Билгеле булганча, Алсу Фазлыева өченче тапкыр әни булырга җыена. Азат киләчәген уйлап, сәхнәдә Алсуга алмаш тапкан.
Азат Рифат Зариповның хатыны Диләрә белән дуэт җырларга җыена. Үзе бу хакта: “Татар эстрадасында беренче тапкыр!” - ди. “Рифат Казан концертларына әзерләнә, Алсу декрет ялында. Ә без Диләрә белән уникаль дуэт әзерлибез”, - дип язган Азат.
Видеода Диләрә белән Азат үзара ярыша. Диләрә Рифатның җырын, Азат үзенекен җырлый. Кем беренче бутала, шул – җиңелә. Видеода күренгәнчә, Диләрә җиңә!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар