- Безнең бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Без аерылышмадык. Әле генә мине өйдә интервьюга озатып калды. Илнур белән унбер ел ир белән хатын булып аңлашып яшибез. Син әйткән сүзләр безгә дә ишетелде. Минемчә, бу имеш-мимешләр Инстаграмда Илнур белән уртак фотоларны куймаганга таралгандыр. Шәхси тормышымны күрсәтергә теләмим, чөнки баштагы вакытта “сездә генә гаилә, сездә генә мәхәббәт, бала” дип яздылар. “Кеше кайгысын күрүчеләр күп, ә бәхетне уртаклашучылар аз” диләр бит әле?..
- Ни өчен диңгезгә Илнур белән бергә бармадыгыз?
- Без бергә барырга тиеш идек, әмма Илнурның мөһим эшләре килеп чыкты. Гомеремдә беренче тапкыр диңгезгә бардым. Гастрольләр, фестивальләр белән 15ләп тапкыр чит илгә чыккан булды, әмма диңгезгә ял итәргә барганым юк иде. Бу – күптәнге хыялым иде. Барлык гамәлләрем Аллаһы Тәгалә сүзеннән башлана. Хәмер эчмим. Максатым - кызыбыз Зәлияне, үземне рухи яктан ял иттерү иде. Илнур каршы килмәде, акчасын да бирде. Илнурның диңгезне күргәне бар, күптән түгел театр белән Ялтага барганнар иде.
- Кызыгыз бик көттереп кенә дөньяга килде...
- Дүрт ел балабыз булмады. Тикшеренмәгән клиника, бармаган урын калмады. “Бар да яхшы, икегез дә сау-сәламәт”, диделәр. Шушы дүрт еллык сынау вакытында да Илнур белән бер-беребезгә терәк булдык. Камал театры фатир ачкычы биргән атнада балага узуымны белдем. Кызыбыз фатир көткән икән бит! Беренче узига барганнан соң, әни баланың фотосын сорады. “Әни, ул бер нокта гына бит әле”, дидем. “Без ул ноктаны шундый яратабыз!” диде әни. Шулай итеп, 28 яшемдә әни булдым.
- Илнур нинди әти?
- Бик яхшы әти. Балама икенче әти теләмәс идем. Бу хакта үзенә дә әйткәнем бар. Әгәр балаңның әтисен яңадан сайла дисәләр, башка ирне сайламас идем. Зәлия әтисеннән калмый, йөз-кыяфәте белән дә охшаган алар. Ул – әти кызы. Быел беренче сыйныфка укырга керде. Татар гимназиясенә укырга бирдек. Без теләгән укытучыга эләктек, Аллаһка шөкер. Зәлия белән беренче сентябрьдә мәктәптән кайткач, беренче укытучымның телефон номерын табып шалтыраттым. Белем көне белән котладым. Бик сөенде, күңеле тулды. Моңа кадәр безнең аралашкан юк иде, кызымның беренче сыйныфка баруы илһамландырды. Мин үзем дә татар гимназиясендә, татар музыка мәктәбендә укыдым. Без укыганда, Чаллыда татар теленә бик нык басым ясалды.
- Эстрадада көндәшләрең бармы?
- Юк дип уйлыйм. Мин һәрвакыт үз юлым белән барам, үз стилем белән эшлим. Әгәр берәрсе минем кебек милли киемнән чыгып скрипкада уйнаса, мин сөенәчәкмен. Мин узган заманда туарга тиеш булганмындыр. Элеккеге көйләрне бик яратам. Музыкадагы хәзерге заман юнәлешләрен өнәмим. Мин Зөһрә Сәхәбиева, Таһир Якупов, Флера Сөләймнова иҗатлары белән илһамланам. Хәтта “Алканат” рок төркемендә уйнаганда да, скрипканы милли уен коралы буларак тасвирладым, йомшаклык кертергә тырыштым.
- Яхшы булуыңнан еш файдаланалармы?
- Мин – ышанучан кеше. Кешедән кешене бөтенләй аермыйм бугай. Дус булып йөргән кешеләр арасында үз гамәлләре белән мизгел эчендә дуслыкны таптаучылар бар. Гомеремдә дә кешегә начарлык эшләгәнем юк. Андый кешеләр безгә сынау буларак биреләдер. Икейөзле кешене читтән күзәтеп тору тагын да кызык. Олыгая барган саен тирә-юнемдә бары яхшы кешеләр генә кала.
- Динә, бүгенге көндә сине нәрсә борчый?
- Яшьләрнең үз-үзен тотышы. Татар кызлары дип горурланып әйтерлек кызлар көннән-көн кими. Бу гаиләдән, тәрбиядән киләме? Әти-әниләре шундыймы? Татар кызлары үзләренең дәрәҗәсен, гаилә принципларын белсен иде. Хәзерге яшьләр эмоция белән яши. Ата-аналар балаларын рухи яктан да үстерсен иде. Тагын шуңа игътибар иттем: яшьләрдә дини тәрбия юк. Узган ел бер атнада өч якын кешебезне җирләдек. Җеназага килүче яшьләр булмады. Алар аның савабын аңламый. Радио-телевидениедә бу өлкәгә бәйле тапшырулар, уеннар булсын иде. Алайса әхлак белән пакълек югала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
7
0
Динэ эбисенэ ошаган эбисе бик изге кунелле иде мэрхумэ абыйсыда бик иртэ китте урыннары ожмах турлэрендэ булсын???
0
0
11
0
Бик зәвыклы, тыйнак Сез ,Динә! Уңышлар Сезгә!
0
0
8
0
БИК шали тыйнак,эхлакле гаилэ,тигез гомер сэламэтлеклэр телим узлэренэ
0
0
10
0
Динэнез зыялы, затлы татар баласы булуына бер сокланам, ижатында бэялэп бетермэслек уз сукмагы бар. Аллахы Тэгалэ ОМЕТЛЕ, бэхетле килэчэк насыйп ИТСЕН.
0
0
9
2
Динә, Илнур! Икегезне дә шәхес буларак яратабыз. Тигезлектә, озак яшәгез!
0
0