– Туганнар тавышым барлыгымны сизде. Авылга кунакка кайткач, мине урындыкка бастырып, җырлата иделәр. Нәрсә эшләсәм дә, җырлый идем. Әби өйдә булмаса, гел җырладым. Радиодан Илһам абый Шакиров белән Әлфия апа Авзалованың җырлаганын тыңлап үстем. Халык җырларын җырлый идем. “Үскәч җырчы булам”, – дия идем әбиемә. Әбием каршы килеп: “Юньле кеше җырчы булмый ул”, – дип әйтә иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, колхоз рәисе Ясәви абый мине үзенә чакырып, хәзерге Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керергә булышам, диде. Шул чагында әбием нык каршы төште. “Апасы белән эшкә китә”, – дип колхоз рәисенә әйткән сүзләре әле дә колакта тора. Бөтен туганнар Чаллыда яши. Апа дигәне – әбиемнең кызлары. Бер апам 10нчы сыйныфны тәмамлагач, аңа ияреп Чаллыга киттем. Тамагың тук булыр дип, апа мине сәүдә училищесына укырга кертте. Ике ел укып чыккач, пешекче булып эшләргә бер дә теләгем тумады, шулай да бер ашханәнең буфетында эшли башладым. Шунда ничектер бер гәҗит кисәге күреп алдым. “Кемнәрнең вокал белән шөгыльләнергә теләге бар, Хафизуллина Алия Идрис кызы укучылар җыя”, – дип язылган иде анда. Шул ук көнне күрсәтелгән адрес буенча киттем. Алия Идрисовна мине тыңлады да: “Тавышың бар, ләкин әле аны ачарга кирәк”, – дип, минем белән эшли башлады. Өч ел буе буфетта эшләп, параллель рәвештә вокал дәресләренә йөрдем. Шул арада шактый конкурсларда катнашып, лауреат исемнәре дә алдым. 2000 елда уздырган “Чаллы былбылы” конкурсында катнашып, 2нче урын яуладым. Жюрида Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, Илгиз Закиров кебек танылган шәхесләр утырды. Чыгыш вакытында Энергетиклар мәдәният сараеның директоры Гөлзада Рзаева күреп алды да кайда эшләвем, кем булуым турында сораша башлады. Ул мәдәният сараенда җырчы булып эшләргә чакырды. “Кызым, синең урының ашханәдә түгел, ә сәхнәдә”, – диде. Өч айлык сынау срогы белән эшкә алды. Композиторлар белән танышып, аранжировкасы белән өч яңа җыр ясаттым. Халык җырларын җырлап була ул. Әмма кеше җырын җырлыйсым килмәде. Үземнең җырымны булдырырга теләдем. Аннан соң сынау срогы вакыты узгач, тулы ставкага алдылар. Инде менә 21 ел биредә хезмәт куям.
– Ирегез дә иҗат кешесе түгелдер бит?
– Ирем Валентин – керәшен татары. Чаллыдан ерак түгел Мәләкәс авылыннан иде. Арабыздан китүенә 6 ел була. Гомер буе машина йөртүче булып эшләде. Гаилә җанлы, бик әйбәт кеше иде. Балалар өчен үлеп торды. Буш вакыты
булса, дуслары белән чыгып китәргә ашыкмады. Киресенчә, гаилә белән ял итәргә ярата иде. Владислав, Вячеслав исемле ике ул тәрбияләп үстердек. Икесе дә тормышта. Әлегә бер оныгым бар.
– Марсилия, 50 яшьтә укырга авырлык тудырмадымы?
– Быел миңа 53 яшь тулды. 50 яшьтә уку дигәндә... Үзеңне шулкадәр яшьтә дип тоярга да кирәк бит. Юк ул 53 (көлә), мин ул яшьне сизмим. Шулай булырга язсын! Яшьтән куркып торырга кирәкми. Яшьне саный белгән өчен уйлап чыгарганнар. Укырга беркайчан да соң түгел. Үзеңне камилләштерү юнәлешендә эшләп торырга кирәк. Мин карт инде дип, урамга чыгып, эскәмиядә көнбагыш чиртеп утырган олы кешеләрне бөтенләй аңламыйм.
Икенче югары белем алуга килгәндә, моңа сөенәм генә. Остазым Винера Ганиева киңәше белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының магистратура бүлегенә укырга кердем. Быел инде аны тәмамларга насыйп булды. Барлык укытучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
– Соңгы вакытта радиостанцияләрдә “Бәхет кошы” исемле дуэт җырыгызны әйләндерәләр. Әлеге җыр ничек туды?
– “Өмет егете” псевдонимы белән чыгыш ясаучы Руслан Мотыйгуллин белән бер проект эшләдек. Бик талантлы егет. Җырларның көен дә, сүзләрен дә ул үзе яза. Руслан минем белән үзе элемтәгә чыгып, җырларын күрсәтте. “Бәхет кошы” дигән дуэт шулай барлыкка килде. Бу җырга клип та төшерәсебез килә. Һәркемнең янәшәсендә бәхет кошы булсын дигән теләктә калам. Ни дисәк тә, бу тормышта һәркем бәхетле булырга лаек...
Эльза Газизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар