16+

Яшь җырчы Динара Сәетбатталова: “Без танышканчы, ирем дус кызым белән аралаша иде”

“Татар эстрадасында артистлар күп, истә калдырып булмый барысын да”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Яшь җырчы Динара Сәетбатталова: “Без танышканчы, ирем дус кызым белән аралаша иде”

“Татар эстрадасында артистлар күп, истә калдырып булмый барысын да”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Әмма хәзер таныштырасы җырчы һичшиксез үзенең табигый чибәрлеге, моңлы тавышы, мәгънәле җырлары белән күпләренең йөрәген яуларга һәм күңелләренә үтеп керергә сәләтле. Сүзебез Динара Сәетбатталова турында!

- Ялгышмасам, 2022 елда сезнең беренче җырыгыз чыкты. Ни өчен Динара Сәетбатталова турында без моңарчы ишетмәдек-белмәдек?

- Кайбер кешеләр тырыша-тырмаша танылырга ашкына, ниләр генә кыланмый. Минем исә сәхнәгә, эстрадага чыгып, ниндидер йолдыз булу теләгем юк иде, хәзер дә андый ниятем бар дип әйтмим. Гомумән, кечкенәдән иҗат белән шөгыльләнү миңа ләззәт бирә, күңелем кушканга җырлыйм, шул рәвешле йөрәгемне бушатам. Әйе, нәкъ менә беренче адымнарымны 2022 елда “Балама хат” композициясе белән башладым. Әлеге иҗат җимешен күрүгә, үземнең башкарасым, җырлыйсым килде. Әтием белән әнием бер вакытта бакыйлыкка күчте, аларга багышладым бу җырны. Авторлардан, ягъни Рамил абый Мифтахов һәм Галия апа Сафиуллинадан рөхсәт сорап, җырны Илдус Дәүләнов белән яңа баштан эшләп чыктык. Давлян, мәсәлән, ирем белән күптән таныш. “Мин аранжировкалар ясыйм”, – дигәч, тормыш иптәшем аңа: “Минем хатын да җырлый бит, әйдә, берәр нәрсә ясап карыйк”, – дип уен-көлке белән башланып киткән эш иде барысы да. Әйткәнемчә, берничә айдан Интернетта “Балама хат” җырын ишетеп алдым. Күңел халәтемә туры килгән иҗат җимеше иде бу...

- Радиода алып баручы буларак та әйтеп узам, “Балама хат”ны тыңлаучылар бик яратты, җылы кабул итте. Кайтавазлар сезгә дә күп килгәндер?

- Әйе, әйтеп бетергесез. Бала белән берсендә медосмотрга бардык. Табиб мине күреп алуга еларга тотынды. Улым аптырап калды хәтта: “Әни ни булды?”, – ди пышылдый бу миңа. Мине кардиолог танып алган икән, үз тарихы белән бүлеште, күптән түгел әнисен югалтуын, җырым күңеленә үтеп керүен, аны ошатуын әйтте... Беләсезме, беренче иҗат җимешем чыккач, әниемнең иң якын дусты Җәмилә апага җибәрдем. Ул исә 10-15 минутлык аудио хәбәр юллады. Аның төп соравы – “Кайдан алдың син бу җырны?” “Балам, бу җырны әниең тыңлап йөрде. Гел әйтә иде: “Җәмиләкәй, моны Динара ишетсә, шаша бит”, – дип”, – елый-елый сөйләгән иде мәрхүмкәй. Әнием бакыйлыкка күчкәннән соң әлеге җыр миңа болай гына кулыма килеп эләкмәгәндер, югарыдан бер билге, әти белән әнидән фатыйхадыр бу!

- Тулысынча үзегез иҗат иткән җырлар да бар дип беләм...

- Миңа калса, бу могҗиза – башыма үзеннән-үзе җыр сүзләре килә, көй туа. Мин уен коралларында уйный белмим, “Бергәләп” җырын да Илдус Дәүләнов белән ясап чыктык. Сүзләре һәм көе минеке. Шулай ук “Хризантема чәчәкләре” җыры тулысынча үземнеке. Беләсезме, 15 минутта язылган җыр ул. Каһвә артыннан кергән җирдә бер әбидән чәчәкләр сатып алдым. Машинада барганда гына игътибар иттем – хризантема чәчкәләре икән. Юлда вакытта көе һәм сүзләре туды. Динар Мингалиев белән янә җиңел, әмма мәгънәле җыр эшләдек.

- Музыкага карата мәхәббәтегез кемнән килә дип уйлыйсыз?

- Җырлау сәләте әниемнең әтисеннән, бабамнан күчкән. Ул бик матур җырлый иде, әмма бабам баштан-аяк колхоз кешесе булды, эшләү-хезмәт кую канына сенгән иде аның. Ул арбага утырып, атларын җигеп, безне икетуган энем белән басуларга алып чыга иде. Шул вакытлар искиткеч булып истә калган: бабам моңлана, тирә-юньдә гүзәл табигать... 9-11 сыйныфта укыганда музыка мәктәбенә йөреп алдым, төп нигезне шунда алганмындыр. Аннары мәдәният һәм сәнгать университетына кердем, бер ел укыганнан соң киттем. Әнием – кибетче, әтием машина йөртүче булып эшли иде. Бюджетка керсәм дә, финанс ягыннан катлаулырак булды: җыр-биюләргә күлмәк-костюмнар тектерәсе, аранжировкалар ясатасы бар, дигәндәй. Бераз ул чорда югалып калдым, һәм төплерәк һөнәр сайларга кирәк, дигән уй белән башка уку йортына кердем, кияүгә чыктым, балалар таптым, иҗаттан читләштем. Белемем буенча мин – юрист.

- Ирегез белән йортлар төзисез һәм сатасыз, уртак бизнесыгыз бар. Эштә дә, өйдә дә бергә булу авыр түгелме? Гаилә тормышында кризислар булмый тормыйдыр?

-  Безнең мәхәббәт елдан-ел ныгый бара, шуңа да кадерле ул. Бер-береңне ишетергә, юл куярга кирәк. Гаилә ике кешенең тырышлыгыннан тора, әлеге кешеләр гаиләне югалтудан куркырга тиеш, минемчә. Без беребез дә камил зат түгел, кризислар, аерылырга теләгән вакытлар булмады түгел. Болар барысы да безнең тәҗрибә, кирәкле бер этап. Ничә ел төзегән тормышны таркату миңа кызганыч. Гаилә яшәешендә дә, бизнеста да тәвәккәл булу мөһим. Һәм иң мөһиме – өйдә тынычлык булса, шуннан да рәхәт әйбер юк. Бергә эшләүнең үзенең тискәре һәм уңай яклары. Эшне өйгә алып кайтырга тырышмыйбыз. “Дус-туганнар белән бизнес корырга ярамый” дигән сүзләр белән килешмим. Ике як та гадел эшләсә, барысы да әйбәт була.

- Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

- Гаиләбезгә 18 ел, ике малай үстерәбез. Ирем белән беренче күрешүебез кызык мизгел булып истә калды. Без күптәннән дус кызым белән күрешмәгәнлектән, очрашып алырга булдык. Ирем исә иң башта аның белән аралаша иде. Бер компаниядә утырдык, кеше күп булуга карамастан ул кичне мин һәм булачак ирем генә гөр-гөр сөйләштек сыман тоелды, әйтерсең лә әйләнә-тирәдә башкалар юк. Аннары Радик миңа көн саен яза-шалтырата башлады. Бу минем белән дә, дус кызым белән дә аралашмакчы була, ахры, дип шикләнгән идем. Ул конкрет рәвештә бары мине генә сайлавын белдерде һәм ике ай очрашып йөргәннән соң кияүгә чакырды. Тәкъдим дә ясамады, шунда ук якыннарымнан кулымны сорады, никах-туй даталары билгеләнде (елмая).

- Дус кызыгыз белән мөнәсәбәтләрегез ничек хәзер?

- Ул үпкәләмәде, безнең дуслыгыбыз бозылмады, Аллаһка шөкер. Аралашып яшибез, бу вакытларны искә төшереп, көлешәбез хәтта. Үзе дә кияүдә, бәхетле, матур тормышта яши.

-  Шатлыклы мизгелләрне, авыр вакытларны бүлешер дустыгыз бармы?

- Әйе. Әниемнең икетуган апасының кызы – Лилия белән бик якын без. Ул миңа туган да һәм бик якын дус та. Эч серләремне берәүгә дә сөйләмәячәген мин тәгаен беләм. Кечкенәдән бирле бергә без.

- Эстрадада чын дус була ала дип уйлыйсызмы?

- Минем әле сәхнәгә тәүге адымнарымны ясаган чагым, төгәл бу сорауга җавап бирә дә алмыйм. Бәлки озак еллар биредә кайнасаң, синең уңышларың өчен сөенә торган якын дусларың чынлап та булырга мөмкиндер. Сәхнә арты ул – аерым тормыш. Монда яңа кешене баштан-аяк тикшереп чыгарга, энә күзе аша үткәрергә, артыннан пыш-пыш килергә бик яраталар. Шуңа күрә барысы белән дә артык ачылып сөйләшү кирәктер дип санамыйм.

- Тормышыгыз икегә бүленгән вакыт булдымы?

- Әти-әниемнең бер-бер артлы китеп баруы. Башта әтием начар авырудан үлеп китте, озак та үтми, 8 айдан соң әнидә дә шул өч хәрефне таптылар. Аңа карамастан, ул бирешмәде: намазга басты, халык медицинасы белән кызыксынды, гел көлеп-елмаеп йөрергә тырышты, миңа йорт буенча ярдәм итте. Аерым тору мөмкинлеге булса да, без алар белән бер түбә астында яшәдек. Мин гаиләдә бердәнбер бала. Гел шаярта идем: “Башта сезнең бер генә кызыгыз иде, хәзер күп балалы гаиләгә әйләндегез”, – дип. Мөнәсәбәтләребез бик әйбәт иде, барыбыз да дус-тату яшәдек. Нәкъ менә әти-әнием бакыйлыкка күчкәч, тормышым төссезләнеп калды. Елдан артык үземә урын таба алмадым. Шул мизгелдә ата-анасыз калуымны, җылы канат астыннан чыгарга туры килүен, ничектә булса алга таба яшәргә, эшләргә, гаиләне алып барырга кирәк икәнен аңладым...

- Әле яңа гына җырлый башлаган кешеләр арасында хәзер сольный концертлар кую бик популярлашып китте. Сезнең дә андый теләк бармы?

- Хәзерге вакытта берничә яңа җыр әзерлек процессында. “Балама хат” җырының текст авторы Рамил абый Мифтахов иҗат иткән “Өзмә гөлләр” дип исемләнгән җыр шулай ук бу исемлектә бар. Алга таба дуэт белән дә җырлап карарга җыенам, кем белән икәне сер булып калсын (көлә). Әлеге тандем ир-ат белән булачак икәнен генә әйтәм.

Сольный концертка килсәк, әлбәттә, оештырырга теләгем бар. Якын-тирәдәге яшь башкаручыларның концерт куеп йөргәннәрен күрәм дә, миңа да кирәктер инде дип уйлап куям, ирем дә гел әйтә килә. Бер тамашага баргач, тормыш иптәшем барысын да белешеп, концерт үткәрүнең бәяләрен исәпләп куйды (елмая). Бәлки икенче елга тәвәккәлләрмен дә әле, кем белә. Бик зур концерт итеп куймасак та, иҗади кичә ясарга мөмкин бит.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    7

    0

    Мин бу гаиләне яхшы беләм, без күршеләр. Әнисе ягыннан якташлар да. Динара искиткеч кеше! Үзе гади, ярдәмчел, йомшак күңелле, эчкерсез кеше. Иҗатын күзәтеп барам. Кайбер җырларын, клипларын сорап та алам. Бар яктан да килгән хатын, әни һәм КЕШЕ. Шундый күршебез, танышыбыз булу белән горурланам. Барысына да сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телим.

    Мөһим

    loading