16+

“Бәхет теләгез безгә”: Дилбәр Фәиз кияүгә чыга!

Кичә тәкъдим ясаганнар үзенә. Кияү егете – сәхнәдәше, иҗатташ дусты, күп көйләр авторы Айдар Минһаҗев. Яңа өендә туган көне хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлескә кунакка чакыргач, Дилбәргә алтын йөзек кидерә.

“Бәхет теләгез безгә”: Дилбәр Фәиз кияүгә чыга!

Кичә тәкъдим ясаганнар үзенә. Кияү егете – сәхнәдәше, иҗатташ дусты, күп көйләр авторы Айдар Минһаҗев. Яңа өендә туган көне хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлескә кунакка чакыргач, Дилбәргә алтын йөзек кидерә.

Чын хәлме соң бу, әллә шаяртасызмы, дип шалтыраткач, Дилбәр, гадәттәгечә көлә-көлә: “Чын, чын! Чындыр инде, бөтен кеше котлый бит”, – дип җавап бирде. Лилия Хәмитованың аягы җиңел булган, димәк...
– Айдар башта Сәгыйт Гыйбашевның “Йолдызлар бик күп, бик күп санасаң...” җырын җырлады да, Дилбәргә сүзем бар, диде. Бөтен кунаклар тынып калды. Яныма килеп, Дилбәр, миңа кияүгә чыгасыңмы, дип әйтүе булды, бөтен кеше “Ооооо!” – дип дәррәү күтәрелеп кул чабарга, сызгырырга тотынды. Риза дип әйткәнемне дә сизми калдым. Без аның белән бер-беребезне бик күптәннән беләбез. Лилия Хәмитова, мин, Айдар – шактый гына вакыт өчәү концертлар да куеп йөрдек. Ул гел минем янәшәмдә инде, моңа кадәр бөтен эшне бергә эшләдек. Кибет ачтым – ярдәм итте, Константиновкада йорт сатып алдым – кирәк чакта булышты. 

– Ә кибетегез бүген ни хәлдә?
– Яптым мин аны. Ялган товар килеп керде дә, шактый проблемалар тудырды. Хәзер үкенәм, ябасым да калмаган икән, дим. Кибетнең бер ягында хәләл казылыклар, ә икенче ягында мөселман киемнәре сата идек. Кибет ачу уе юк түгел, ләкин башка товар белән сәүдә итәргә исәп. 

– Тәкъдим ясау турында сөйләгез әле, Дилбәр. Кинәт кенә эшләнгән эшме, үзегез көттегезме?
– Юк. “Ашарга дип кенә килгән идем, бәтәч!” – дидем. Беренче сүзем, мин исәррерәк бит инде, эчемдәге тышымда. Икенче сүзем итеп, абау, ничек өйләнергә булдың соң, дип сорадым әле. Сәгате җиткәндер инде диде дә, алтын йөзек бүләк итте. Ярар, мәйтәм, эчемнән генә, бушка киерткәндә кияргә кирәк, бушка йөзекне көн саен бүләк итмиләр (көлә). 

– Айдарга ничә яшь соң?
– Аңа 50 яшь тулды. Миңа да шул тирә, ну әз генә олырак.  

– Яшь егетне эләктергәнсез, бәрәкалла! Айдар кайсы як егете?
– Азнакайныкы. Әтисе 54 яшендә үлеп киткән, гаиләдә ике бала үскәннәр, апасы бар. Әнисе, шөкер, исән-сау! Барысы да мәҗлестә иделәр. Әнисе Дилә ханым, бик акыллы, сабыр ханым. “Бу шатлыклы көнне мин бик күптәннән көттем”, – дип сөенде. Без концертлар белән йөргәндә гел аларга кайтып куна идек бит. Алар да мине беләләр. Айдар бер мәртәбә дә өйләнмәгән егет. Аның язмышы бик катлаулы. 18 яшенә кадәр сау-сәламәт үсеп, бер мизгелгә нидер була – урынга ята. Аяклары йөрми башлый. Бик каты авырый. Хастаханәдә аңа табиблар, беркайчан да аякка басмаячаксың, сине үлем көтә, дип күзенә туры карап әйтәләр. Аның белән бер чорда шул ук авырудан интеккән кешеләр барысы да гүр ияләре, бер Айдар гына исән, ди әнисе дә. Фотоларын караганым бар иде кайткач, бик матур егет була ул. Алар им-томчыларга да, табибларга да күп йөриләр.  Әнисе ярдәме белән, яңадан үз-үзен йөрергә өйрәткән, үз көче белән үзен үзе дәваланган, ике куллап яшәргә береккән кеше ул Айдар. Элек ит тә ашамаган, катгый диетада торган. Хәзер итләр ашый инде, шөкер. Аякка басып, Казан янында җир кишәрлеге алып, үзе йорт салып чыкты, шоу-бизнеста үз юлын булдырды. Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова кебек күп кенә җырчыларга билетлар эшли, көйләр яза. Тормышы җитеш, акчасы да, малы да. Шул бәхетен тулы итәргә янында мин генә җитмәгәнмен инде менә.

Никах көне әлегә билгеләнмәгән. Әмма ике якның да туганнары бу шатлыклы хәлдән хәбәрдәр. 
– Кызым Акйолдыз Төркиядә яши. Февраль аенда киткәннәр иде, олы оныгым укырга керде, шуннан соң кайтканнары юк. Юлда аңа шалтыратып әйттем. Үзе көлә, үзе мине котлый, сөенә, балакаем. Әнием Илүзә олы инде – 84 яшендә, минем белән тора. Әйткәч, ул да хуплады. Кызым да, әнием дә Айдарны беләләр, гел килеп, булышып йөри иде дим бит. Аллаһыга тапшырдык инде, бәхет теләгез безгә!    
 

Язмага реакция белдерегез

47

3

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бәхетле булыгыз! Сез икегез дә бәхеткә лаексыз! Мәхәббәт тә килер әле, көттермәс! ))

    • аватар Без имени

      2

      1

      Бэхет юлдаш булсын инде,ике ялгыз йорэк бер булып типсен

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дилбэр сезне бик яратабыз бэхетле булыгыз

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бергә-бергә бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын! Хатын-кыз бәхете Сезгә, Дилбәр! Яратабыз Сезне!

          • аватар Без имени

            1

            1

            Дилбәр,җаным!чын күңелдән сезне котлыйбыз!бәхетле тигез гомер итегез!

            Мөһим

            loading