16+

Илнат Фәрхуллин операция ясаткан

Популяр җырчы Илнат Фәрхуллин Мәскәүгә килгән.

Илнат Фәрхуллин операция ясаткан

Популяр җырчы Илнат Фәрхуллин Мәскәүгә килгән.

Ләкин сәбәбе - концерт, мәҗлес үткәрү түгел. Җырчы калкансыман бизгә операция ясаткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә операция алдыннан сөйләгән.
- Мәскәүгә килүемнең сәбәбе операция. Моннан берничә ел элек калкансыман биз белән проблемалар бар иде. Узган ел: “Илнат калкансыман бизне алырга вакыт җитте”, - диделәр. Курыктым, бу июль азагы иде. Алда гастрольләр. Быел 16сы Казанда ясатасы идем, бер анализ начаррак булгач, Мәскәүгә килдем. Кирәкмәгән әйберне алып аталар да, барысы да яхшы була, Аллаһ бирса. Мин ел саен тикшеренеп тора идем. Шулай да үзегезне саклагыз һәм барысын да вакытында эшләп барыгыз, - ди җырчы.

Шулай ук бүген Илнат Фархуллинның төпчек кызы тууына бер ай икән. “Кызымны кайткач, кочаклап яратырмын инде”, - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading