16+

Эльвира Хамматова: "Сагыш та бәхетсезлек турында җырлап туйдым инде"

- Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда, җавапсыз, газаплы мәхәббәт хакында җырлый идем, шуның белән тамашачы мине үз итте, яратты, шул рәвешле танылдым.

Эльвира Хамматова: "Сагыш та бәхетсезлек турында җырлап туйдым инде"

- Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда, җавапсыз, газаплы мәхәббәт хакында җырлый идем, шуның белән тамашачы мине үз итте, яратты, шул рәвешле танылдым.

Соңгы араларда хит җырларым күп дия алмыйм. Моны бәхетле язмыш, парлы гомерләр хакында җырлар башкаруга күчүем белән бәйләп карыйм. Гел сагыш та бәхетсезлек турында гына җырлап туйдым, дөресен әйткәндә. Тормыш бит ул кара төсләрдән генә тормый, аның яктылыгын да күрә белү кирәк.

Эстрадага кереп киткәндә, җырчы әле үз юлын эзли, төрле җырлар җыр­лап карый. Мин дә шулай идем. Мисал өчен, «Каеннарга нигә уеп яздың?» композициясен хәзер, сорасалар да, җырлый алмас идем.

Әйткәнемчә, халыкны хәзер гаҗәпләндерә белергә кирәк. Без озак кына уйлашканнан соң, Алинә Сафиуллина белән уртак проект эшләргә булдык. Концертыбыз үзенчәлекле, кызыклы дип әйтер идем. Тамашачы яхшы белгән лирик җырлардан тыш, «Ике килен» программасына «үткен» җырлар да керттек. Миңа калса, бу - замана таләбе.
Язга үз концертымны куярга ниятләп торам. Бу юлы җырларга, биюләргә игътибарны арттырачакмын, - ди Эльвира Хамматова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading