Җырчы татар эстрадасында өч чибәр җырчы кемнәр дигән сорауга җавап биргән. Башка сорауларга башка җаваплары да бар.
Азат Абитов "Рәшит Ваһапов фестивале"нең шәхси сәхифәсендә блиц-сорауларга җавап биргән.
- Татар эстрадасында өч иң чибәр җырчы дип кемне саныйсың?
- Рәнис Габбазов. Җырчы егетләрне әйтәсеңме?
- Кыз булырга да мөмкин.
- Әлбәттә, беренче урында Гөлсирин Абдуллина. Рәнис Габбазов, Алия Карачурина булсын.
- Хатыныңа беркайчан да нәрсәне кичермисең?
- Хыянәтне, әлбәттә.
- Синең ачуыңны китерә торган сорау?
- Кайчан бәбиләрегез була?
- Синнән олырак кызлар белән йөргәнең булдымы?
- Юк. Ә, булды. Хатын миннән бер көнгә олырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар