Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова Инстаграмдагы язылучыларының кәефен күтәрергә теләп, тормышында булган бер кызык хәл белән уртаклашты.
“Берзаман студент чагымда студентлар сырхауханәсенә бардым. Иптәш кыздан табибның исем-фамилиясен сорадым. “Аның фамилиясе - Горбачева, исеме – Рәисә Мәгъсумовна”, - диде. Табиб янына кердем дә: “Исәнмесез, Рәисә Мәгъсумовна! Чирләп киттем бит әле”, - дидем. Табиб көлә башлады. “Кем әйтте сезгә исемемне?” - ди. “Иптәш кызым”, - дим. “Шаярганнар бит, уйнап әйткәннәр!” - ди. “Минем фамилиям - Горбачева, ләкин исемем Рәисә Мәгъсумовна түгел”, - диде табиб”, - дип искә алды студент елларын Гөлнара Тимерҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар