Җырчы Эльвира Хамматованы социаль челтәрләрдә күзәтеп барган кеше сизгәндер. Ул бик нык үзгәрде, яшәреп, чибәрләнеп китте сыман.
Әйтерсең лә, җырчы гашыйк булган. Хәер, яңалыклары турында үзеннән сорашыйк әле.
- Эльвира, тормышыңда булган 3 төп яңалык турында сорасалар, ни дип җавап кайтарыр идең?
- Беренчедән, фатирымны саттым, яңасын алырга җыенам, Алла теләсә. Икенчедән, яңа җыр җыентыгым чыкты һәм, өченчедән, мин эшкә урнаштым.
- Кем булып эшлисең?
- Минем өчен яңа өлкә, әлегә сөйләмим. Иртәнге сәгать 8.30дан кичке сәгать 17.30га кадәр биш көн эшлим.
- Кияүгә чыкмадыңмы? Юкка гына сорамыйм, имеш-мимешләр йөри...
- Чыккан булсам, яшереп кала алмаган булыр идем.
- Эльвира, син шундый үзгәрдең. Тамашачыга яңа яктан ачылдың...
- Монда яңа җыентыгымның өлеше зур. Бик күп эзләнүләр, уйланулар аша күңел түрендә соңгы елларда әйтеп, аңлатып булмаган хис-кичерешләрне ачып салган җыентык бу. Син әйткән яңа образны да тамашачылар якынрак күрә, чөнки мин ачылдым.
- Бирегә барлыгы ничә җыр тупланган?
- Җыентыкка барлыгы 9 җыр керде. Мин бу җырларны "иҗаттан киттегез, яңа җырларыгыз күренми" кызыксынучылар булганга күрә, чыгарырга булдым. Кайберләре моннан бер-ике ел элек үк язылган иде, аларны яңартып янәдән яздырдык.
- Җыентыкта әтиең турында үзәк өзгеч җыр бар...
- Әйе, бу җыр бик күп фикерләр уятты. Бөтен кеше дә елый-елый тыңлыйбыз, ди. Әтине югалтканнан соң, аның турында Рөстәм абыйга сөйләдем һәм ул шушы шигырьне язып бирде. Ильмира Нәгыймова бик матур көй иҗат итте.
- "Сиңа" җыры кемгә багышлана?
- Үткән тормышыма бәйле. Бу җыр 70 процент хатын-кызның үткәне, кичергәне һәм бүгенгесенә бәйле булып чыкты. "Сиңа"ны каз тәннәре чыкмыйча тыңлап булмый, елый-елый шешенеп беттек, дип язалар. Мондый хис-кичерешләр уята алганмын икән, җырчы буларак, бу минем өчен бик зур дәрәҗә. Тиздән "Сиңа" җырына клип төшерергә җыенам.
ЭЛЬВИРА ШАКИРОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар