70 яшьлек җырчыны хастаханәдән чыгарганнар, биредә ул бер айга якын сихәтләнү узды. Беренче май алдыннан. Надежда Георгий кызы үз җанатарлары өчен видео яздыра, дип яза "Комсомольская правда".
Надежда Бабкина 30 апрельдә хастаханәдән чыкты. Җырчыны сөйгәне Евгений Гор каршы ала. Хәзер җырчы өйдә, туганнары янында. Табиблар артистканың тормышы өчен көрәшкән арада, халык үзенең яраткан җырчысына сәламәтлек теләп, догалар кылды. Гади россиялеләр, йолдызның дуслары, шулай ук шоу-бизнес буенча хезмәттәшләре Бабкина өчен гыйбадәт кылуларын яшермәде.
Шуңа дәваханәдән чыккач ук, Надежда Георгий кызы җанатарларын тынычландырыр өчен видеомөрәҗәгать яздыра. Ул барысына да рәхмәт белдерә, үз-үзегезне саклагыз, дип ялвара. Кадрда җырчы кәнифидә утыра. Өстендә кызыл төстәге спорт костюмы.
Комментарийлар