- Гөлүсә, күп кенә гаиләдә була торган сынау сезне дә урап узмаган...
- Бу һәр гаиләдә була торган хәл. Танылганрак кешеләрнеке халыкка тиз тарала. 2015 ел иде бу. Закирның “Одноклассники” дигән социаль челтәрдә шәхси бите бар. Анда минем телефоннан да кереп була иде. Берзаман кереп карасам, Закир белән бер хатын арасында мәхәббәт кайный. Болар инде фатир алып, аерым яшәргә планлаштырган. Күзләрем маңгаема менде. Әгәр ул аның янына барып, бер тапкыр йоклап кайтса, ул кадәр авыр да булмас иде. Ләкин бер тапкыр да йокламыйча, җаны белән гашыйк булып, дөньясын оныткан хыянәт бик авыр кичерелә. Закир – иҗат кешесе, эмоцияләргә тиз бирелә. Теге хатын шул дәрәҗәдә аны чыгарыннан чыгарган булган. Күрешкәннәрме, юкмы икәнен белмим.
- Закирның үзе белән сөйләштеңме? Теге хатын белән элемтәгә чыктыңмы?
- Закирга кисәтү ясадым, ярсып еладым. Йөрәгемне алып атасым килде. Теге хатын белән дә сөйләштем. Ул шундук Закирга шалтыратып: “Нишләп миңа хатының шалтырата?” дип зарланды. Шуннан соң аралашуны туктаттылар. Күпмедер вакыттан соң, парольне алмаштырырга дип керсәм, бөтенләй икенче төрле исем-фамилияләр белән икесенә дә аккаунт ачкан. Шунда аралашып ятканнар.
- Синеңчә, бу очракта гаеп кемдә?
- Закирны гаепләмәдем. Монда кеше тормышына кергән хатын-кыз гаепле. Югыйсә, үзе дә гаиләле ул. Күпме кисәтүләрдән соң да аралашуларын дәвам иткәч, кызым бу хәлләргә шаһит булып елагач, шул хатынның әнисенә шалтыратырга булдым. Алдан ук: “Туктамасагыз, әниегезгә шалтыратам”, – дидем. “Вконтакте”да туганнарын табып: “Бу – журналист иде, миңа фәләннең әнисенең телефон номеры кирәк иде”, – дип яздым. Ул Биектау районындагы бер авылда яши булып чыкты. Сөйләштек. Бәлки аны борчырга кирәк булмагандыр. Ләкин үз гаиләм өчен көрәштем. Әгәр минем урында башка кеше булып, гафу итмичә, аерылышкан булса, ул хатын мәңге Закир белән яшәмәс иде. Ничә кешенең тормышы җимерелер иде? Бала әтисез калыр иде. Теләсә кайсы ирне үзеңә каратып була ул. Бигрәк тә хәзерге заман ирләрен. Теге хатын әле дә социаль челтәрдә мине күзәтеп утыра.
- Ялгышмасам, бу хәлләрдән соң, Закир белән рәсми төстә язылышкансыз?
- Бу хәл күземне ачты, бик яхшы сабак булды. Гомумән, бу – һәркем өчен гыйбрәт. Хатын-кыз үз мәнфәгатен дә кайгыртырга тиеш. “Иргә ышанма, Иделгә таянма”, – ди халык әйтеме. Шуңа да мәктәп программасында психология фәнен кертергә кирәк дип уйлыйм. Әгәр Закирның башын әйләндереп, фатирын алсалар, кызым белән урамда калачакбыз дип курыктым. Моңа кадәр без никах белән яшәдек, 13 елдан соң язылыштык. Матур итеп фотосессия ясадык. Шулай итеп, Шаһбан фамилиясенә ия булдым.
- Гаиләгездә акчаны кем тота?
- Икебез дә. Закирның ике картасы бар. Кирәк булса, миңа да, кызыбыз Алисәгә дә акча күчерә. Түләүләр өчен дә Закир җаваплы. Барысын да телефон аша онлайн түли. Ничек түлидер, минем аңа башым җитми.
Мәхәббәт турындагы шигырьләреңне укыйм да, үзең дә еш гашыйк буласың, дигән фикер туа...
Мин – нечкә күңелле кеше. Әгәр берәрсе кулы белән генә тиеп китсә дә, шигырь туа. Айгөл Бариева “Үз кешем” дип җырлый бит әле? Мин ул “үз кешене” бер тапкыр күргәнем дә, тавышын ишеткәнем дә юк. Интернетта бер тапкыр аралаштык. Ул үзе аның турында шигырь язуымны белми дә. Мондый аралашулар шигырь язарга этәргеч булып ала. Закир беркайчан да күңел халәтемдә казынмый һәм көнләшми. Мин баш-аягым белән гашыйк булып, кем беләндер очрашып, юлдан язып йөрмим.
- Гөлүсә, ни өчен бер бала белән генә калдыгыз?
- Алисәгә 18 яшь тула, Аллаһ боерса. Гомер үтмәс, гел шулай булыр, теләсә кайчан бала табарсың кебек. Күпләр шулай уйлап ялгыша. Кызым бераз үссен әле, дия-дия гомер үтте дә китте. Ләкин бер дә уфтанмыйм. Шөкер, мин бүгенге тормышым белән канәгать.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бик Яратам ❤️. Исэн сау, бэхетле булыгыз ???
0
0
0
0
Глусэ Шахбан топле фикерле хатын- кыз икэн.
0
0
0
0
Мин "Закир гаепле тугел", дигэн сузе белэн килешэ алмыйм, Закир җавап язмаса, кызыксынуын курсэтмэсэ, теге хатын да туктар иде! Аннан энисен дэ монда бутау кирэкмэс иде! Закир белэн хэл итэргэ кирэк иде!
0
0