Германиягә операциягә җыенам. Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми.
Фирдүс Тямаевка июль башында Германиядә операция ясаячаклар. Җырчы бу хакта «Интертат» ка үзе хәбәр иткән.
«Германиягә операциягә җыенам. Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми. Исән-сау күзләремне ачып, аякка бассам, барысын да сөйләрмен. Борчылып тормагыз, тавыш органнары белән бәйле операция түгел.
Киләсе елда минем иҗатыма ун ел тула. Исән-имин хастаханә юлларыннан котылсам, зур көч белән яңа программабызны әзерли башлыйм. Ул быел тагын да кызурак булачак. Концертларга фәлсәфә, юмор, миллилек өстәлә. Бу Башкортстан белән килеп чыккан хәлләр мине тагын да ныграк иҗат итәргә, үземне тулысынча эшкә багышларга мәҗбүр итте. Шәп мотивация булды», — дип сөйләде ул.
Фирдүс Тямаевка операциясенең уңышлы узуын һәм исән-сау савыгуын теләп калабыз.
Чыганак: Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Исэн-сау булсын
0
0
0
0
Барда да яхшы булсын!
0
0
0
0
Фирдус операция кай жирена ясасаларда жинел гена утарга насип итсен Аллакаем ярдаменнан шифасыннан ташламасын беэ синен очен белган догаларыбызны укып йорербез Инша Аллах ?????✊
0
0
0
0
Барсы да яхшы булсын!!!!
0
0
0
0
ЯРАТАБЫЗ!БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН!
0
0