- Чынлап та, видео төшерү бик күп вакытны ала. Аннан соң пандемия вакытында төрле радиостанцияләр һәм газета-журналлар инстаграмда туры эфирда катнашырга чакырды. Бу тормыш гадәти тормыш белән чагыштырганда, киресенчә, кайнады дияр идем. 9 майга “День Победы” җырына флешмоб төшереп, “Могҗизалар кыры” тапшыруына эләгеп, тарихка кереп калдык. Шулай итеп, уйламаганда, рекордлар китабына кердек. Әлбәттә, концертлар кую теләге бар. Тамашачым белән рәхәтләнеп күрешеп, аралашып, җырлыйсым килә. Яңа җырлар да иҗат ителә. Элек башкарган җырларны сораучылар бар. Ул видеоларны әкренләп интернетка урнаштырам.
- Рөстәм абыйның арабыздан китүенә быел март аенда 11 ел була. Аның җырлары яңгырыймы?
- Кызганыч, хәзер авторлар әйтелми. Заманасы шундый: җырлар җырчының җыры булып кала. Җыр авторларын белүче юк. Шуңа күрә Рөстәмнең җырын куйгач: “Бу аның җыры икән, белмәдек”, - диючеләр күп. Әлбәттә, аның җырлары яңгырый, җырлыйлар. Рөстәм 3 меңләп җыр язды. Җырлары бәлки хит та түгелдер, әмма ул – профессионал иде.
- Аның китабын чыгару хыялын тормышка ашыра алдыгызмы?
- Китапны җыйдым, дизайнерга тапшырдым. Иңемдә зур йөк булып тора, китапны тизрәк кулыма алырга телим. Китапта танылган шәхесләрнең Рөстәм турындагы истәлекләре һәм 100ләп җыры булачак.
- Рөстәм абый төшегезгә керәме?
- Керә. Ләкин ул төшкә керсә, мин борчылам...
- Еллар, аз гына булса да, ярагызны төзәтә алдымы?
- Бер сәгатькә дә онытылганы юк. Ул һәрвакыт исемдә (Гөлдания апа күңеле тулып елый башлады – авт.). Мин беркайчан да кайгымны кешегә күрсәтмәдем. Без – артистлар кешегә шатлык өләшергә тиеш. Рөстәм киткәч, аны югалту турында бик күп җырлар бирә башладылар. “Миңа андый җыр кирәкми”, - дидем. Мине карарга килгән тамашачы кайгырып утырырга тиеш түгел. Алар концертка ял итәргә, күңел ачарга килә. Ул киткәннән соң, мин үземне үзгәртергә тырыштым. Аллаһка шөкер, мин тырыштым, үзгәрдем. Рөстәм киткәч, күпләр мине югалып калачак дип уйлады. Әмма мин ул исән булганда да эшләдем, шуңа да югалып калмадым. Кызым Лилия, сәхнә, җырларым, туганнарым, дусларым миңа көч бирде.
- Мәңге яшь һәм зифа булып калуыгызның сере нидә?
- Ризыкның чамасын белеп ашыйм. Гади тукланырга тырышам һәм шулай телим дә. Өчпочмак, бәлешне сирәк пешерәм. Заманында аллергия аркасында диета тоткан чаклар булды. Әмма ябыгу өчен түгел. Минемчә, кеше ни тели, шуны ашарга тиеш. Әгәр кеше торт ашарга тели икән, димәк, аның организмы сорый. Мәрхүм әнием дә теләгән ризыкны ашарга куша иде.
Эльвира ШАКИРОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар