Җырчы Гөлназ Гафурова уңганлыгы белән һәрдаим шаккаттырып тора. Күптән түгел генә аның күркә өмәсе үткәрүен язган идек. Шушы көннәрдә җырчы пилмән өмәсендә булган.
Яңа ел табынына пилмән әзерләү – күп гаиләләрнең матур традициясе. Гөлназ да әти-әнисе һәм балалары белән пилмән ясаган.
“Беркөнне эштән арып кайттым. Әти-әни янына хәлләрен белешеп, үзем дә хәл алыйм, дип кереп чыгуым булды. Бөтен арыганнар бетеп китте", - дип язган Гөлназ Инстаграмда сәхифәсендә.
“Күпме пилмән ясадыгыз?” - дигән сорауга, Гөлназ: “Дөнья”, - дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар