- Психологларга мөрәҗәгать иткәнегез бармы?
Марат:
- Бер кичәдә җырладык та, безне дүрт кеше янына утырттылар, боларның барысы да психолог булып чыкты. Алар белән сөйләшү бик кызык булды, үзләренә дә чакырдылар. Мин барып, берничә тест эшләдем. Шуннан соң, син безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел, дип нәтиҗә чыгардылар. Берничә ел элек аякларымны һәм умырткамны сындырып, ярты ел урын өстендә ятып, бер ел яңадан йөрергә өйрәндем. Бик авыр минутлар кичердем. Аксак булып калсам, сәхнәгә чыкмыйм, дип, егетләргә сүз биргән идем. Шөкер, Аллаһ аякка бастырды.
Берсендә Артур, төнлә шалтыратып, студиягә чакырды, ә мин ул вакытта туган көндә идем. Шуңа да карамастан бардым. Артур: «Әйдә, бергә җырлыйк», - диде. Ризалаштым, тик икенче көнне уянып, юньләп йөри дә алмыйм, ник кеше ышандырам соң, дип уйлап куйдым. Шул вакытта якын дустыбыз шалтыратып, үзенең туган көнендә җырларга чакырды. Акча кирәк вакыт иде әле ул, әмма дустыбызга, бушлай җырлаячакбыз, дидем. Ул: «Егетләр, нишләргә кирәклеген үзем беләм», - дип, акчасын барыбер түләде.
- Ауга йөрисезме?
Марат:
- Мәктәптә укып йөргән чакта, берсендә авылга кайттым. Абый каядыр китте, әти дә өйдә булмады. Апа тавык суярга кушты. Пычакны үткенләп, тавыкны тоттым да тәпиләрен бәйләдем. Күзенә карап, «бичаракай», дип тәпиләрен чиштем тә, «бар, гуляй», дип җибәрдем. Шуннан бирле хайванга кул күтәргәнем булмады, әмма ит ашарга яратам. Быел бер кеше белән таныштык, үзенең күле, йорты, катерлары бар, көн саен чакырды - барып булмады. Күл буенда каланчасы да бар, мин бит сикерергә яратам. Теге вакытта аяклар белән умыртканы алты метрдан төшеп сындырдым. Шуннан соң хатын миңа Летчик дигән кушамат бирде.
- Сәхнәдә инде 20 ел, дисез. 1990, 2000 еллар башындагы тамашачы белән хәзергесен чагыштырыйк әле.
Марат:
- Ул вакытта безне әбиләр сөйми, кызлар ярата иде, хәзер киресенчә. (Көләләр.)
Артур:
- 90 нчы елларда артистлар санаулы, аларны бөтен кеше белә иде. Яшьләрдән без килеп чыктык, дөбер-шатыр биибез, җырлыйбыз. Базардан кроссовкалар, лампаслы триколар, футболкалар алып, «Миләүшә» җыры белән Камал театры сәхнәсенең бөтен тузаннарын туздырып бетердек. Халык гаҗәпкә калып, залда валидол исе дә таралды. (Көләләр.)
- Балаларыгыз да сезнең юлдан китәргә телиме?
Артур:
- 15 яшьлек улым Данил музыка мәктәбендә укып алды, йөреп бетермәде, уку вакытны күп ала. Гитарада уйный, көйләр язып утырган була. Кызым Диана быел икенче класска китте. Аның биегәнен күрсәгез! Аллаһ боерса, аны да сәхнәгә чыгарырга теләгем зур. Дуэт буларак Татарстан буенча концертлар белән йөргәндә, мин - улымны, Марат кызын алды. Тырышып эшләгәннәре өчен гонорарны акчалата түләдек.
- Артур, сине пеләшең буенча әллә каян танып була. Такыр баш - имиджмы, әллә чәч үсмиме?
- Чәчем бар, әмма кыска итеп алдырам. Берара түбәтәй киеп тә чыгыш ясадым, ул «исән» әле. Егерме еллык юбилейга аны да киеп чыгам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар