16+

"Болгар радиосы" алып баручысы Индира: "Эт сөяккә бара торган", "килде-китте" җырлар күп..."

“Болгар радиосы”нда “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручы Индира нинди җырлар яратуы һәм аларның ничек тәэсир итүе турында сөйләде.

"Болгар радиосы" алып баручысы Индира: "Эт сөяккә бара торган", "килде-китте" җырлар күп..."

“Болгар радиосы”нда “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручы Индира нинди җырлар яратуы һәм аларның ничек тәэсир итүе турында сөйләде.

“Мин - меломан. Бәләкәй чактан бирле. Көн саен мин төрле музыка тыңлыйм. Минем плей-листым рэп, попса, классика, рок, джаз һ.б. жанрлар белән тулган. Вивальди артыннан АК-47 төркеме дә китергә мөмкин. Бик күп җырларның сүзләрен беләм, әллә каян сеңеп кала инде шунда, махсус ятлап утырган юк. Бүгенге көндә бик күп җырлар иҗат ителеп тора, шөкер! Алар арасында "эт сөяккә бара торган", "килде-китте", "хит" һәм "үлмәс" җырлар бар.

Шундый бер нәрсә ачыкладым әле үзем өчен: җыр туа, хит була, халык яратып кабул итә һәм бер-ике айдан ул җыр... туйдыра. Бик сыйфатлы, зәвыклы булса да. Туйдыра.

Ә бар тагын бер категория - махсус категория. Андагы җырларны мин үземчә "особенныйлар" дип йөртәм. Алар теләсә нинди жанрда булырга мөмкин. Шул ук классика да, попса да - мөһим түгел. Ләкин алар ничектер күңел түренә үтеп кереп, шунда кала белә. Алар ниндидер җылы, рәхәт. Аларны тыңлаганда, аңлатып булмаслык хис-тойгылар кичерәсең. Үкереп елап, акырып көләсе килә. Аларны беркайчан да күчереп куймыйсың.

Андый җырлар кешенең күңелен айкап чыгарырга сәләтле. Һәм бу, минемчә – могҗиза!” - дип язган Индира Инстаграм сәхифәсендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading