Ул минем өчен шулкадәр якын кеше иде, хәтта аның үлеме дә минем туган көндә булды. Нәрсәне аңлата бу белмим, тик елда 365 көн, ник төгәл минем туган көнне булды аның бакый дөньяга күчүе?!.. Дусларым белән табын артында, 34 яшемне бәйрәм итеп утырам, һәм хатыны Альбина апа шалтыратып, әлеге күңелсез хәбәрне җиткерде. Икенче көнне Азнакайга абзыйны соңгы юлга озатырга кузгалдым. Авыр туфрагы җиңел булсын, юксынам сине, абзый! Ачуланышкан чаклар да булды, әмма күңелле мизгелләр хәтердә ныграк уелып калды...
48нче бүлек
...Миләүшә балаларның яшь аермасы 3 ел булуын теләгән иде. Әмма бер ел авырга уза алмады, әллә мин булдыра алмаганмын микән. “Икенче балаңның малай булуын теләгәнсеңдер?” – диләр. Юк, минем өчен аерма юк иде. Миңа караганда әле Миләүшә үзе малай булуын теләгәндер. Хәтерлим, хыялланып, Даниэль дип исем дә уйлап йөргән иде. Тик кыз икәнен белгәч, елады...
“Угроза выкидыша” диагнозы куйсалар да, Миләүшә 9 ай буе эшләде. Декабрьнең соңгы көненә кадәр юлда йөрде. Аннары, 8 гыйнвар көнне, мин гастрольдә булганда, әнисе такси белән бала тудыру йортына илткән. Һәм, әле дә хәтерлим, Азнакайдан Баулыга китеп барганда, икенчегә әти булганымны хәбәр иттеләр. Миннән дә бәхетле кеше юк! Апа хөрмәтенә исеме Дания булачак, дип канатланып килеп җиттем Баулыга. Концертта сәхнәгә чыгып та әйттем, тамашачы кул чабып тәбрикләде.
...Төзелешкә әйләнеп кайтсак, башта мунчаны салып беттек, аннары әкеренләп йортны. Дөресен генә әйткәндә, ашык-пошык салынды инде ул. Хаталары күп. Бар әйберне дә сходу хәл иттек бит, бернинди дизайнерсыз. Хәзер генә аңлыйбыз: беренче катта да бүлмә ясыйсы булган. Кунаклар килсә, алар өчен бүлмәбез юк. Гаражым гараж түгел, ә хозблок, анда машина куя алмыйбыз. Бер инженер дустым: “Үзеңә туры килердәй йорт салам дисәң, башта берне саласың, аннары аны сатасың, аннан тагы берне саласың”, - дип әйткән иде. Язсын Ходай, киләчәктә тагы бер йорт салырга илһамы да, көче дә, куәте дә булсын. Булганына шөкер инде! Потребностьләр дә арта бит: кайчандыр тулай торакның бер бүлмәсенә сөенеп бетә алмый идек, ә бүген ике катлы йортта да урын әз кебек.
Йорт алдына матур итеп брусчатка җәеп куйдык. Әле узор да ясаган булдык: “ДМ 2015”. ДМ – ул гаилә әгъзаларының исемнәренең баш хәрефе, ә 2015 – йортка күченгән ел. Миңнегаян, Дилбәр, Данир, Миләүшә, Мәрьям, Дания – барысы да “Д” белән “М”га бит.
Кстати, киңәш: очсызлы брусчатка алмагыз! Бер елда ишелеп бетте, шуны яңадан алыштырырга әле һаман кул җитми.
Алай дисәң... как повезеттыр инде. Менә бойлер кыйммәтлене алдык. Тишелде! Биш ел гарантиясе бар иде, гарантия дип барган идем, дөрес урнаштырмаганнар булып чыкты. Кыскасы эт – эткә, ә эт – койрыкка. Обычныйны, 20 меңлекне алып куйдым, әле менә һаман тора, эшли. Ничек эләгәсең инде. Бәхетеңне керпе “тексә”, очсызлысы да начар, кыйммәтлесе дә яраксыз инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Исэн -имин яшэргэ язсын, барда булыр алла бирсэ!
0
0
0
1
Исэн сау п, тиезлектэ, бер берегезне анлап, кинэшлэшеп яшэгез!!!!
0
0
1
0
Бик матур йорт-жирегездэ Данир тирэ -якныда матурладыгыз,исэн-сау яшэргэ насыйп булсын!
0
0