16+

"Балалар премиясе": Җыр турында, гомумән, онытылды

Абау, никадәр сәләтле бала! Нинди генә түгәрәкләргә йөрмиләр, эшлиләр, моңа өстәп җырлыйлар да. Армыйлармы? Балалар премиясенә килгәч, беренче уйлар шундый булды. “ШК” хәбәрчесе Балалар премиясен тамаша кылды.

"Балалар премиясе": Җыр турында, гомумән, онытылды

Абау, никадәр сәләтле бала! Нинди генә түгәрәкләргә йөрмиләр, эшлиләр, моңа өстәп җырлыйлар да. Армыйлармы? Балалар премиясенә килгәч, беренче уйлар шундый булды. “ШК” хәбәрчесе Балалар премиясен тамаша кылды.

Балалар премиясе быел 3нче тапкыр үткәрелә. Бәйгенең лауреатлары исеменә “Балалы солянка” хит-парады җиңүчеләре лаек була. Премия кызыл келәмнән башланып китте. Кечкенә йолдызларны танылган артистларны кебек хөрмәтләделәр. Һәр баланы якыннары чәчәккә күмде, бүләкләр бирде. Эстрада артистлары көнләшеп тә куйгандыр, мөгаен. 

Җыр бәйрәмен шоумен Рамил Шәрәпов һәм аның яшь хезмәттәшләре Наилә Славина, Ләйлә Таишева һәм Аслан Миргаязов алып барды. Балаларның түземлегенә, тырышлыгына сокланырлык. 3 сәгатьтән арткан концерт тәҗрибәле алып баручы өчен дә зур сынау. Хәер, балалар сәхнәне ярата.

- Мин бик бәхетле. Яңа дуслар таптым, күңел ачтым. Сәхнәдә чыгыш ясарга яратам, киләчәктә актер буласым килә. Армадым да, диярлек. Рамиль абый Шәрәпов белән җырладым. Өйдә дә “Красопетка” җырын яратып башкарам, - дип уртаклашты Аслан Миргаязов. 

Балалар премиясенә Шәрәпҗан да килде бит. Ярый әле, балалар “Красопетка” җырының нәрсә турында икәнен аңлап бетерми. Аслан да бу хакта: “Красопетка турында җыр”, - дип җавап бирде.

Рамил белән Аслан сәхнәгә бертөрле образда чыкты. Шәп җырладылар, тамашачылар җанланып китте. Рамил Шәрәпов балалар белән уртак тел таба белә шул. Шәрәпҗан исә залда утырган өлкәннәрнең күңелен күрде. 

- Елдан-ел балалар белән имтихан тотам. Күбесен кечкенәдән беләм, мине куып тоталар инде. Балалар авыр кешене кабул итә алмый. Алар белән бер дулкында булырга кирәк. “Красопетка” җырын балалар бик ярата. Ул аларны ритм, аранжировка, кабатлана торган сүзләр белән җәлеп итәдер. Балаларны шаккаттыра алганмын икән - яхшы. Шәрәпҗан образында йөзәм. Рамилгә килешмәгән, Шәрәпҗанга килешә ала, - ди Рамил Шәрәпов.

Балалар чыгыш ясаган җирдә күңелле мизгелләрсез булмый. Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина гаиләсе сәхнәдә тулы составта чыгыш ясады. Өлкән уллары Сөләйман сәхнәнең ни икәнен аңлый. Чын артист кебек тотты үзен. Ә аның энекәше әти-әнисе моңланган арада костюмын тикшерде. Бар сәдәфләре урынында. Гел көтмәгәндә төпчек Айтуган әнисе янына йөгереп чыкты. Хәер, Рәфинә дә, Рәзил дә балаларын туктатмады.

- Зур чарада 3 бала белән беренче тапкыр чыгыш ясадык.  Өйдә бер атна калганда көн саен кабатладык. Элек тәрбия башка төрле иде. Баланың башына: “Юк, ярамый”, - дип сугып тормыйлар. Аларга иркенлек бирергә кирәк, чамасын белеп, әлбәттә. Сәхнәдә җыр турында, гомумән, онытылды. Балалар өчен дулкынландык. Аларның тавышын алдан да яздырып куеп була иде. Тамашачыны алдыйсыбыз килмәде. Тере тавышка җырладык, - дип әйтте Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов.

Күп кенә җырчылар сәхнәгә үзләренең балалары белән чыкты. Ә Гөлназ Солтанова исә, гомумән, үзенең укучылары белән җырлады. 

- Бу балаларның кайберсенең әти-әниләре юк. Алар бөтен Россиядән җыелган. Махсус уку йортында 3 ел укытам, миңа бик ошый.  Премиядә катнашу өчен “За тихой рекою” җырын тәрҗемә итеп, татарча өйрәндек, - ди ул.

Татар телен камил белмәсәләр дә, балалар тырыша. Җырлар аша, аларда милләткә, телгә мәхәббәт уяныр дип ышанабыз. Оештыручылар да аны максат итеп куйганнар бит. 

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов исә сәхнәдә Айза белән балкыды.  

- Гомерем буе балалар белән эшлим. Студиямдә 70тән артык бала тәрбияләнә. Чыгышка килгәндә, очраклы рәвештә генә “син аның белән җырлыйсың” дип әйтмәделәр, шунысы күңелле. Айза минем белән җырларга хыялланган икән. Баланың теләген чынга ашыра алганга да кыйммәтле бу проект. Балачакта һәр очрашу, мизгел хәтердә кала бит, - ди Айдар Галимов.  

Тамашачылар арасында продюсер Җәүдәт Гыйльманов та булган. Тәнәфес вакытында юлларыбыз кисешеп, премиягә кагылышлы аның фикерләрен дә тыңладык.

- Балалар җырлары күбрәк булыр дип уйладым. Минемчә, 8-10 яшьлек балага мәхәббәт турында җырлау килешеп бетми. Ул аны кушкан өчен җырлый. Мәгънәсен аңлап бетерми. Алга таба күбрәк балалар җырлары булсын иде. Ә проект бик уңышлы килеп чыккан, - дип әйтте продюсер Җәүдәт Гыйльманов. 

Соңгысы: Балалар премиясе матур узды. Сабыйларны зур йолдызлар күк олыладылар. Шунысы кызык, балаларның һәрберсе сәхнәдә үзен иркен, профессионал кебек тотты. Сәләтле буын үсеп килүе шатландыра. Балалыкларын югалтмасыннар гына... Мәхәббәт турында җырларга вакытлары җитәр әле. Иң мөһиме - сабыйлыгын һәм туган телен онытмасыннар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading