узган елны Сочида булдык. Мин әле үткән елгы бәяләр белән чагыштырам. Сочи якларында пляжларда кеше өстенә кеше, лежаклар арендасы ярты көнгә 250 сум. Кырымда җәмәгать пляжларында бәяләр дә арзанрак, иркен, чиста һәм суы чиста. Безнең пляж үзебезнеке иде, мин махсус җәмәгать пляжына барып күзәтеп чыктым.

Түгәрәкләп шуны әйтәм, Кырым ялы чит илләрдән һич ким түгел! Әлбәттә, отельдән тора монысы. Һәм ерак, тынычсыз, куркыныч юл, дип борчылмагыз. Юллар яхшы, без М4 да түләүле трассадан күп бардык. Бер якка 1500 тирәсе түләдек, ахры. Кырым күпере җентекләп тикшерелеп, тәүлек дәвамында сак астында. Борчыла торган түгел.

Кырымга җыенучыларга күңелле яллар, җиңел юллар телим!” – ди Айгөл.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading