“Мул тормышта үстерсәләр дә, һәр теләгән әйберне алып бирмәделәр”
- Мәрсилә, блогыңны ничә ел алып барасың инде? -Бер ун еллап бардыр. Беренче курста укыганда мәҗлесләр алып бара башлаган идем. Шул вакытларда мин блогымны да ачтым.
- Кеше синең блогыңны ник күзәтеп бара микән? - Мин бит тормышымны ничек бар, шулай төшерәм. Матур картина гына күрсәтмим. Кайчагында, әйтик, аш-су бүлмәсендә идеаль чисталык булмаса да, мин аны барыбер төшерәм һәм кертәм. Без бит беребез дә идеаль тормышта яшәмибез. Һәрберебезнең төрле чаклары була: өй дә гел чиста булып тормый, кәефебез дә күтәренке түгел, балалар да авырып тора. Өстәвенә балаларым әле бәләкәй. Аларның да төнлә йокламаган чаклары булгалый. Мин йокы күрмәгән күзләр белән дә видеога төшә алам. Махсус ясанып, бизәнеп утырмыйм. Ә мине караучылар шушы гадилегемне кабул итә.
- Гаиләңне дә күзәтәләрдер? - Әйе, ирем Илфир Искәндәров җырчы һәм композитор бит инде. Шулай ук әниемне, абыемны да карарга яраталар. Әнием үзе дә хәзер блог алып бара. Яшермим, әниләр акча ягыннан хәлле кешеләр, ләкин алар беркемнән дә аерылмыйлар. Әниемне шушы беркемне дә аермавы өчен карыйлардыр дип уйлыйм.
- Син, әйтик, мәктәптә укыганда барыбер гел акчада үсмәгәнсеңдер? - Дөресен әйткәндә, мин акчасыз чагымны хәтерләмим. Абыем һәм апамның балачакларына, бәлки, эләккәндер ул вакытлар. Шулай да, ничек кенә булмасын, мин башкалардан беркайчан да аерылмадым. Без мәктәптә укыганда, чын бәбигә охшаган курчак чыккан иде. Аны киендереп тә була иде. Сыйныфташларымның берничәсендә бар иде ул курчак. Кызыга идем шуңа. Миңа аны бирделәр бирүен, ләкин соңыннан гына. Велосипед белән дә шулай ук булды. Мул тормышта үстерсәләр дә, барысын да рөхсәт итеп, һәр теләгән әйберне алып бирмәделәр.
– Ялгышмасам, хәзер сез гаиләгез белән йөргән машинаны да әниләрегез алып биргән иде. Моңа ирең ничек карый? - Әйе, машинаны алар безгә бүләк иттеләр. Без бит мәҗлесләр алып барабыз, шуңа күрә аппаратура ташыр өчен зур машина кирәк. Илфир әтиләргә рәхмәтле инде. Нишләтәсең, кулларыннан килгәч, ярдәм итәләр.
- Ник баерак егеткә кияүгә чыкмадың? Апаң менә эшләми, Мәскәүдә яши... - Беләсеңме, миңа әниләремнең беркайчан да бай егеткә генә кияүгә чык, дигәннәре булмады. Әйе, Миләүшә апамның ире, ягъни безнең җизни яхшы эштә эшли, акчасын алып кайта. Апама ул яктан бәхет елмайган инде, ул өйдә генә утыра, балаларын тәрбияли. Әмма аның да бай егеткә кияүгә чыгам, дигән максаты юк иде. Язмыш эше генә бу. Минем очракта да шулай, мин Илфирга гашыйк булдым, һәм аның, әйтик, нинди машина йөрүе минем өчен мөһим түгел иде.
- Гашыйк булу ничек соң ул? -Без бит туйда таныштык. Мин кунак идем, ә ул баянчы булып килгән иде. Озын буйлы, чибәр, өстәвенә баянда уйный, җырлый...Безнең өстәлдә утырган бөтен кызлар кызыкты аңа. Мин аны үземә мәңге карамас дип уйлый идем. Дөресен әйтсәм, яшьрәк чакта үземнең кадеремне белеп бетермәгәнмен инде мин. Комплексларым күп иде: имеш, тазарак, бик чибәр дә түгел. Илфир туйдан соң икенче көнне миңа язгач, аптырап калган идем.
- Илфир нинди машинада йөри иде соң сез танышканда? - Ул безнең ил машинасында йөри иде. “Девятка” машинасы иде, ялгышмасам. Үзем исә чит ил машинасында йөри идем. Әмма мин моңа бер дә игътибар бирмәдем. Без өйләнешкәч, Мамадышта беренче тапкыр бәрәңгене көрәк белән казып алган идем. Ә бездә бакча белән бәйле эшләрне трактор эшли иде. Анда бәдрәф һәм мунча урамда. Әмма мин бу шартларга бер дә игътибар итмәдем. Мамадышка кайткач, миңа рәхәт, икенче өемдә кебек.
- Ике малай үстерәсез. Кабат әни булырга теләр идеңме? -Белмим... Дөресен әйтсәм, кабат тазарудан да куркам инде. Бала табу хатын-кызның тормышына төрле үзгәрешләр кертә бит ул. Әле менә ябыктыра торган операция ясаттым. 28 килограммга ябыктым. Үземне шундый яратам хәзер!
- Ничә сумга төште бу операция? Кем түләде? -350 мең булды. Әниләр булышты, алар түләде. Илфир операция ясатуыма риза түгел иде. Аңа ябыгып беткән, скелетка калган хатын кирәкми. Шулай да мин тәвәкәлләдем. Һәм, әлбәттә, Илфирның миңа өч йөз мең акча бирә алмаячагын да аңлый идем. Шуңа күрә әниләргә мөрәҗәгать иттем. Әгәр дә алар акча бирмәсә, бәлки кредит алган булыр идем.
- Аңа кызлар язамы? - Тикшергәнем дә, күргәнем дә юк. Илфир миңа хыянәт итә алмыйдыр ул. Бәлки, мин ал күзлекләр аша карыймдыр. Шулай да мин аңа ышанам. Аллаһ күрсәтмәсен.
- Сорыйм әле: әле миңа сөйләгән кечкенә улың белән сөйләгән тарихны син интернетта “чәчмәдең”. Ник? - Мин “хайп” артыннан кумыйм. Әлбәттә, бала табу йортында елаганнарымны, хастаханәдә тилмергәннәремне төшерсәм, блогыма язылучылар саны бермә-бер артыр иде. Әмма мин махсус “кычкырып торган” язулар язып, елап видеолар төшермим. Ул вакытта мин интернет киңлекләреннән югалып тордым. Миңа бик күп яздылар, бөтен кешегә дә кызык бит. Әллә кемнәр аша хәлемне белергә дә тырышканнар икән.
Комментарийлар