16+

Әбри Хәбриев: "Җитешсез якларым китап язарлык"

Әбри Хәбриев май башында концерт куя дигән хәбәр килеп иреште әле. Телефонына хәбәр салдым. Әзерлек барамы, янәсе. Бармаган кая! Сөйләшергә көч-хәл вакыт таптык.

Әбри Хәбриев: "Җитешсез якларым китап язарлык"

Әбри Хәбриев май башында концерт куя дигән хәбәр килеп иреште әле. Телефонына хәбәр салдым. Әзерлек барамы, янәсе. Бармаган кая! Сөйләшергә көч-хәл вакыт таптык.

– Әбри үз исемең түгел икәнне бөтен кеше белә. Шулай да сиңа күбрәк кем дип эндәшәләр? Якыннарың кем ди? Ахыр чиктә мин кем дип дәшим, Әбри?

– Әбри дә диләр, Данияр да диләр. Төгәл исәпләгәнем юк. Кайсысы күбрәк икәнен белмим. Якыннарым күбрәк үз исемем белән дәшә. Кайвакыт, шаярып, Әбри дип тә эндәшеп куялар. Икесен дә кабул итәм.

– Яңа концерт программасына әзерләнеп йөрисең икән. Тамашачыңа нинди сюпризлар әзерлисең? Бераз серләрне ач әле. Бу ничәнче концертың?

– Әллә ни сюрпризлар бар дип әйтә алмыйм. Барлык булган сәләтемне күрсәтәм инде. Юморы да, җитдилеге дә бар. Шигырьләре дә, җырлары да. Пародия номеры шигъри формада бара. Тулысынча үзем яздым. Сигез җырчыга пародия ясыйм. Дусларым Ришат Төхвәтуллин белән Илназ Баһ кунакка килә, алар тамашаны баетып җибәрәчәк. Гел мин генә туйдырып бетерермен алайса. Өченче концертым бу. Ике елга сузылган өченче сезон (көлә).

– Берьюлы алып баручы, җырчы, юмор һәм пародия остасы булу авырмы? Кайсы жанрда эшләү кыенрак?

– Эшеңне яратып башкарсаң, кыен түгел. Миңа һәр юнәлеше дә ошый. Алардан тәм табам, ләззәт алам. Иң кыены пародиядер. Ул тавышка бик зур йогынты ясый, тавыш ярыларына күп көч килә. Пародиядән соң тавыш та утырырга мөмкин хәтта.

– Юмор өлкәсендә конкурентларың бармы? Һәм, киресенчә, кемне үзеңә үрнәк итеп куясың?

– Бер кешегә дә конкурент буларак карамыйм, көнләшмим. Һәр артистның үз юлы, үз кәсебе, юнәлеше бар. Бер-берсенә охшаш артист юк. Шул бер үк мәзәкне төрле артист төрлечә сөйли бит. Без “Мунча ташы”н карап үстек. Безнең өчен Шәмси абый, Гамил абый, Рөстәм һәм Искәндәр абыйлар үрнәк булды. Шәмси абый минем сәхнә осталыгы дәресе буенча (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда) мөгаллимем дә. Рус эстрадасыннан Михаил Задорнов һәм Михаил Жванецкийны бик яратам.

– Тормышта нинди кеше син? 

– Ялкаулык белән көрәшәм! Төрле чагым була. Шаян да, җитди дә, кырыс та, боек та. Мин башка кешеләрдән берни белән дә аерылмыйм. Җитешле һәм җитешсез якларым да бар. Саный башласаң, китап язарлык. Иң мөһиме – мин гади артист. Сәхнәдә гади булып күренеп, сәхнә артына кергәч, үземне әллә кемгә куеп йөрмим. Сәхнәдә дә, тормышта да мин – кеше! Гади кеше!

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Абри Хабриев

    Мөһим

    loading