Төркемемдә алты кеше тотабыз. Быел ураза вакытында 17 көн концерт бирдек, Оренбург өлкәсе Абдулинода хәтта ике сеанс концерт эшләдек. Анда вакыт буенча ике сәгатькә аерма да бар әле. Концерт барышында сәхнә артында авыз ачкан чакта кисәк башлар әйләнеп китә инде, ләкин барысы да тәртип, тавышка, сәламәтлеккә бер зыянын да күрмим. Киресенчә, ураза вакытында өйдә ятсам эч поша, «мүкләнәсең» димме, гастрольләрдә вакыт та тиз уза.
Бу концертларда тамашачылар бик күп итеп сый-нигъмәтләр китергәннәр иде, өстәлләребез сыгылып торды, барысына да чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Чөнки кайбер төбәкләрдә һаман да кафеларның эшчәнлеге тыелган, ашау мәсьәләсен хәл итү кыенга туры килер иде.
Комментарийлар
0
0
Акыллы кешенен сузе дэ акыллы шул инде.
0
0