16+

Диләрә Иләлетдинова: "Үзем генә йокларга куркам"

Татар эстрадасы җырчысы Диләрә Иләлетдинова үзе турында кызыклы фактлар белән уртаклашты. Әлеге фактлар йокы белән бәйле. Кайсылары сезгә туры килә?

Диләрә Иләлетдинова: "Үзем генә йокларга куркам"

Татар эстрадасы җырчысы Диләрә Иләлетдинова үзе турында кызыклы фактлар белән уртаклашты. Әлеге фактлар йокы белән бәйле. Кайсылары сезгә туры килә?

1. Бизәнгән килеш, ягъни макияж белән йоклый алмыйм. Иртәнге сәгать 4 булса да, концерттан соң бик арылса да, барыбер юынам. Алайса йокыга китә алмаячакмын.
2. Кечкенә мендәрдә йоклыйм. Кире очракта, хондроз булачак.
3. Үземә аерым мамык юрган кирәк. Бик туңа торган кеше мин.
4. Үзем генә йокларга куркам. Балачакта иптәшләремнән төрлесен тыңларга туры килде.
5. Чиста урын-җире яратам. Урын-җиреннән порошок һәм кондиционер исе түгел, ә чисталык исе килеп торсын.
6. Ятуга йоклап китә алмыйм. Миңа уйларга, көнгә анализ ясарга, иртәгәгә план корырга кирәк. Һәм, әлбәттә, догалар укыйм.
7. Һәрвакыт төшләр күрәм. Кайбер танышларым төшләрне бик сирәк күрә. Янәсе, йоклаганда төш күрсәң, баш мие ял итми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading