16+

Гөлүсә Шаһбан ни өчен документсыз машина йөртә?

Танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан белән юлда кызыклы хәл булган. Бу хакта ул Инстаграмда сөйләде.

Гөлүсә Шаһбан ни өчен документсыз машина йөртә?

Танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан белән юлда кызыклы хәл булган. Бу хакта ул Инстаграмда сөйләде.

“Казанның теге башына чыгып киттем. Ярты юлга җитеп барам. Документларым башка сумка кесәсендә калган. Карасам, мине “гаишник”лар туктата. Өчәүләшеп. Алар килеп, тәрәзәне төшергәнче, “Ходаем, Раббым, нәрсә генә әйтим икән? Нәрсә дип кенә алдыйм икән?” - дидем. Тәрәзәне төшердем. “Сез авария китереп чыгарырга мөмкин. Җәяүлеләр өчен кызыл ут яна. Сез туктарга тиеш түгел идегез”, - диде.

Ул сүзләрен әйткән арада күзләрем куркудан дүртпочмакланган иде. Мөгаен, шуннан куркып: “Ярар, барыгыз”, - диде елмаеп. Аллаһы Тәгалә бар бит ул! Аллаһка шөкер”, - дип сөйли Гөлүсә Шаһбан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading