16+

Дилә Нигъмәтуллина: «Тормыш шундый кызык нәрсә инде: бүген минем якын ахирәтләрем элекке иремне туе белән тәбрикли»

Узган атнада Марат Мухинның туе гөрләде. Тантана Казанның иң зәвыклы залларының берсендә кияү белән кәләшнең якыннары белән узган. Кәләшнең кем икәнен моңа кадәр язган идек. Сәхнә кешесе түгел, шәхси эшкуар. Гөлия исемле Нурлат кызы.

Туйны, һичшиксез, "Ел туе" дип атарга була. Ул көнне берәүләр Инстаграмда "Болгар премиясе"н күзәтсә, берәүләр туйны карап барды.

Туйдагы артистлар саны шаккатырлык! Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Сөмбел Билалова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Сәфәрова, Булат Нигъмәтуллин, Рифат Зарипов һәм башкалар! Ә кемнәр килә алмаган - алар яшьләргә видеокотлау юллаган. Туйны юмор остасы, стендапчы Сирень Бәйрамов алып барган.

Дилә Нигъмәтуллина да элекке ирен игътибарсыз калдырмаган. Туй көнне ул:
"Тормыш шундый кызык нәрсә инде. Бүген минем якын ахирәтләрем элекке иремне туе белән тәбрикли. Мин дә котлыйм сезне, Марат, Гөлия! Гомерегез бәхетле булсын!" - дип пост язган үзенең Инстаграмында.

Дилә үзе күптән икенчегә кияүгә чыккан. Әмма, бернигә карамастан, Марат белән дә дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алганнар. Кызлары Сәфинә быел беренче сыйныфка барды. Аны әтисе дә, әнисе дә бертигез тәрбияли.

Яшьләр исә бүген Мальдив утравына ширбәт аена кузгала. Аларга искиткеч яллар һәм матур парлы тормыш теләп калабыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Диләне дә туенда котламый калмаганнардыр бит!

    Мөһим

    loading