16+

Гөлдания Хәйруллина: «Җырчы булырга уйламадым, станок артында эшләдем»

Танылган шәхесләрнең фотоальбомнарын барлаучы “Фотода” видеопроектында кунакта Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина булды.

Гөлдания Хәйруллина: «Җырчы булырга уйламадым, станок артында эшләдем»

Танылган шәхесләрнең фотоальбомнарын барлаучы “Фотода” видеопроектында кунакта Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина булды.

Фото 1. Тумыштан чәч төсем караңгы. Бер тапкыр Казанда буятып та карадым. Озак вакыт караңгы чәч белән йөрдем, ачык төскә буятып карагач инде, ачык төскә буята башладым.

Фото 2. Җырчы булырга уй да, хыял да юк иде. Әти - тимерче булып эшләде. Кыз фамилиям дә - Биктимерова. Шуңа Казан моторлар төзү заводында станокта эшләдем. Ул хезмәтне дә бик яраттым. Иҗатка кереп китүем бөтенләй очраклы булды.  Станок янында җырлап торуымны күреп, егетләр: “Җырлыйсыңмы?” - дип сорап, үзләренең музыкаль ансамбльләренә чакырдылар. Иң беренче башкарган җырларым да рус телендә иде әле. Үзебезнең цехта концерт куйдык.

Шулвакыт: “Синең урының тимер-томыр арасында түгел, кит моннан”, - дип әйткән хезмәттәшләремне дә хәтерлим. Хезмәттәшем мине Ленин мәдәният йортындагы вокаль ансамбльгә чакырды. Анда тәҗрибә туплагач, җыр һәм бию ансамбленә эшкә алдылар. Заводтан җибәрәселәре килмәде. “Себергә китәм, кияүгә чыгам”, - дип кенә киттем.

Фото 3. Рөстәм армиядән кайткач, Чаллыда эшләде. Ул мине Чаллыдагы мәдәният йортында ансамбльгә чакырды. Калырга үгетләделәр. “Казанга китәм”, - дигән идем. Барыбер берничә көн Рөстәмнең фатирында тукталдым. Әнисе: “Бер килгәч, китеп йөрмә инде”, - дигән иде. Кеше сүзе тыңлап, тагын калдым (көлә).

Минем шулай кеше фикеренә колак сала торган гадәтем бар. Кияүгә чыгу да бер маҗара булды. Июльдә ЗАГСка гариза бирдек. Ул елны Чернобыль атом станциясе шартлады, балаларны лагерьгә алып килделәр. Рөстәм шунда эшләде. Ул мотоциклда йөри иде. Паспортны чалбар кесәсенә тыккан, урман юлы үзегез беләсез, гел “сикертеп” кенә тора. Кыскасы, паспорты төшеп калган. Кияүгә дә чыгып булмады, Казанга җыр бию ансамбленә дә китеп булмады. Паспорт ясауны көтеп, язын язылыштык. 

КУАР КОДКА СЫЛТАМА: https://vk.com/video-35721178_456243458

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading