Фирдүс Тямаев: “Минем өстәлдә аракы юк”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.
– Сөйләшү барышында Аллаһ рәхмәтенә дип еш әйттегез. Сез дингә якын кешеме?
– Әйе, чын күңелдән ышанам. Минем өстәлдә аракы юк. Кем бүләк итә, шул эчә ала, үзем эчмим. Хәләл ризык белән тукланабыз, өйдә сурәтләр дә эленеп тормый. Хәзер ураза җитте. Корбанны да вакытында чалам, Аллаһ боерса Хаҗга барырга телим. Җомгага йөрим, әлегә биш вакыт намазны гына укый алмыйм. Шушы як кына аксый. Кеше иман белән яшәсә, һәрвакыт дөрес юлда булачак.
– Фирдүс Тямаевка нинди кешеләр ошамый, дип сорыйк алайса.
– Икейөзле кешеләрне күралмыйм. Үзен башкалардан өстен куйган, артыгын кыланганнардан читтә торам. Хатын-кыз ирдән алда сөйләгәнне яратмыйм. Ир кеше тормыш иптәшен кимсетүне дә тыңлый алмыйм. Безнең гаиләдә мондый хәлнең булганы юк.
– Хәләлегез, Резедә сезне нәрсә белән җәлеп итте?
– Без Резедә белән дискотекада таныштык. Миңа 28 яшь иде. Резедә төплелеге, акылы, чисталыгы-паклыгы белән гашыйк итте. Ул бик тыйнак. Гаиләбездә акча бүлешү дигән әйбер юк, Аллаһ сакласын. Резедәгә миннән сорап торма ал инде, дип әйтәм. Ул барыбер бөтенесен киңәшләшеп башкара. Резедәнең дуслары күп түгел. Эчебездә булган барлык хис-кичерешләрне бер-беребез белән уртаклашабыз.
– Холыкларыгыз аерыламы?
– Мин бит гаиләдә кызу түгел. Резедә янында начар сүзләр әйтергә дә тырышмыйм. Ул миңа юнәлеш биреп тора, аның фикеренә һәрвакыт колак салам.
– Балаларның киләчәктә нинди булуын телисез?
– Укымышлы булсыннар. Илгә файда китерә торган, патриот егетләр булсын. Үзләре теләгән, күңелләре яткан эштә эшләсеннәр. Аларга акыл өйрәтеп утырасым килми. Балалар җырчы булмас дип уйлыйм. Әтиләренең гастрольдән кайтып кермәгәнен күреп торалар. Шулай да, алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Әлегә төгәл әйтеп булмый. Олысына – 9, кечесенә – 4 яшь. Үз белемнәре белән уку йортларын тәмамласыннар.
– Баланы укытырлык матди мөмкинлегегез бар. Ни өчен “үз белемнәре белән” дигәнне аерып әйттегез?
– Мин “блат” дигән әйберне гомергә яратмадым. Танышларым начар гамәл эшләгән икән, алар минем исем белән акланырга тиеш түгел. Балаларымның мәктәбенә килеп, кысылып йөргәнем дә булмады. Барысын үзләре хәл итсен. Әзрәк “блат” сизсә, бала бозыла. Уенчыклар сорыйлар икән, алып бирергә тырышам. Балаларга акча җәлләмим, күзаллаулары киң булсын.
– Ерак юлда йөргәндә гаиләне ничә көннән сагына башлыйсыз?
– Ике-өч көннән сагынам. Соңгы ике елда аеруча нык сагындыра. Яңа өй җиткереп чыктык. Йортыбыз нурлы, кунаклар килсә, китә алмый, шөкер. Резедә – мунча корты, көн саен диярлек мунча яга. Мин мунчаны бик яратып бетерми идем. Соңгы арада ярата башладым. Тормыш иптәшем әллә нинди үләннәр салып “сихерли”. Шулай саклап тота инде. Гастрольләрдә йөргән кешенең гаиләсенә, сүз дә юк, авыр. Икенче елга графикка үзгәрешләр кертәсем килә. Гаиләгә дә күбрәк игътибар биреп, төркемнең дә яхшы хезмәт хакын сакларга кирәк. Төркемдә 20дән артык егет-кыз эшли. 10 тонна җиһазлар, ике автобус белән юлга чыгабыз. Төркемнең бер көнлек хезмәт хакына якынча 150 мең сумнан артык акча китә.
– Сез көнчеме?
– Әйе, бар андый әйбер. Әмма мин Резедәгә ышанам. Ул дәрәҗәсен төшереп, әллә кемнәр белән буталып йөрмиячәк. Әлбәттә, миңа хатын-кызлардан мәхәббәт хатлары килгәли. Резедәнең көнләшеп, гауга куптарганы булмады.
– Гаиләдә ир – баш, хатын – муен, диләр. Килешәсезме?
– Килешмим. Гастрольдә булганда хәләлем бөтен тормышны алып бара. Кем баш һәм кем муен соң? Мин акча эшләп кайтам. Резедә балалар тәрбияли. Иң мөһиме – гаилә рәхәт яшәсен. Һәркемнең үз тәртибе. Сезгә яраган, башкага ошамаска мөмкин. Кешенекенә кысылмыйм.
– Хәзер сез татар эстрадасында иң популяр артистларның берсе. Бу популярлык бетсә, нишлиячәксез?
– Үземне танылган дип әйтә алмый. Мин аны тоймыйм. Әгәр үземнең популярлыкны танысам, йолдыз чире белән авырыр идем. Мин аның белән гомер буе көрәштем. Эштән курыкмыйм. Эстрада булмаса, башка өлкәгә кереп китәр идем. Кулымнан эш килә. Кеше гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә теләсә, барыннан да акча таба. Аны бит бәрәкәтле итеп, туздыра да белергә кирәк.
– Концерт беткәч, тамашачы алдында гафу үтенәсез. Ни өчен?
– Каршымда меңнән артык тамашачы. Араларында әби-бабайлар, диндә булганнарда бар. Кирәкмәгән сүзләр дә ычкына. Кеше үпкәләп кайтып китмәсен. Мин гафу үтенәм, тамашачы кабул итәме анысы башка мәсьәлә.
– Фирдүс үзенә нәрсәне кичерә алмас иде?
– Гаиләм исән-сау булсын, күз тимәсен. Балаларым ятим үсмәсен. Миңа эстрададан кит дигән таләп куйсалар да, колак сала алам. Гаилә таркалуны үземә мәңге кичермәс идем. Кеше рәнҗешеннән куркам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 апрель 2023 - 21:01Без имениМатур энгэмэ! Фирдусны бик яратабыз!
-
18 апрель 2023 - 11:28Без имениФирдуснен мондый кеше икэнен белмэгэн идем. ФИКЕР узгарды бераз
-
16 апрель 2023 - 13:10Без имениМатур пар. Исянлек, озын гомер, унышлар сезгя.
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?2900
-
5 июнь 2023 - 16:08Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата? Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге аккаунтын күзәтү кызык. Анда шәхси тормышы да, эше дә, төрле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә – барысы да бар, бернәрсәне дә яшерми ул.6900
-
5 июнь 2023 - 16:01Ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала Тугыз туган нигез бүлә Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел.7700
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.4100
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.5500
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.4400
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.12802
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.35101
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.84900
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.108200
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.271404
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.42700
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27901
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.185400
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.672505
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.728301
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.37300
-
5 июнь 2023 - 16:44Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 9 кеше сидр белән агуланып үлгән Ульяновск өлкәсендә ялган аракы (сидр) белән агуланганнан соң ким дигәндә 9 кеше үлгән һәм тагын 13есе хастаханәдә ята.2400
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330807
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.139424
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.74100
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика