Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаны очрашуга чакыргач, танымадым. Борынга операция ясаткач, башка кешегә әйләнгән, диярсең.
Образ гына түгел, күңел халәте, уй-фикерләре дә үзгәргән икән.
– Борынга операцияне ни өчен ясатырга булдыгыз? Бу балачактан килгән комплекс идеме әллә?
– Мин инде моны өч ел планлаштырдым. Борын кимерчәге (носовая перегородка) кыек булгач, еш авырдым. Гел борынга дару сала идем. Борын тыгылгач, барысы төер кебек тамак төбенә төшеп утыра иде, шуңа җырларга да авыр. Гел тамак кырып тордым. Бу, беренче чиратта, сәламәтлек өчен кирәк адым. Беркем камил түгел, беләбез. Әмма минем борын, чыннан да, кәкре иде. 15 еллар элек сәүдә үзәгенә кергәндә борынны сындырдым. Ашыга-ашыга очрашуга килә идем. Сәүдә үзәгенең ишекләрен артык яхшы юган булганнар, мин ишекнең ябык икәнен күрмичә, нәкъ ишеккә бәрелдем. Борын шешеп чыкты.
Игътибар итсәгез, минем камерага туп-туры карап төшкән фотолар да аз. Чөнки борынның кәкре икәне бик нык сизелде, шуңа күрә операция ясатырга кирәк булгач, табибтан: “Борынның очын да, бераз үзгәртә алмассызмы?” – дип сорадым. Эшләгәч, бераз формасын да үзгәртергә тәкъдим итте. Килештем. Операция алдыннан компьютерда борын моделен ясадык. Анда үзгәреш бик сизелмәде. Операциядән чыккач, хәтта мин дә үземне танымадым. Әле борын үз формасын алып бетермәде. Моңа ярты еллап вакыт кирәк. Шулай да кайвакыт үзем дә: “Бу, чыннан да, минме соң?” – дип көзгегә карыйм. “Элеккеге борынымны яратмадым”, – дип әйтә алмыйм.
Әнинең дә борыны шундый иде. Ләкин ул йөзгә усаллык өсти иде кебек. Комплексым булса, мин инде күптән операция ясатыр идем. Гомумән, хыялларымны тизрәк тормышка ашырырга тырышам. Операциядән соң тышкы кыяфәт кенә түгел, күңел халәте дә үзгәрде. Көзгегә карагач елмаеп торасы килә. Хастаханәгә килгәч, колакка да операция ясатырга булдым. Алар икесе ике төрлерәк иде.
– Бер барып кайткач, тагын операция ясатасы килмиме соң?
– Киләчәк өчен җавап тота алмыйм. Пластик операция кичерү өчен дә сәламәтлек кирәк. Операциядән кайтып кермәүче хатын-кызларны аңламыйм. Мин беренче тапкыр наркоз белән операция ясаттым. Бу да организм өчен бер сынау булды. Шуңа күрә якын биш елда пластика ясатырга уйламыйм әлегә.
– Элеккеге җырларны яңартып яздыра башладыгыз. Ләкин иң танылган җырлар музыкаль мәйданчыкларда булмады. Ни өчен?
– Биш-алты ел элек җырларымны музыкаль мәйданчыкларга чыгара башладым. Күп җырларыма хокуклар “Барс медиа” компаниясендә иде. Алар белән 7 ел килешү нигезендә эшләдек, беләсез. Компания вәкилләре белән сөйләштек. Берничә җырны “Барс медиа” аша чыгардык. Ә “Ком сәгате”, “Хатын-кыз бәхете” һәм “Бәллүр савыт” җырлары белән кыенлыклар туды. Репертуарымда иң популяр җырлар, алар белән тамашачыга танылдым. Барысы да Оскар Усмановныкы, аңа бу хитлар өчен бик рәхмәтле.
Кыскасы, көйгә хокуклар Оскар Усмановта, ә сүзләргә хокук “Барс медиа”да. Мин бу җырларны башкару хокукына гына ия. Ике ут арасында калдым. Чөнки композитор башка компания белән хезмәттәшлек итә. Мин инде ике як белән дә уртак тел табарга тырыштым, чөнки тамашачылар: “Ни өчен җырны тыңлап булмый?” – дип миннән сорап торды. Бер як та килешүгә килмәде. Мин инде кул да селтәгән идем. Ләкин тамашачылар кат-кат искә төшергәч, тагын кабынып киттем.
Күптән түгел генә ике як уртак тел тапты, шөкер. Җырны кайсы компания аша чыгару минем өчен мөһим түгел иде. “Аллаһка шөкер, җырларны чыгара алдым”, – дип шатлыктан еладым. Мин бу җырларны тыңлаудан бер тиен дә акча эшләмим. Бары тамашачыларны шатландырасы килде. Әлбәттә, Оскар Усмановка һәм “Барс медиа” компаниясенә рәхмәт.
– Әтиегез яман шешне җиңде. Тик хәтере начарайган. Ул сезне таныймы?
– 12 ел элек әнинең авыруын белгәч, әти юл һәлакәтенә эләкте. Сынмаган җире калмады. Баш миенә дә зыян килде. Хәтере шул вакыттан начарлана башлады. Әни авырганда, икесе дә минем белән яшәделәр. Әти кунакка да еш килә. Бер тапкыр әти плитәдә йомырканы куеп калдырып, йоклап киткән. Мин үз эшләрем белән чыгып киткән идем. Кайтып керсәм, төтен! Шөкер, янгын чыкмады. Әти безне таный әле. Әмма деменция елдан-ел көчәя торган авыру.
Кеше гел үзгәреп тора. Без, гомумән, әтидә яман шеш барлыгын белмәдек. Бөтенләй башка юнәлеш буенча тикшеренергә барган идек. Табиблар анализлар начар булгач, тулысынча тикшеренү узарга киңәш итте. Менә шул вакытта әтинең туры эчәгендә шеш таптылар. Ашыгыч рәвештә операциягә җибәрделәр. Әти аны бик авыр кичерде, ярасы төзәлмәде. Икенче операция ясап, стома чыгардылар. Бу әйбернең нәрсә икәнен белмәү һәм аның белән очрашмау хәерле. Беркемгә дә алай интегергә язмасын. Үз аңыңда булсаң, ничек тә чистартып торырсың... Ә әти аңында булмады. Наркоздан бик авыр чыкты.
– Бу ике ел җиңелләрдән булмаган. Әтиегезнең язмышы өчен ут йотып торгансыңдыр...
– Абый да, мин дә курыктык. Әниебез булмагач, әти безнең бердәнбер канатыбыз. Ул нинди генә хәлдә булса да, исән чагында без – балалар әле. Иң авыры – стома булды. Әти үзе белән нәрсә булганын аңламады. Өзеп кенә ташлый иде. Ничек бар шулай сөйли башласаң... Бер генә әйберне әйтәм: көн саен берничә тапкыр өй юдым. Ирем дә, мин дә, кызым Сәфинә, абый, килен – беребез дә читтә калмады.
Әнине караганда укол ясарга өйрәнгән идем, әти авыргач, система куярга өйрәндем. Хастаханәдән чыккач, бер ае бик авыр булды. Төннәрен йокламадык. Үзебезнең эшне дә ташлап булмый. Ә әтинең хәлен исәпкә алсак, тәүлек буе аның янында булырга кирәк иде. Үзем табиб булмагач, стоманы да дөрес кидертмим кебек. “Эчәклек ялкынсына башласа”, – дип тә курыктым. Чарасызлыктан әтине тернәкләнү үзәгенә урнаштырдык. Ике ай анда булды. Табиблар янәшәдә булгач, мин дә бераз тынычландым. Янына килеп тордык. Аннан тагын бер операция ясадылар. Әкренләп яралары төзәлгәч, физиологик мәнфәгатьләрен үзе карый башлады. Ләкин хәтере тагын да ныграк начарланды. Бервакыт хастаханәгә килгәч, хәтта мине танымады.
Хастаханәдән чыккач, бездә яшәп торды әле. Өлкән яшьтәге кешеләрне үзегез беләсез: “Өйгә, авылга кайтасы килә”, – диләр. Авылга алып кайттык һәм хәле дә кисәк яхшы якка үзгәрде. Туган йортта диварлар да ярдәм итә диләр, шуңа күрә әтине карарга кешеләр таптык. Әти үзе йөри, үзен карый, әмма хәтере юк. Бер үзен калдыра алмыйбыз. Абый белән гел чиратлашып кайтып торабыз. Без ике бала булгач, барыбер җиңелрәк әле. Бер-беребезгә терәк. Әни вафатыннан соң мин бер үзгәрдем. Әти кыен хәлдә калгач, тагын үзгәрдем. Әтинең хәле элеккеге кебек булмаячак, моны барыбыз да аңлый. Шунысы авыр да инде.
– Кайвакыт гаиләгә шундый сынау килгәндә ир белән хатын арасында да мөнәсәбәтләр үзгәрә. Сездә ничек?
– Гаиләгә сынау килгәндә мәхәббәт тә сыналадыр. Гадәти тормыш та савыт-саба шалтырамый тормый. Әмма бу сынаулар безне, киресенчә, якынайтты. Ирем бер авыр сүз әйтмәде. “Бабай бездә яши”, – дип каты торды. Мондый терәк, таяныч булмаса, кыендыр.
– “Абый-сеңел” проектын туктаттыгыз. Ни өчен? Бу күбрәк Булатның теләгеме?
– Проект бик уңышлы иде. Әмма соңгы елларда бер урында тапталып торган төсле булдык. 10 ел элек аена 20шәр концерт куя идек, мәсәлән. Концертлар оештыру белән – Булат шөгыльләнде. Иҗат, җырлар сайлау костюмнар һәм башка вак-төяк – минем өстә иде. Җырчы – җырларга гына тиеш. Күрәсең, абый оештыру эшләреннән аргандыр. Администратор да эзләп карадык. Килеп чыкмады.
Шулай итеп, концертларыбыз тукталды. Мин тыңгысыз кеше, эшләмичә тора алмыйм. Җырлар яздырып торам. Социаль челтәрләрне актив алып барам. Башкача булдыра алмыйм. Эшләмәсәм, сүреләм. Үземнең дә бераз төшенкелеккә бирелгән вакытым булды. Бөтенләй сәхнәгә чыгасы килмәде. Без дуэт буларак чыгыш ясамасак та, абый-сеңел булудан туктамыйбыз. Аралашып яшибез. Без инде күптән аерым эшлибез, тамашачыларга ачыклык кертер өчен бу хакта сөйләргә булдым.
Хәзер үземнең концертыма әзерләнәм. Соңгы сольный концертым 2015 елда булган икән. Аннан соң абый белән икәү йөрдек. Вакыт су кебек аккан. Элек җырчылар берничә елга бер альбом эшли иде. Хит-җырларын гел башкарып торды. Ә хәзер җырчылар ай саен диярлек яңа җыр тәкъдим итә. Җырлар чыга, тыңлана һәм онытыла. Ә элек, чыннан да, җырлар хитка әйләнә иде. Әлбәттә, эш алымнары үзгәрде. Гастрольләргә дә күптән чыкканым юк. Тамашачыларымны бик сагындым. Гомумән, конертлардагы аралашу әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Бу аерым мохит.
– Сәфинәнең яшүсмер чоры. Бераз бунтарлык рухы сизелә кебек. Киенү стиле үзенчәлекле.
– Яшүсмерләр хәзер бертөрле. Кызлар барысы да бизәнә. Бертөрле киенә. Әлбәттә, миңа моны кабул итү кыен. Җитди сөйләшүләр дә булды. Әмма “ярамый” дип әйтү – проблеманы хәл итмиячәк. Мин чикләүләр кую яклы. Хәзерге заман баласын тулысынча телефоннан аерып булмый. Ә телефон куллану вакытын чикләү мөмкин. Моңа өстәп, Сәфинә белән мөнәсәбәтләр начарланудан куркам. Безнең арада серләр булмау, ачыктан-ачык сөйләшү булу минем өчен мөһим.
Иң яхшы укытучы – тормыш диләр. Сәфинә дә әйткән сүзләремне искә тотар дип ышанам. Иң мөһиме: җәмгыять өчен файдалы кеше һәм әни булсын. Хатын-кыз гаилә учагын тота, шуңа күрә балама бәхетле гаилә тормышы телим. Мин дә тагын бер бала табарга теләр идем. Кызганыч, соң инде...
– Үзегезне хайп ясаучы, һәрвакыт игътибар үзәгендә булучы җырчы дип атый аласызмы?
– Юк, гәрчә тормышымдагы вакыйгалардан китап язарлык. Алар белән хайп ясарга мөмкин иде. Хәтта шул ук аерылу турында да өч ел сөйләмәдем. Марат өйләнгәч, ачыклык кертергә туры килгәч кенә әйттем. Бу теманы күпертү, гомумән, мәзәк. Ничек инде мин баламның әтисе турында нәрсәдер сөйләп йөрим?..
Операция ясаткач та: “Нишләп операцияне төшермәдегез? Хәзер блогерлар наркоз ясауга кадәр төшерә бит”, – дип сорап язучылар да булды. Мин алай эшләргә әзер түгел. Гомумән, хайп белән җырчы үзе түгел, аерым бер төркем белгечләр шөгыльләнә. Минем андый команда беркайчан булмады.
– Социаль челтәрләрдә дөньясында истә калу мөһим. Нинди алымнар кулланасың, икенче мәсьәлә. Абруйны саклау кирәкме?
– Кешегә зыян сала торган гамәл кылырга ярамый. Үзең өчен җавап бирергә кирәк. Кайвакыт: “Беркемне дә яшәргә өйрәтмим, шуңа күрә мине дә, зинһар, өйрәтмәгез”, – дип әйтәсе килә. Якын кешеләремнең язмышына мин битараф түгел, әлбәттә. Бервакыт якын дустым: “Мин аны шулай булыр дип уйладым, әйтмәдем генә”, – диде. Мондый очракларда дөреслекне әйтергә кирәктер. Фикергә колак салыргамы, юкмы һәркем үзе хәл итә.
Комментарийлар